Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Миһербанлылык үрнәге
21.09.2012

Миһербанлылык үрнәге

Әгерҗе шәһәренең Боз сараенда тормыш чын мәгънәсендә кайнап тора. Моңа кадәр Әгерҗе халкының Боз сараеннан башка ничек яшњ рәвешен, буш вакытын ничек уздыруын, спорт белән шөгыльләнүен күз алдына китерүе дә кыен. Биредә төрле спорт түгәрәкләре эшли, шугалакта, тренажер, бильярд залларында күп кенә кызыклы кешеләрне очратырга  мөмкин. Яхшы тренерлар янына спортка гашыйк яшьләр, балалар, өлкәннәр җыела. Боз сараенда хезмәт коллективы да бердәм, эш сөючән. Директор Рамил Ясавиев коллективка үз вазифаларын белеп башкара торган, бирегә килгән халык белән җылы мөнәсәбәттә эшләрлек кешеләрне туплаган.

Август аенда  биредә Яр Чаллы инвалид спортчыларының “Идел-Урал” хәйрия фонды булып китте. Егермедән артык кеше Боз сараеның кунакханәсендә төн кунды, Әгерҗе спортчыларының чыгышларын карадылар, бозда шугалакта шудылар. Шул форсаттан файдаланып, мин дә  Яр Чаллы шәһәрендә 16 ел эшләп килүче,  инвалидларны берләштергән “Идел-Урал” хәйрия фонды активистлары белән әңгәмә кордым. Бу фондны оештыручы, аның җитәкчесе Ракит Җәүдәт улы Әбделмәнов үзе дә 3 группа инвалид, аңа 52 яшь. 16 ел элек “Идел-Урал”  хәйрия фондын оеш­тырганда  ук үз алдына инвалидларның тормыш- көнкүрешен активлаштыру, аларны бер-берсе белән аралаштыру, дуслар табарга ярдәм итү, сәләтләрен ачу һәм күңелләрендә өмет уяту кебек изге максатлар куя. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче утыз меңнән артык инвалид исәпкә алына, аларның тормыш-көнкүрешләре ачыклана, сәләтләре барлана һәм ничек итеп бу сәләтне үзләренә дә, ярдәмгә мохтаҗларга һәм киләчәк буынга файдалы итеп тапшыру турында киңәш-табыш ителә.

“Идел-Урал” оешмасында катнашучылар саны бүген ике меңнән артып китә. Алар һәртөрле спорт ярышларында үзләренең көчләрен сынап карыйлар.  Үзләре теккән костюмнарны киеп, җырлап–биеп күңел ачып, алар бөтен кайгы — хәсрәтләрен, авыртуларын вакытлыча булса да оныталар.  Зур уңышларга ирешүчеләр бүләкләр алалар.  Мәсәлән, шашка уены буенча спорт мастеры Д. Повышев, армспорт мастерына кандидат Ф. Нуретдинов (дөньякүләм ярышларда катнаша), язучылар Г.Шаги, М.Гоголев, рәссам М.Исмагилов, композитор Р.Зарипов, фонд артистлары Р.Кузнецова, А.Рябков үзләрнең чыгышлары, язган китаплары, көйләре, ясаган рәсемнәре белән тамашачыларның күңелләрен яулап, зур уңышларга ирешкәннәр.  Һәртөрле бәйгеләрдә катнашып, грант откан  чак­лары да булган. Ул акчаларны халыкның социаль хәлен яхшыртуга тоталар. Мәсәлән, 2000нче еллар башында откан 10 млн сум акчаны Яр Чаллы шәһәрендә эшсез калган гаиләләргә матди ярдәм буларак тараталар.

Әгерҗегә килгән инвалид спортчылар белән мин Боз сараенда шугалакта шудым. Аларның һәрнәсәгә үз җайланмалары бар. Мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, бер дә тик утырырга яратмыйлар.  Әле шәһәр урамында концерт куеп, үз куллары белән ясап алып килгән әйберләрне сатып, ярминкә дә оештырдылар. Максатлары – район үзәгендә хәйрия концертлары күрсәтү, үзләре ясаган сувенирларны халыкка сату. Сатудан кергән акчаның 70%ы хуҗасына булса, 30%ын “Яңарыш”  фондына күчереп, тарихи һәйкәлләрне торгызу буенча үзләренең өлешләрен кертәләр алар. Узган ел  мондый сәяхәт изге Болгарга оештырылган һәм анда йөз мең сум акча калдырып, тарихи џәйкәлебезне торгызуга лаеклы өлешләрен керткәннәр. Үзләре дә ярдәмгә мохтаҗларның шундый зур эшләр башкарып йөрүләренә сокланып карамыйча мөмкин түгел.

Тагын бер күренеш мине сокландырды да, тетрәндерде дә.  Урамда коеп яңгыр ява башлады. Боз сараена куенына ике песи баласы сыендырган  яшь егет килеп керде дә, яңгыр вакытында гына булса да, әлеге ярдәмсез җан ияләрен бүлмәдә тотарга рөхсәт сорады. Әлеге песи балаларын кемдер Боз сарае янына алып килеп ташлаган, ә физик яктан зәгыйфь егет аларны ачы үлемнән саклап калды.

Бу үзе үк миһербанлылык, эчкерсезлек үрнәге түгелме?

Вәсилә Хәкимова,
Ижау социаль-педагогика көллияте укытучысы