Мисс Ләйсән
Хәзерге яшьләрнең булганлыгына сокланам мин. Үзләренең алларына олы максатлар куеп, шул үрләрне кыю рәвештә яулый алар. Шунысы аеруча куанычлы: максатларына алар мөстәкыйль рәвештә ирешәләр. Бу фикеремнең дөреслеген раслау өчен 27нче училищеда физкультура укытучысы Ләйсән Хәмит кызы Төхвәтуллина турында сөйләргә телим.
Ләйсән – Тирсә кызы. Сарсак-Омга авылындагы лицейда укый ул. Әнисе Тирсә мәктәбендә татар теле укыта. Әйбәт укый, җәмәгать эшләрендә һәм төрле ярышларда актив катнаша. “Алло, мы ищем таланты!” конкурсында “Молодые голоса” номинациясендә лауреат була. Бишенче сыйныфта укыганда туган авылы Тирсәдәге спорт комплексына түгәрәкләргә йөри башлый. Шулай ук җиңел атлетика белән актив шөгыльләнә, бию түгәрәгенә дә бик яратып йөри. Башта барлык район, аннары республика ярышларында катнаша һәм уңышларга ирешә. Районда гомуми физик әзерлек, сәламәтләндерү һәм спорт аэробикасы, армспорт, озынлыкка сикерү, 60 һәм 400 метрга йөгерү буенча призлы урынга лаек була. Барлык ярышларда да призлы урыннар яулагач, Казанга республика ярышларына район данын якларга бара һәм анда да призлы урыннар ала. Сарсак-Омга лицеенда белем алган чорда беренче, икенче, өченче урын өчен районнан бирелгән дипломнары -17, республика ярышларында бирелгәннәре – 7. Аңа спорт аэробикасы һәм армрестлинг буенча беренче олылар разряды бирелә. 11нче сыйныфны тәмамлаганда районда үткәрелүче фән олимпиадаларында, район һәм республика спорт тормышында актив катнашканы, уңышларга ирешкән өчен Мактау грамоталары белән беррәттән “Кассир-счетовод” белгечлеге алып чыга Ләйсән.
Урта белем алган кыз алдагы тормышын спорттан башка күз алдына да китерми: Чайковский каласындагы физкультура институтына юл ала. Анда “Физкультура һәм спорт сферасында менеджмент” факультетында белем ала. Яхшы укыганы, спорт ярышларында уңышлары өчен югары стипендия алып укый. 800 метрга йөгерү буенча икенче олылар разрядына ия, аэробика буенча спорт мастеры кандидаты була.
“Мин укыганда әти-әнидән бөтенләй акча алмадым. Стипендиядән тыш, шәһәрдә үткәрелүче мәдәни чараларга, төрле юбилей, гаилә бәйрәмнәрендә татар, чегән, шәрык биюләре башкардым. Андый чакырулар бик күп булды,”- ди ул.
Дипломлы белгеч булгач та, каникул дип авылына кайтырга ашыкмый: шунда “Русь” ял базасына администратор булып эшкә урнаша. Һәрвакытта да актив булган кыз Чайковскийда үткәрелүче конкурста катнашып, “Мисс Ләйсән” була һәм төп приз — Анапага путевка белән бүләкләнә.
2010/2011 уку елыннан Ләйсән Хәмитовна — 27нче училищеда физкультура укытучысы. “Үз-үзенә дә, укучыларга да таләпчән, тырыш,”- диләр аның турыда укытучылар. Көндез укучылар арасында булса, кичләрен Боз сараена һәм 2нче мәктәпкә ашыга ул. Анда аны аэробика түгәрәгенә йөрүче туташлар һәм ханымнар көтә. Алар Ләйсән үткәрә торган түгәрәкләргә бик яратып йөриләр. Биергә чакырулар да еш була. Ләйсән әле спорт ярышларында катнашып, яңа үрләр яулавын да дәвам итә. Менә Минзәләдә дартс ярышларында уңышлы чыгыш ясап кайтты. Түбән Камада уздырылган чаңгы ярышында училище командасы республика буенча икенче урын алды. Районда Тынычлык эстафетасында, көзге кросста 800 метрлы дистанциядә Ләйсән – беренче урында! Волейбол, баскетбол, чаңгы ярышларында яратып катнаша. Июнь аенда тагын бер җиңү аңа елмайды: Сабада уздырылган республикабыздагы башлангыч һәм урта һөнәри белем бирүче уку йортларының җитәкчеләре һәм физкультура укытучылары спартакиадасында 60 метрга йөгерү буенча икенче урын алды. “Сабага барып җитү өчен бик иртә торырга туры килде, йокы да туймады, юл да арытты, җитмәсә, үземнең машина белән баргач, рульдә дә үзем идем. Югыйсә, беренчелекне беркемгә дә бирми идем инде,”- ди җор телле Ләйсән уенын-чынын бергә кушып.
Халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туен Ләйсән аеруча дулкынлану белән көтеп ала. Әгерҗе Сабан туенда йөгерү буенча ярышларда менә 5 ел рәттән беренчелекне беркемгә дә бирми ул. Авыл Сабантуйларында да ул бик яратып катнаша. Быел Салагыш Сабан туенда катнашып, капчык киеп йөгерүдә дә беренчелекне ул алды.
Сүземне яшьләрнең булганлыгы, мөстәкыйльлеге турында әйтеп башлаган идем. Хәзер инде Ләйсән үз акчасына сатып алган ВАЗ-21099 машинасында җилдерә. Әниләренә булышырга да вакыт таба. Ике ел гына укытуына карамастан, ике тапкыр училище директоры Равил Бадахшинның Рәхмәт хатына лаек булган ул.
Бик тәвәккәл, курку белмәс, кыю, оста, уңган кыз Ләйсәннең эштә дә, тормышта да менәсе биек үрләре күп әле. Ул Әгерҗедә “Фитнес үзәге” ачарга җыена. Уңышлар юлдаш булсын сиңа, Ләйсән! Эшең, спорттагы, сәнгатьтәге уңышларың белән кешеләрне шулай шатландырып, сокланырлык матур яшә!
Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре