Моң дөньясы кызлары
Безнең әти-әниләр, әби-бабайлар халык җырларын да, композиторлар әсәрләрен дә, хәтта опералардан арияләрне дә яратып тыңлаганнар һәм үзләре дә башкарганнар. Моның сәбәбе — тамашачыга фәкать җиз иләк, ягъни сәнгать советлары аша узган музыкаль әсәрләрне генә җиткергәннәр. Шуңа да элек татар халкының музыкаль зәвыгы югары булган дип әйтергә тулы хакыбыз бар. Бүген профессиональ музыканың киләчәге бармы? Ижау шәһәренең Герман Корепанов исемендәге 1 нче санлы сәнгать мәктәбендә дәресләр бирүче берсеннән-берсе сәләтле, Ижау шәһәрендә туып-үскән милләттәш кызларыбыз белән танышкач, музыка сәнгатенең киләчәге бар һәм өметле икәненә ышандым мин. Кызлар кечкенәдән үк моң дөньясында. Шәһәрдәге музыка мәктәпләрен, Республика музыка көллиятен тәмамлаганнар. Татар иҗтимагый үзәге тарафыннан оештырыла торган “Язгы тамчы” яшь музыкантлар бәйгесендә даими катнашып килгәннәр. Бүген инде әлеге бәйгедә аларның укучылары катнаша. Әйдәгез, кызлар белән якыннанрак танышыйк.
Ләйсән Вәлиева: “Әтием минем баянда уйнавымны теләгән иде. Үзем фортепьянода уйнарга хыяллана идем. Әни скрипкада уйнавымны теләде. Кыз кешегә баян зур була дип, ә фортепьяно өйдә урын күп ала дип, без скрипкада тукталдык”.
Ләйсән Михаил Глинка исемендәге Түбән Новгород консерваториясенең инструментларда башкару факультетын тәмамлаган. Бүгенге көндә Удмуртия Республикасының дәүләт симфоник оркестырында уйный, 1 нче санлы сәнгать мәктәбендә оркестр инструментлары бүлеге мөдире, Республика музыка көллиятендә скрипка буенча дәресләр бирә.
Лилия Хәлиуллина: “ Кечкенә чакта “Язгы тамчы” яшь музыкантлар бәйгесендә катнашкач, минем хакта “Яңарыш” газетасында язганнар иде. Әлеге фото белән мәкалә урын алган газетаны бүген дә саклыйм!”
Лилия Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыганда курайда, флейтада уйнарга өйрәнгән. Удмурт дәүләт университетының сәнгать факультетын тәмамлаган. “Кеше-оркестр” , — диләр аның турында дус кызлары. 84 нче мәктәптә гитара, флейта, аккордеон буенча дәресләр бирә. Удмуртиядә билгеле булган “Триминф” триосында уйный. Аккордеонда уйнаучы кызлар: Светлана Кайсина, Лилия Хәлиуллина, Ирина Низовцева шәһәр күләмендә уздырыла торган бәйрәмнәрнең бизәге.
Диләрә Шәйхразиева: “Кечкенәдән үк сәнгать дөньясын яраттым. “Иман” татар яшьләре берлегенә йөргәндә, Рушана Саттарова җитәкчелегендәге бию төркемендә биедем. Тормыш иптәшем дә сәнгать өлкәсеннән. “Арсенал-Бенд” оркестрында трубада уйный”.
Диләрә Екатеринбург шәһәрендә Модест Мусоргский исемендәге Урал дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Биредә фортепьяно дәресләре алып бара. Җырларга оранжировкалар ясый. Быелгы “Язгы тамчы” бәйгесендә укучысы Анна Князева белән домрада уйнап беренче урын алдылар.
Бүген әлеге кызлар кебек профессиональ музыкантларга акча эшләве бик авыр. Аларның күбесе берничә җирдә эшли. Солист буларак чыгышлар да ясыйлар, укыталар да, төрле ансамбль һәм оркестрларда да уйныйлар. Кыскасы, кызлар тырышып эшләп, хезмәт яратып, рухи яктан канәгатьлек алып яшиләр. Татар композиторларының классик әсәрләрен яратып уйныйлар. Әлеге сәләтле кызларның чит шәһәрләрдә укып, үзебезнең шәһәргә кайтуларына сөендем мин. “Без монда кирәгрәк!” — диләр алар.
Рәфилә Рәсүлева.