Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Можгада — чәкчәк бәйрәме
5.11.2013

Можгада — чәкчәк бәйрәме

Ленар Галиев
(“Иман” татар яшьләре берлеге рәисе):

Шәрык дөньясы — үзен­чәлекле, әкияти һәм сокландыргыч. Ул төрле легендалар һәм серлелек белән уратып алынган. Серлелекнең бер өлеше — аның кабатланмас ашларында. Шуларның берсе — чәкчәк. Яңа пешереп әзерләнгән чәкчәк чәчәкле бал исен тоярга, тәмләп чәй эчәргә генә түгел, татар рухының бай, иҗади булуын күрергә мөмкинлек бирә. Татар халкында табынның иң түрендә — чәкчәк.
Әлеге баллы милли ризык он, сөт, йомырка, май һәм балдан ясала. Әмма һәр төбәкнең чәкчәге аерылып тора. Алай гына да түгел, бу ризыкны һәр хуҗабикәнең дә үзе генә белгән пешерү серләре бар.
23 ноябрьдә “Свет” мәдәният-спорт комплексында узган Чәкчәк бәйрәме — шуның ачык дәлиле. 8 хуҗабикә чәкчәк пешерү буенча көч сынашты әлеге чарада. Аларның һәммәсе бәйгедә катнашуга бар күңелен биреп, иҗади яктан караган иде. Аларга көч биреп торырга якыннары, дус­лары да килде. Бәйгенең башыннан азагына кадәр татлы, матур вакыйгалар гына бер-бер артлы үрелеп барды. Чәкчәк пешерүчеләр әзерләгән милли ризыкны тәкъдим итеп кенә калмады, җыр-бию, нәфис сүзгә осталык­ларын да күрсәттеләр. Милли ансамбльләребезнең концерт номерлары бәйрәмгә ямь өстәделәр. Бәйгегә нәтиҗәләр ясалганнан соң, һәр катнашучыга бүләкләр, дип­ломнар тапшырылды. “Тамашачылар мәхәббәтен яулау­чы” номинациясе буенча да җиңүче сайланды.
Бәйгедә катнашучыларга рәхмәтемне җит­керәсем килә. Нәкъ алар кебекләр иң яхшы гореф-гадәтләребезне буыннан-буынга дәвам иттерә, шундый дәртле, тынгысыз йөрәкле актив милләттәшләребез мә­дәниятебезне үстерүгә өлеш кертә. Алдагы көннәрдә мондый активистларыбызның са­­ны тагын да артыр, дип өметләнәм. Шулай ук рәх­мәтләребезне “Свет” мәдәни-спорт комплексы директоры Кадрия Постниковага һәм аның коллективына, Фәридә Аникинага, җирле милли-мәдәни автономиягә, кичәне алып баручы Альбина Әхтәмовага һәм барлык иганәчеләргә җиткерәсебез килә.

Фәния Гыйззәтуллина  (Можга шәһәре):

Ниһаять, күптәнге хыялыбыз тормышка ашты. 23 ноябрь көнне “Свет” мәдәният йортында Можга татарларының җирле милли-мәдәни автономия (рәисе Руслан Рафил улы Галиев), Можга “Иман” татар яшьләре берлеге (рәисе Ленар Галиев) икенче тапкыр Чәкчәк бәйрәмен уздырдылар. Беренче тапкыр Чәкчәк бәйрәме 2011 елның 11 ноябрендә узган иде. Чәкчәк бәйрәменә бик күп халык җыелды. Залда тулы ап-ак яулыклы өлкән яшьтәге әбиләр, чибәр ханымнар һәм түбәтәйле абыйлар, бабайлар, затлы милли киемле яшьләребез белән рус, удмурт милләте вәкилләре дә бар иде.
Татарлар — бик тырыш, уңган, булган , хезмәттә иренми, эшне бар нечкәлекләре белән башкара торган халык. Пешерелгән чәкчәкләр дә нәкъ шундый тырышлык салып, күңел биреп әзерләнгән, барысы да бик тәмле, матур, зәвыклы итеп бизәлгән иде. Бәйгедә катнашучылар үз чәкчәкләрен яклап, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Матур итеп әзерләнеп килгәннәр, рәхмәт аларга. Жюрида утыручыларга иң яхшы чәкчәкне сайлап алу бик кыенга туры килде. Беренче урынны Алмазия Хәким кызы Гыймадиева яулады. Бәйгедә катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм бик күңелле, матур узды. Бу чараны оештыручыларга, аның бар җаваплылыгын үз өстенә алган “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Ленар Галиевка, бәйгедә катнашучыларга, әлеге кичәдән читтә калмаган Можга халкына шәһәребез татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Иман” татар яшьләре берлеге исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.