Можгада — «Беренче театр»
Тырыш, уңган, булган безнең Можга татар халкы. Күңелле һәм матур итеп яши дә, эшли дә белә. Октябрьдә Можга татарларының милли-мәдәни автономия әгъзалары, рәисе Руслан Галиев, урынбасары Фәридә Аникина, алып баручы Альбина Әхтәмова тырышлыгы белән күңелле итеп өлкәннәр көне үткәрелде.
Ә Можга “Ветери-
нария көллия-те”ндә Фәнзия Гыйльма-
нова, Ольга Баратова татар телен белгән студентлар белән Галиәскар Камалның бер пәрдәлек “Беренче театр” спектаклен куйдылар. Шунысы сөендерде: залда яшьләр күп иде. Соңгы елларда театр, спектакльләрнең булганы юк, халык бик сагынган, ахрысы. Татарча аңламаганнарга Ольга Баратова спектакльнең эчтәлеген аңлатты. Галиәскар Камалга быел 135 яшь, юбилей елы икәнен сөйләде, кыскача аның тормыш юлы белән таныштырды.
Уйнаучылары да бик осталар иде. Сәгыйть Зәйнуллин, Эльвина Гусарова (студент), Илназ Солтанов (студент), Айнур Гыйләҗетдинов (студент), Әлфия Ризванова (студент), Фәнзия Гыйльманова, Зөлфия Әгъләмова (студент) — сәләтләре белән таң калдырды.
Шәһәр хакимияте мәдәният бүлеге исеменнән Әнисә Имаметдинова Фәнзия Гыйльмановага һәм “Ветеринария” көллияте коллективына “Рәхмәт хаты” тапшырды. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Камил Кубашев рәхмәт белдерде. Можга татарлары милли-мәдәни автономия рәисе Руслан Галиев спектакльне оештыручыларга, “Ветеринария көллияте” директоры Наил Камалетдиновка, урынбасары Ольга Баратовага зур рәхмәтен белдереп, истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Спектакль тамашачыларга бик ошады, барысына да зур рәхмәт!
Фәния
ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,
Можга шәһәре.