Моң иясе
Салагыш егете Дамир Муллаәхмәтовның тормышы гел җыр-моңнан торадыр кебек. Әбисе, аның өч бертуганы да, аларның балалары да гармун уйный. Кичләрен өйдә концертлар еш оештырыла. Күршедә яшәүче Хәсбиямал апаның, кияве Әмирҗанның өздереп тальян гармунда уйнаулары кечкенә малайда соклану катыш кызыгу уята. Алардан ишеткәннәрне мунчада кеше күрмәгәндә кабатлый-кабатлый тальян телләре һәм гармун төймәләре белән шактый дуслашкан малайга әтисе баян алып бирә. Башлангыч сыйныфларда түгәрәк оештырылу да дәртенә дәрман өсти. Лагерьда ял иткәндә дә кулларына баянны еш ала. Мәктәптә, авылда үткәрелүче чараларны үзенең гармуны-баяны, җырлары белән бизи.
Урта мәктәпне тәмамлагач, Чаллыда техник училищеда укыганда да кичләрен гармунны еш кулына ала. Монголиядә хезмәт иткәндә дә, баянда татар көйләрен сузып, солдатларның күңелен күтәрә. Лубян урман техникумында укыганда “Яшьлек” ансамбленә йөреп осталыгын арттыра.
Красный Бор урман хуҗалыгында мастер булып эшләгәндә күңеленә тулган моңнар җыр булып чыга башлый. Беренче җырын туйда гармун уйнап утырганда “яза” ул. Аннары үз җырларын смотр-концертларда башкарып халык мәхәббәтен казана. Уңышлар аңа илһам өсти, җыр арты җыр туа. Раилә Бариеваның Рыс, Барҗы, Уразай, Салагышка багышлап язылган шигырьләренә бер утыруда берсеннән-берсе матур көйләр яза. Алар авыл бәйрәмнәрендә, мәдәни чараларда еш яңгырый. Башка җырчылар да аның иҗатына еш мөрәҗәгать итәләр. Уразай сандугачлары Илназ Фазлыев, Инсаф Бариев, Тәбәрле егете Динар Шәймәрданов, игезәкләр Рәзилә-Рамилә Батыровалар, Руслан Кираметдинов, Әнвәр Нургалиев, Раян Садриев, Светлана Тимершина да төрле чараларда аның җырларын тамашачыларга тәкъдим иткәч, аларны халыкның җылы кабул итүе ачык күренә. Әгерҗе юбилеена җыр бәйгесе игълан ителгәч, анда катнашып, беренче урынга лаек булуы – якташыбыз талантына куелган бәянең ачык чагылышы.
“Төнбоеклар” җырына Уразай күле буенда Динар-Айдар Шәймәр-дановлар төшергән клип “Мәйдан”, «ТНВ» каналыннан бик еш яңгырый. Андый җырлары дистәләгән аның.
Дамир хәзер “Татинтек” компа-ниясенең “Тат-Автоматизация” җәмгы-ятендә контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесарь булып эшли. “Татнефть” үткәргән иҗади бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулый. Әлмәт, Норлат, Азнакай санаторийларында ял иткәндә дә чыгышлар ясый, яңа җырлар иҗат итә. Интернет аша Рязань, Пенза, Пермь кебек ерак җирләрдән көй язуын үтенеп мөрәҗәгать итүчеләр дә бар икән.
Үзе язган җырлардан гына авыл үзешчәннәре белән концерт оештырып, аны күрше авылларда да күрсәтә. Гаилә бәйрәмнәренә дә гармун моңын яратучылар еш чакыралар аны. Киләчәктә дә туган якның матурлыгын үзенең җырларында чагылдырып, яңа иҗат җимешләре белән сөендереп яшәргә язсын сиңа, моң иясе!
Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре.