Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


20.05.2015

Моң

…Ә моңның сихри куәте! —
Эчми дә исерәсең.
Моң — Ходайның адәменә:
“Кара җирдә ак бул син!” — дип
Эндәшүе, күрәсең.

Рим Идиятуллин

“Аю баскан колакка”, — дип,
Юкка әйтәләр көлеп.
Ә моңның сихри куәтен,
Гомер буе яшәсәң дә,
Булмый белеп бетереп.

Моң — акыл чишмәсе. Гүя
Изге китап тәфсире.
Күп гасырлар дәвамында
Табиблар уйлап тапмаган
Җанга-тәнгә тәэсире.

Моңны мактап сөйләгән сүз
Күпме әйтсәң дә аздыр.
Ташкын хисләр диңгезендә
Ялгыз көймәдә сәяхәт
Бары татарга хастыр.

Ижау шәһәре.

Чыңгыз Мусин

Кайберәүләргә
(уены-чыны бергә)

Арка терәр өчен мендәрең бар.
Алда күпме якты көннәрең бар?
Сызланулы авыру аягың бар,
Таянырга кәкре таягың бар.

Иж буйларын айкап йөргәнең бар,
Урманнарга барып кергәнең бар.
Йөрәгеңдә нинди серләрең бар?
Серең сөйләр өчен кемнәрең бар?

Әле дә, шөкер, керсез йөрәгең бар,
Оланнарга изге теләгең бар.
“Пенсионер” дигән кенәгәң бар,
Ул булмаса, кемгә кирәгең бар?

Мордывый авылы.

Вәҗиһә Заһидуллина

Язгы җырлар күңелемдә
Ерак офыкларга карап
Утырдым көй көйләргә.
Серләрем дә күп җыелган
Сезгә генә сөйләргә.

Күк йөзендә бер болыт юк,
Кояш елмая, көлә.
Кояш нурында коенып,
Җырлар язасым килә.

Иртә таңнан кошлар сайрый,
Бөтен галәм уяна.
Язгы матурлыкка карап,
Күңелем үсә, куана.

Шөкер итәм тормышыма,
Ходай бирде барсын да.
Сабырлык кирәк аңларга
Агын да, карасын да.

Язгы җырлар күңелемдә —
Илдә тынычлык булсын.
Якты кояш балкып торсын,
Кырда игеннәр уңсын.

Ижау шәһәре.

Кәүсәрия Шәфыйкова

Матурлык калсын

Берәү көлә, берәү елый,
Тормыш шулай яралтылган.
Анда шулай, матурлык та,
Ямьсезлек тә бергә тулган.

Гел изгелек кыла берәү,
Берәү кыла явызлыгын.
Гомерлек пар таба кемдер,
Кемдер каргый ялгызлыгын.

Кемнәрнедер гомер буе
Тормыш чыбыркысы яра,
Ә кемнәрдер рәхәтлекнең
Үзе белән янәш бара.

Язмышка һич үпкәләү юк,
Тик омтылыш булсын алга.
Менә мин дә алга агам,
Ябыштым да тормыш-салга.

Яңавыл шәһәре.

Фәнсилә Шәйдәүләтова

Сәер җан

Сәер җаным йөри бәхет эзләп,
Күктән якты йолдызкаен күзләп.
Караңгыда куркып, адашып,
“Хәлләрем шәп”, — диеп алдашып.

Сәер җаным сорый күктән ярдәм,
Ябылмасын диеп өмет пәрдәм,
Сабырлыгым җитсә иде диеп,
Башкайларын аска түбән иеп.

Сәер җаным сәерлеген аңлый,
Тик, кызганыч, ул үзгәрә алмый.
Аңа ышанычлы терәк кирәк,
Тик Сәерне аңлаучылар сирәк…

Яр Чаллы шәһәре.

Альбина Гайнуллина

Әй, йөгерәм икән

Әй, йөгерәм дә йөгерәм икән,
Кая ашкынадыр ахмак күңел?!
Өндә түгел, төштә генә дә бит
Һич тә туктап ял итмәкче түгел.

Әй, йөгерәм дә йөгерәм икән,
Бәгырь канатларын телә-телә.
Җиһан туенырлык наз буламы,
Соравыма җавапны кем белә?!

Мин йөгерә диеп, вакыт чаба.
Әй, ул, тиле, кая ашкына соң?!
Чабулаган җирдән кинәт туктап,
Кояшыма килә сыенасым.

Казан шәһәре.

Әлфирә Низамова

Алмагачлар шау чәчәктә

Алмагачлар шау чәчәктә
Ак күлмәкле кәләш сыман.
Күңелдә аҗаган уйный,
Бакчаларда ап-ак томан.

Яз яшелгә ак җеп белән
Чигүләр чигә бугай.
Алмалы чәчәк исеннән
Исергән бугай тугай.

Сандугачлар да адашкан
Ак томан арасында.
Их, укучым, бераз туктап,
Дөньяны тыңласана!..

Әнә, җил дә исе китеп
Хозурлана, тын калып.
Мин дә йөрим, ак бакчада
Ак моңнарга уралып.

Исәнбай авылы.