Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


6.11.2013

Моң иясе

Көз айлары башлануга  газетабыз “Яңарыш” битләрендә концерт­ларга чакырып төрледән -төрле белдерүләр чыга башлый. Шулар арасында ноябрь аенда булачак Сиринә Зәйнетдинова концерты турындагы белдерү күзгә ташланды. Бу яшь җырчы миңа «ТНВ» каналындагы “ Музыкаль дистә” тапшыруын караганда күңелемә кереп калган иде. Якыннанрак танышу теләге белән аның концертына киттем.

Тимерьюлчылар мәдәният йорты җылы, чиста, күңелле, яшәгән урыныбызга да ерак булмавы белән минем күңелемә якын. Зал тамашачы белән тулы булмаса да, яшь җырчы белән беренче танышу өчен байтак халык җыелган иде. Җырчы көттереп тормады, моңлы итеп җырлый-җырлый сәхнәгә чыкты. Сиринә үзе дә, аның белән килгән “Мирас” ансамбле башкаручылары (җитәкчесе Рөстәм Рәхмәтуллин) да бик зәвыклы киенгәннәр. Сиринә иң беренче җыры белән үк күңелләрне яулап алды. “Бу минем мөстәкыйль беренче концертым, шуңа күрә бик дулкынланам”, — дип сүзен башлады ул. Ләкин Ижау тамашачысы артистларны хөрмәтли белә. Гөрләтеп кул чаба, чәчәк бәйләмнәре тапшыра. Бу юлы да шулай булды. Сиринә үзен иркен тотып, моңлы җырларын суз­ды. Хәтта залда утыручы өлкәннәр, хисләрен тыя алмыйча, күз яшьләрен дә яшермәде. Менә кайда икән моң, иркен тавыш?! Концертны алып баручы барыбызга да ТНВ каналы аша таныш Зәмирә Гәрәева иде. Ул hәрвакыттагыча, зәвыклы юмор, матур шигырь юлларын сөйләп, программаны тагын да тулыландырды. Концертта тагын бер яшь җырчы — Рөстәм Галимуллин бик матур чыгыш ясады. “Казан” бию ансамбле артистларының чыгышы да искиткеч иде. Гомумән, тамашачылар концерттан канәгать булып таралыштылар. Килмәгәннәр күп югалттылар диясем килә.
Моңнан хозурланып утыргач, тәнәфес вакытында артистлар янына кереп сөйләшәсе килде. Сиринә безнең белән бик теләп әңгәмәгә керде. Ул үзе Норлат төбәгеннән икән. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Венера Ганиева төркемендә югары белем алган. “Гаиләм, 9 яшьлек кызым бар”, — дип сөйләде. Бу кадәрле моң, татар халык җырларына булган мәхәббәт каян килә икән дигән сорауга ул: “Алар минем каныма сеңгәндер инде, чөнки минем әтием гармунда бик матур итеп уйный, әнием моңлы итеп җырлый”, — дип җавап бирде. Боларга өстәп нәрсә әйтәсең? Инде аңа тырышып хезмәт итәргә генә кала.
Форсаттан файдаланып, шуны да язып китим әле. Чыннан да “Яңарышыбыз” табыштыручы, очраш­тыручы бит безнең. Тәнәфестән соң бик мөлаем гына бер яшь ханым рөхсәт сорап, яныма утырды. Буш урыннар булгач, урынын алмаштырырга уйлаган, күрәсең. Шулай сөйләшеп киттек. Кияс районыннан килгәннәр икән.Минем “Яңарыш”ка бәйләнешем барлыгын белгәч, ул: “Сез Зөһрә апа Камалиеваны беләсезме? Мин бит аны югалттым. Зинhар телефонын бирегез әле”, — дип үтенеп сорады. Икенче көнне Зөһрә апа белән сөйләштем. Ул да бик сөенгән. Менә шулай, бик уңышлы hәм күңелле көн булды.

Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре.