Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Можга шәһәрендәге «Иман» татар яшьләре берлеге рәисе Ленар Галиев: «Татар булуым белән горурланам!»
21.09.2012

Можга шәһәрендәге «Иман» татар яшьләре берлеге рәисе Ленар Галиев: «Татар булуым белән горурланам!»

Милләтебезнең киләчәге — яшьләр кулында. Аллага шөкер, динебезне, телебезне камил белүче, мәдәниятебез һәм сәнгатебезне яратучы егет-кызлар сафы артып тора. Ленар Галиев та кечкенәдән үк татар мохитендә тәрбияләнеп үскән, милли җанлы, чын татар егете. Беренче күрешүебездә үк күптәнге танышлар кебек аралашып киттек. Аның тормыш юлы, яшәү рәвеше дә күпләргә үрнәк булырлык.

Ленарның күңеленә милләтебезгә карата мәхәббәт хисе әле кечкенә чагында ук салынган. Әтисе Шамиль абый, әнисе Резидә ханым кызлары Гөлнарага һәм уллары Ленарга телебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәтеп, дини тәрбия биреп үстергәннәр. Ленар мәктәп елларыннан ук җәмәгать эшләрендә актив катнашып, төрле чаралар оештыруда үз сәләтен күрсәтеп үсә. Кечкенәдән сәламәт яшәү рәвешен сайлап, спорт белән шөгыльләнә. Әле мәктәптә белем алган вакытта ук ул Казан шәһәренең «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә читтән торып укырга керә. «Мәктәптә һәм берүк вакытта мәдрәсәдә дә белем алу авыр иде. Аллаһы Тәгалә миңа сабырлык та, көч тә бирде. Әти-әнием ныклы терәк булды», — диде Ленар, ул елларны исенә төшереп. Мәктәпне һәм мәдрәсәне тәмамлагач, Ленар сәүдә өлкәсе буенча эшкә урнаша, бухгалтер курсларын тәмамлый. Чын ир-егет Ватан алдында бурычын үтәргә тиеш дип саный ул һәм үзе дә армия сафларына алына. Ике ел сержант дәрәҗәсендә хезмәт итеп, исән — имин туган нигезенә әйләнеп кайта. Яратып йөргән кызы белән матур итеп никах һәм туй ясап, гаилә корып яши башлыйлар. Бүгенге көндә ике кыз бала тәрбияләп үстерәләр. «Тормышта минем өчен иң мөһиме — гаиләм. Алар мул, тыныч тормышта яшәсеннәр өчен кулдан килгәнне барысын да эшлим. Балаларыбызга үрнәк тә, терәк тә булырга тырышабыз», — диде ул, якыннарын яратуын яшермичә.

Гаилә корып, зур тормыш юлына чыккач, ул янә белем алуын дәвам итәргә теләп, УдДУның Можга филиалына, «Икътисад һәм шәһәр хуҗалыгы белән идарә итү» факультетына читтән торып укырга керә. Аны да уңышлы тәмамлый.

Ленарны «Иман» татар яшьләре берлегенә дә милләтебезгә карата булган мәхәббәте, аны саклап калырга үзеннән өлеш кертергә теләве алып килгән. «Шәһәребездә татар яшьләрен берләштерергә, аларны йокыдан уятырга кирәк иде. Үзем кебек егет-кызларны халкыбыз тарихын, гореф-гадәтләрен, сәнгатебезне һәм, иң мөһиме, динебезне, телебезне өйрәнүгә тартасым килде»,- дип, үз фикерләре белән уртаклашты ул. Шәһәрнең аксакаллары, милли оешма вәкилләре, актив татар яшьләре белән бер өстәл артына җыелып, яшьләрне бергә җыйнарга кирәк дигән уртак фикергә килгәч, «Иман» татар яшьләре берлеге ачылуга ирешәләр биредә. «Эшләребез күп булса да, бергәләп, Ижаудагы дусларыбыз белән, барсында ерып чыгабыз. Киләчәккә дә уй — ниятләребез зурдан», — ди Ленар.

Мәчеттә алып барыла торган татар теле дәресләрен ачып җибәргән вакыта да Ленар оештыручылар рәтендә булган. Шулай ук Можга мәчете каршында «Зәкәт» хәйрия бүлеге булдырылуында да аның өлеше зур. Олы кызы укый торган мәктәптә һәм кече кызы йөргән балалар бакчасында ул ата-аналар комитеты рәисе дә әле. «Нинди генә эшкә алынсаң да, дусларың, фикердәшләрең синең янда булса – эш алып бару күпкә җиңел. Өлкәннәр безгә тәҗрибә тупларга, бердәм булырга өйрәтәләр.Үземнең татар булуым белән горурланам! Киләчәктә дә без һәрберебез өлкәннәргә лаеклы алмашчылар булырбыз дип ышанасы килә», — диде Ленар сүзен йомгаклап.

Ленар кебекләргә сокланмый булмый. Бик яшь булуына карамастан, аның ныклы гаиләсе, төпле эше, ышанычлы дуслары бар. Аны милләтебезнең чын улы дисәк тә, ялгышу булмас. Татарлар даирәсендә Ленарның исеме әле бер генә кат яңгырамас дип уйлыйм.

Эльвира Хуҗина