Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Могҗизалы бәйрәм
30.12.2019

Могҗизалы бәйрәм

27 декабрьдә 12 көнлек фестивальгә старт бирелеп, Ижауның төп чыршысы һәм Боз шәһәрчеге ачылу тантанасы узды. Бәйрәмнең нигезенә киләсе елда узачак республиканың 100 еллык юбилее һәм хыялларны чынга ашуы фикере салынган иде.
Удмуртиянең төп чыршысын кабызырга Тол Бабай һәм аның дуслары, Кар кызы һәм Кыш бабай килгән иде. Ә Кыш бабайның Удмуртия Хөкүмәте бинасы түбәсеннән төшүе тамашачылар өчен көтелмәгән хәл булды һәм бу балаларны гына түгел, хәтта өлкәннәрне дә шаккаттырды, могҗизаның булуына ышандырды. Бәйрәмне Ижауның иҗат коллективлары җыр-биюләр белән бизәде.
Ижау шәһәре башлыгы Олег Бекмеметьев шәһәр халкын сәламләп: «Алга таба көн саен Үзәк мәйданда һәм район мәйданчыкларында шәһәр халкын күп кенә сюрпризлар көтә. Шәһәрдән китәргә киңәш итмим, чөнки Ижауда кызык булачак», — диде.
Чыршы тирәли әйлән-бәйлән дә булды. 20 метрлы яңа чыршыны удмурт бизәкләре стилистикасында махсус утлар яктыртты, ә очында соляр билгесе рәвешендәге йолдыз балкыды.
Әйе, Яңа ел бәйрәмен шушындый күңелле бәйрәм чараларыннан, төсле утлар белән балкып утыручы чыршыдан, аның янындагы уен-көлкедән башка күз алдына китереп булмый. Яңа ел диюгә якты киләчәк, бәхет, шатлык белән кавышу өмете уяна, әйтерсең лә ел буе озатып килгән борчу-мәшәкатьләр артта кала. Ни юрасаң, шул була, диләр бит. Без, “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләре, һәркемгә бәхет телибез. Ә бәхет ул — сәләмәтлек, борчу-хәсрәтсез тыныч йоклавың, якты дөньяны һәр иртәдә күрә алуың, якыннарыңның, туганнарыңның сөенече, яраткан эшең, яраткан кешең, янәшәңдә изге күңелле кешеләр булуы. Аллага шөкер, без бәхетле, чөнки әйләнә-тирәбездә изге күңелле, милли җанлы кешеләр бик күп. Ел ахырында Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татмедиа” агентлыгы Рәсәй күләмендә уздыручы “Татар рухы һәм каләм бәйгесендә” җиңү яулавыбыз, “Россия прессасының алтын фонды”ның икенче дәрәҗәле билгесенә ия булуыбыз — редакциянең генә казанышы түгел. Әлеге уңышларда газетаны укучы, яздыруга һәм таратуга өлеш кертүче, язмалары, фотосурәтләре һәм шигырьләре белән аның эчтәлеген баетучы һәркемнең өлеше бар. Алга таба да шулай бердәм булып яшәргә, яңадан- яңа уңышларга ирешергә язсын. Яңа ел котлы булсын!

7 гыйнварга кадәр һәр кич, 19.00 сәгатьтә, Ижау халкын һәм шәһәр кунакларын кичке программа көтә. Яңа ел төнендә — 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә — 20.00 сәгатьтән иртәнге 3 кә кадәр — Опера һәм балет театры фасадында утлы видео-шоу, Яңа ел концерты, котлаулар, шоу-программа һәм дис-
котека булачак. Бәйрәм чарасы фейерверк белән тәмамланачак.
Бәйрәм чараларының тулы афишасы удмуртия100.рф сайтында таба аласыз.