Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Можга егете Россия яшьләр ассамблеясен җитәкли
1.10.2015

Можга егете Россия яшьләр ассамблеясен җитәкли

Можга егете Камил Азат улы Габдуллинның 8нче гимназияне тәмамлап, Мәскәүгә киткәненә әле икенче ел гына. Ә ул бүгенге көндә Россия халыкларының яшьләр ассамблеясен җитәкли.

Камилнең актив, үз фикерле булуын гимназиянең директор урынбасары күреп ала һәм яшүсмергә югары сыйныф укучылары ассоциациясе президентына сайлауларда катнашырга тәкъдим ясый. Егет ризалык бирә. “Бу тәкъдимне мин бик сөенеп кабул иттем. Үзем дә сизмәстән гимназия проблемалары белән кызыксына башладым. Аннан гимназиядә уздырылган шул сайлауларда җиңү яулап, 2013-2014 елларда өлкән сыйныф укучылары ассоциациясе президенты эшен алдым”, — ди Камил. Бу нәкъ Сочида уздырылган олимпиада уеннары алдыннан була. Спортка битараф булмаган яшь милләттәшебез (ул грек-рим көрәше һәм футбол белән кызыксына) гимназия кысаларында зур, матур идеяне тормышка ашыра. Ә ул идея Россия спортчыларына җиңү теләү йөзеннән гимназияне олимпиада символикасы белән бизәүдән гыйбарәт була. Моның өчен Камил акча җыю оештыра. Ә инде берничә айдан уку йортында матур утлар кабына.
Камил гимназиядә генә түгел, шәһәр, республикакүләм чараларда да үзен күрсәтә. Ел саен Можга шәһәре үзидарәсе карары нигезендә укуда, хезмәт урыннарында, җәмәгать эшләрендә уңышларга ирешкән укучыларга “Яшьләр премиясе” тапшыру традициясе бар. 2014 елда бу бүләккә Камил Габдуллин да ия булды. Моннан тыш Удмуртиянең спорт министрлыгы, Фән һәм мәгариф министрлыгы, Удмуртия Башлыгы Александр Соловьевның, Россиянең Олимпия комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
11нче сыйныфта укыган вакытта гимназия директоры Камилгә “Мәктәп үзидарәсенә — иң яхшы лидер” дип аталган Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга тәкъдим итә. Камил монда да үзен сынап карарга була. Һәм ул Россия Федерациясе мәктәп үзидарәсе лидерларының иң яхшы унлыгына эләгеп, Мәскәүгә чакырыла. Мәктәпне тәмамлагач Россия Халыклар дуслыгы университетының “Гуманитар һәм социаль фәннәр” факультетының “Дәүләт һәм муниципаль идарә” кафедрасына укырга керә. Бүген яшь милләттәшебез 2нче курста белем ала. Ул үз теләге белән “Яшь гвардия” партиясенә керә. Күптән түгел генә әти-әнисе һәм энесе дә аның янына Мәскәүгә күченеп китәләр. “Мине Мәскәүдә РФ Президенты янында Удмуртия Респуб­ликасы Башлыгының даими вәкиле Светлана Смирнова белән таныштырдылар. Мин аңа чаралар оештырганда ярдәм итәм. Ул миңа Яшьләр ассамблеясенең җитәкчесе вазифасын тәкъдим итте. Һәм июль аенда Пермь өлкәсендә узган “Без — Россиялеләр” Гомумроссия яшьләр форумында бу иҗтимагый оешманың рәисе итеп билгеләделәр”, — дип сөйләде Камил мондый җаваплы эшкә алынуы турында. Сәяси тормыш, уку мәшәкатьләре күп булса да, Можгага еш кайтып йөри ул. Ижауда яшәгән әбисенең дә кайтып һәрвакыт хәлләрен белешеп тора. “Әбекәйнең бәлеш, чәкчәкләрен Мәскәүдә бик сагынам”, — ди.
Киләчәккә планнар турында сөйләш­кәндә, Камил: “Мин Можгага кайтачакмын әле. Биредә Яшьләр ассамблеясенең филиалын ачарга уйлыйбыз”, — диде.
Яшь милләттәшебез әле яңа хыяллар белән дә янып яши. Шуларның берсе — студентлар өчен этносәяхәтләр оештыру. “Безнең Удмуртиядә дә башка өлкәләргә күрсәтерлек әйберләр бик күп бит. Иң мөһиме бу эшләрне тормышка ашырыр өчен яхшы команда җыярга кирәк, ул вакытта бер көн бөтен дөньяны үзгәртер”, — ди яшь милләттәшебез.
“Безнең киләчәгебез — үз кулыбызда”. Бу сүзләр Камил өчен бүген яшәеш принцибына әверелгән.

Эльвира Насыйбуллина, Можга шәһәре.