Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Можгада иң матур татар кызын билгеләделәр
30.03.2017

Можгада иң матур татар кызын билгеләделәр

25 мартта Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм “Октябрь” милли-мәдәни үзәк ярдәме белән шәһәр күләмендә “Татар кызы — 2017” конкурсы узды. Можганың биш гүзәле үзләренең туган телне белүләрен, уңганлыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр.
Беренче тапкыр “Татар кызы” конкурсын можгалылар 2013 елны уздырдылар. 2015 елда шәһәр күләмендә “Татар егете” конкурсы гөрләде. “Максатыбыз — яшьләрне халкыбыз мәдәнияте белән таныштыру, туган телебезне саклау. Конкурста катнашырдай кызлар эзләгәндә дә иң беренче очраган каршылык — яшьләрнең татар телен белмәүләре иде. Әлбәттә, бу хатаны төзәтергә кирәк һәм мондый конкурс-лар нәкъ менә шуның өстендә эшләргә мөмкинлек бирә дә инде”, — диде конкурсны оештыручыларның берсе, Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе вәкиле Фәридә Аникина.
Конкурста барлыгы биш кыз: Алсу Нуриева, Эльза Иванова, Дәлилә Харрасова, Әлфия Резванова, Эльвина Гусарова катнаштылар. Беренче биремдә алар мөселман киемнәрендә чыгыш ясап, “Татар кызы нинди була?” дигән темага татар телендә үзләре язган эссены сөйләделәр. Бу биремдә Алсу Нуриева, Дәлилә Харрасова, Әлфия Резванова өстенлек алды. Икенче биремдә кызлар татар биюен башкарып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге биремдә 10 елдан артык бал биюләренә йөргән Алсу Нуриевага тиңнәр булмады дисәм, ялгышмам. Ә менә иҗади биремнәр вакытында кызларның һәрберсе дә сәләтле икәнлекләрен исбатладылар. Әлфия Резванова берничә ел Можгада эшләп килүче “Очкын” татар театрында уйный. Конкурста ул театр җитәкчесе Фәнзия Гыйльманова белән Галиәскар Камалның “Беренче театр” спектакленнән өзек күрсәтте. Шулай ук әлеге театрда төрле рольләр башкаручы Эльвина Гусарова да тамашачылар игътибарына Шәриф Хөсәеновның “20 елдан соң очрашу” спектакленнән өзек әзерләгән иде. Ә Дәлилә Харрасова, курайда уйнап, тамашачыны таң калдырды. Алсу Нуриева бу юлы да биюгә осталыгын күрсәтте. Эльза Иванова синтезаторда татар көен башкарды. Дүртенче биремдә кызлар баян астына “Эх, алмагачлары” җырын башкардылар һәм ахырда хөкемдарларга үзләре өйдә әзерләп килгән милли ризыгыбыз — чәкчәк тәкъдим иттеләр.
Конкурс дәвамында кызларның матур милли киемнәрдән чыгыш ясаулары, үзләрен сәхнәдә тыйнак, матур тота белүләре дә игътибарга лаек булды. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: конкурска бик кыска вакыт эчендә әзерләнгәннәр. Тик кызлар сынатмады. Тамашачылар һәр чыгышларны көчле алкышларга күмделәр. Көч биреп торырга килгән якыннары бу көнне кызлар белән горурлануларын яшермәделәр. Оныгы Дәлилә өчен җанатучы Асия Фәйзуллина конкурсның әһәмиятенә басым ясап: “Оныгым чыгыш ясау өчен күлмәкне үзе текте, чәкчәк пешерергә өйрәнде. Болар барысы да киләчәктә аның үзе өчен кирәк булачак, дип сөенәм мин. Дәлилә Коръән, намаз укый, ураза тота. Гаиләдә татар телендә генә сөйләшәбез. Мондый конкурслар яшьләр өчен генә түгел, аларның әти-әниләренә дә бик кирәк. Туган телен белү һәм киләчәктә балаларга да өйрәтүнең мөһим икәнлеген аңласыннар иде алар”, — диде. Кызлар исә үз дулкынлануларын, чыгыш ясарга бераз курыкканлыкларын да әйтеп киттеләр. “Минем өчен татар биюен өйрәнү авыр булды. Ә менә чәкчәк пешерергә өйрәнүем өчен, киресенчә, шатландым”, — диде Әлфия Рез­ванова.
Конкурс “Бергә” яшьләр ассоциациясе, “Ижау моңнары” республика фестивале лауреаты “Ләйсән” ансамбле, “Октябрь” мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Кояш нурлары” балалар ансамбле, Можганың кечкенә талантлары Алинә Сафина, Әмир Шәмсетдинов чыгышлары белән үрелеп барды. Шәһәрдәге һәр милли чараны күркәм итеп алып баручы Ленар Галиев, Альбина Хамматова бу юлы да залны гөрләтеп тордылар. Кызларны конкурска әзерләүдә дә аларның өлешләре зур.
Бәйрәмнең иң тантаналы, шул ук вакытта дулкынландыра да торган өлеше якынлашты. Кызларны бүләкләү өчен сәхнәгә жюри әгъзалары, иганәчеләр, Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Руслан Галиев чыкты. Кызларның һәрберсенең дә сәләтле, матур, акыллы булуларын, бәйрәмнең яхшы узуын ассызыклап үтте алар. Чыгышлардан соң бүләкләү өлеше башланды. Эльвина Гусарова — “Сылу кыз”, Эльза Иванова — “Уңган кыз ”, Дәлилә Харрасова — “Ягымлы кыз”, Әлфия Резванова — “Сөйкемле кыз” исеменә лаек булды. Әлфия татар телендә иркен аралашканы өчен “Яңарыш” газетасы һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең махсус бүләгенә лаек булды. Ә “Татар кызы — 2017” исемен һәм “Тамашачы мәхәббәтен” Алсу Нуриева яулады. Кызларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә Алсуга 2013 елгы конкурсның җиңүчесе Динара Латыйпова затлы калфак кигезде. “Миңа тавыш биргән тамашачыларга, һәрвакыт янымда булган әти-әниемә, оештыручыларга бик зур рәхмәт белдерәм. Әлеге конкурстан соң туган телемне тагы да яхшырак өйрәнергә, халкым тарихы белән кызыксынырга кирәк икәнен аңладым”, — диде Алсу. Ул 8нче шәһәр гимназиясенең 11нче сыйныфында укый, “Иман” татар яшьләренең Можгадагы бүлеге рәисе урынбасары, бал биюләре белән шөгыльләнә, дөньядагы төрле милләт биюләре һәм мәдәнияте белән кызыксына, киләчәктә тәрҗемәче булырга тели. Алсуга уңышлар телик!
Можга татарлары нинди генә бәйрәм, конкурс уздырырга алынмасыннар, ул һәрвакыт күркәм уза. Бу урында Можга татарларының милли-мәдәни автономиясенә, актив, милләт өчен җан атып йөргән Фәридә Аникинага, Ленар Галиев белән Альбина Хамматовага, иганәчеләргә зур рәхмәт әйтәсе килә.

Эльвира Хуҗина.