Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Можга татарлары — үрнәк!
6.12.2017

Можга татарлары — үрнәк!

Сулдан уңга Марс Тукаев, Руслан Галиев, Камил Кубашев

2 декабрьдә Можга шәһәренең яңа гына төзекләндерелгән “Дубитель” мәдәният йортында Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе оешуга 15 ел тулуга багышланган зур чара узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев, шәһәр башлыгы Алексей Шишов, Удмуртия Республикасы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова катнашты. Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе — рес­публикада оешкан беренче автономия. Аларның тәҗрибәләре Удмуртиянең башка шәһәр һәм районнарындагы эшләүче милли оешмаларга үрнәк булырлык.

 

Можга шәһәрендә барлыгы 50 мең кеше яши. Шуларның 16%тан артыгы — татарлар.

Шәһәрдәге татарларның күп­челеге Әгерҗе, Менделеевск һәм Кукмара районнарыннан килеп урнашканнар. Можга районында бердәнбер татар авылы — Сосмак авылы бар. Чарада татар милли хәрәкәте башланганнан бирле җирле телевидение буенча татар тапшыруларын алып баручы Эльвира Насыйбуллина әзерләгән сюжетлардан төзелгән документаль фильм Можга татарлары автономиясе тарихын тулысынча күзалларга ярдәм итте. Можгадагы милли хәрәкәтнең тарихы узган гасырның 80нче еллар ахырына барып тоташа. Милли хәрәкәтне оештырган Камил Кубашевка, автономияне оештырган мәрхүм Илгиз ага Кадыйров истәлегенә җылы сүзләр яңгырады ул көнне. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев конгресс исеменнән залны тутырып килгән халыкны сәламләп, милли тормышта актив катнашучы милләттәшләргә бүләкләр тапшырды, яшь буынны милли рухта тәрбияләүдә куйган хезмәтләре өчен зур рәхмәтен җиткерде. Конгрессның бер ансамбльгә милли сәхнә костюмнары бүләк итәчәген әйтеп узды. Можга татарларын Казан шәһәреннән “Риваять” ансамбле үзенең чыгышы белән сөендерде. Воткинск шәһәре татарлары автономиясе җитәкчесе Рафаэль Фәтхуллин да һәрвакыт биредәге автономия татарлары бергә киңәшләшеп эшләүләрен билгеләп үтте. Шәһәр башлыгы Алексей Шишов, төрле милли оешмаларның җитәкчеләре бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова милли эшләрне алып баруга зур өлеш кертүчеләргә федераль автономия исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бүгенге көндә Можга шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе, Татар ижтимагый үзәге дә актив эшли. Биредә балалар белән эшләүгә күп әһәмият бирәләр. Сәхнәдә балаларның бер-бер артлы чыгыш ясавы, шуның нәтиҗәсе. Соңгы елларда татар теленең факультатив дәресләрдә, түгәрәкләрдә генә өйрәнелүе йөрәкне әрнетә. Татарча телевидение һәм радио тапшырулары да 25 елдан артык милләттәшләребезне үз телебездә даими сәламли, милли тормыш белән таныштыра. Можга Сабантуенда ел саен ат чабышлары уздырыла һәм шуның белән аерылып тора.
Бәйрәм азагында автономия рәисе Руслан Галиев татар ансамбльләренә, балалар бакчасының татар төркемнәренә, мәктәптәге татар сыйныфларына милли киемнәр белән ярдәм итүче, милли эшкә зур булышлык күрсәтүче эшмәкәрләрне сәхнәгә чакырып, рәхмәт белдерде.
Можгада яшәүче милләттәш­ләребезнең гел шулай актив булуларына һәрвакыт сок­ланабыз. Әлеге кичәне оештыручы Можга татарларының милли-мәдәни автономиясенә, иганәчеләргә, кичәне матур итеп алып барган Альбина Әхтәмова белән Ленар Галиевка, чарага үз җыр-биюләре белән ямь өстәгән балаларга, өлкәннәргә чын күңелдән: “Булдырасыз, афәрин!” — дип әйтәсе килә.