Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Миңа эшләүче завод җыры ошый…”
31.01.2013

“Миңа эшләүче завод җыры ошый…”

“Миңа эшләүче завод җыры ошый...”

“Миңа эшләүче завод җыры ошый…”

диде регион башлыгы Александр Волков Ижау автозаводында яңа җитештерү участокларын ачу вакытында. “Шунысы шатландыра: әлеге «җыр» дәвам итәчәк. Бу хакта без бик озак хыялланган идек. «АвтоВАЗ» җитәкчелеге ышандыруынча, киләсе елда 100 мең автомобиль җитештереләчәк”, — диде ул. «АвтоВАЗ» җитәкчесе Игорь Комаров заводның аякка басуында республика башлыгы ярдәменең зур булуын ассызыклады.

2012 елда Ижау автозаводында 48 573 автомобиль, шул исәптән, 24 074е – «LADA Granta» җитештерелгән.

Кышкы яллар вакытында завод цехларында эшне җиңелләштерү максатыннан Германиядә, Италиядә, Япониядә җитештерелгән яңа роботлар, манипуляторлар, яңа заманча җиһазлар урнаштырылган. Александр Волков халык автомобиленә әверелгән «LADA Granta» ның алдынгы технологияләр кулланып, дөньякүләм таләпләргә җавап бирерлек итеп җитештерелүенә чын күңеленнән шатлануын белдерде.