Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Мин үлгәнче тагын килегез”
21.04.2022

“Мин үлгәнче тагын килегез”

17 апрель көнне Сарапул шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә Ижауның “Чулпан” үзешчән теат­ры һәм “Бәхет“ ансамбле тарафыннан концерт булып узды. Сарапулда яшәүче милләттәшләребез милли моңнарыбызга сусаган ахры, алдан ук җыелыша башладылар. Пандемия аркасында күпләре өйдән дә чыкмаган. Ә мондый милли чараларда милләттәшләребез бер-берсе белән очраша, күрешә, хәл-әхвәл белешә. Бер очрашкач, фотога да төшеп алдылар.

Концерт бик эчтәлекле булды. Милли моңнарыбыз, халкыбыз җыр­лары, дәртле биюләр, нәфис сүз бергә үрелеп барды. Рәфилә Рәсүлева җитәкләгән “Чулпан” театры үзешчәннәре Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзекне күрсәттеләр. Балалар катнашуында “Елак батыр” спектак­ле куелды. Өлкәннәргә ярдәм итү, хезмәтне ярату, алдашу кебек начар сыйфатларны үзеңдә булдырмау кебек тәрбия салынган бу спектакльгә. Әби ролендә уйнаган балаларны күреп, тамашачылар рәхәтләнеп көл­деләр, алкышларга күмделәр. Дөнья ыгы-зыгысыннан онытылып, рәхәтләнеп ял иттеләр. Концерт тәмамлангач та өйлә­ренә таралырга ашыкмадылар, милли көйләребезне ишетүгә, бии дә башладылар.
Сарапул татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зөл­фәт Арсланов үз чыгышында: “Та­тар иҗтимагый үзәгенең үзәге шушы Татар мәдәни үзәгендә. Җые­лышларыбыз, чараларыбыз биредә үтә. Бүген Ижаудан концерт белән килеп, зур бәйрәм ясадыгыз. “Чулпан” үзешчән театры, “Бәхет” ансамбле (җитәкчеләре Рәфилә Рәсүлева) тарафыннан матур, җылы концерт оештырылган. Барлык артистларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шундый матур итеп оештырылган чараларга милләттәшләребез балалары, оныклары белән бергә килсәләр, без бик шат булыр идек”, – диде ул. Шул уңайдан берничә белдерү дә әйтеп үтте. “Быел Сарапул шәһәрендә Сабантуй Акшабариха елгасы буенда узачак”, — дигән белдерүне халык алкышларга күмде. Чөнки стадион-паркларда узган Сабантуй авылча булмый. Болында узган Сабантуйлар авылны хәтерләтә. «Ислам кабул ителүгә 1100 ел уңаеннан да чаралар оештырылачак”, – дип хәбәр итте Зөлфәт Кәшбразый улы.
Флария апа Вәгыйзова: “Кич­лә­рен мәчеткә ифтарга җыелабыз. Мин шунда күзәтеп торам, күзәтмәсәң дә күренә: әбиләр оныклары белән рус телендә сөйләшәләр. Яшь әниләр дә балалары белән рус телендә аралашалар. Шулай булгач, безнең тел ничек саклансын инде?! Ифтарга халык бик күп йөри. Менә моннан мәчеткә ике генә адым. Бирегә йөрмиләр, беркемгә бернәрсә кирәкми. Биредә белем алырга теләгән кешегә бөтен мөм­кинлекләр дә бар. Нишләптер, рус халкы татарча өйрәнергә тырыша, ә үз ана телләрен белмәүче милләттәшләребез – юк. Үткән елларда “Элеконд” микрорайонындагы мәчеткә йөрдем. Анда татар телен күбрәк руслар өйрәнде дисәм, ялган булмас. Татарлар татар телен белергә теләмиләр. Әниләр балалары белән русча сөйләшәләр. Шулай булгач, дәүләт телне өйрәнүгә киртәләр куя дип гаепләү дөресме? Әйтик, кайбер логопедлар балага авазларны дөрес әйтү өчен ике тел белүе комачаулый дигән тузга язмаган сүзләрне сөйлиләр. Дөрес сүз түгел бит бу! Без балалар үстергән чакта да: “Балаларыгыз белән 3 яшькә кадәрле русча сөйләшегез”, – дия иделәр. Шулай булса да, балалар, оныклар белән туган телебездә аралаштык. Әйдәгез, бүгеннән башлап балалар-оныкларыбыз белән гел татарча гына аралашыйк”, — диде. Тамашачылар арасында балалары, оныклары белән килүчеләр дә бар иде. Милли моңнарыбызның ул балаларның күңелләренә сеңеп калганына иманым камил.
Рәфилә Рәсүлева: “Без Сарапулга үзебезнең туган авылга кайткан шикелле киләбез. Әлбәттә, татарча сөйләшергә кирәк. Шушы чараларда балаларның күңелләренә азмы-күпме милли тәрбия орлыклары салына. Мондый чараларга йөрергә тырышыгыз”, – диде саубуллашу сүзендә.
Тамашачы бик канәгать булып кайтып китте. Ахырда берничә мил­ләттәшебезнең фикерләрен дә белештем.
Сарапуллыларга Илһам Фәррахов ярдәмендә яздырыл­ган 50 газетаны таратучы Гамбәрия Шәйхетдин кызы Шәяхмәтова: “Сарапулда 1972 елдан бирле торам. Үзем Әгерҗе районы Алга авылыннан. Ул авыл юк инде. Концерт бик ошады. Балаларга, җырчыларга зур рәхмәт. Тагын шулай килсеннәр. Тагын очрашырга язсын! Чакыручылар булганда, киләбез”, – диде. Ул дуслары, танышлары Мәүлидә апа Баһаветдинова, Фәй­мә Бәхтигәрәева, Тәнзилә Хәли­ул­линалар белән килгән.
Нәзирә Гарифуллина: “Нык ошады концертыгыз. Мин үлгәнче тагын килегез. Спектакльләрне яхшы уйныйсыз, күңелне ачтыгыз. Концерт­ларга элек йөрдем. Хәзер олыгайдым инде. 85 кенә. Менә бу юлы туганым алып килде. Күңел картаймый шул. Эх, яшь чагым булса”, – дип, сиптереп биеп тә җибәрде. Менә шулай, яшь барса да, күңел картаймый шул ул.

Безнең аралашканны күреп, Римма апа Чернеева да сүзгә кушылды: “Концерт бик яхшы, матур булды. Моңлы, милли җырлар белән үрелеп барды. Шул ук вакытта бик эчтәлекле һәм милли үзенчәлекләргә бай булды. Артистларга да, оештыручыларга да рәхмәт. Ешрак булсын шундый чаралар. Килсәгез, без тагын килер идек. Бар эш-мәшәкатьләрне онытып, рәхәтләнеп ял иттек”.
Үзенең язмалары белән безне сөендерүче штаттан тыш хәбәрчебез Асия Әхмәдиева: “Шундый рәхәт, авылча булды бүген. Барыбыз бер гаилә төсле, шундый җылы атмосфера хөкем сөрде. Күпме кешегә яшәү көче өләштегез. Мин дә мил­ләттәшләребезнең һәрберсен елмаеп каршы алам. Кешенең шуңа да күңеле була бит. Апа-әбиләр шулкадәр сөенеп киттеләр. Бик бай программа булды. Спектаклен дә, җырын да, шигырен дә тыңладык. Тамашачыларның кайберләрсен газета тараткан чакта, кайберләрен телефоннан шалтыратып та чакырдым. Таныш-белешләргә әйтештердем. Күбесе газетадан да укып белеп кил­гән.
Безнең Татар мәдәни үзәгендә укулар бара. Чаралар оеш­тырыл­ганда аларга ярдәм итәм. Берничә ел элек 20шәр бала йөри иде. Быел дистәгә дә тулмый, шунысы аянычлы. Без җыелыр урыныбыз булганга сөенеп туя алмыйбыз. Халык тормыш авырлыкларыннан онытылып, яшәү көче алып, бәхетле булып өенә кайтып китте. Бәхет өчен күп кирәкми бит”, – ди.
Бирегә өч балаларын алып кил­гән Алсу һәм Артур Камалиевлар мондый чараларны калдырмас­ка тырышалар. Алсу бу хакта: «Без гаиләбез белән килдек. Улларыбыз “Туган телем – иркә гөлем” конкурсында катнашып, диплом белән бүләкләнделәр. Без моңа бик шат. Малайлар белән өйдә татарча сөй­ләшәбез, татар концертларына, чараларына йөрибез. “Мин – татар!” – дип әйтергә оялмагыз, горурланыгыз дип тәрбиялибез.
Бүгенге балалар уйнаган спектакль дә безнең улларыбызга бик кызыклы һәм файдалы булды. Кечкенә кызыбыз да һәр чыгышны чәбәкли-чәбәкли карады. Мондый чаралар күбрәк булса, татар теле, гореф-гадәтләр ныгыр иде, халык та үз милләте, татарлыгы белән горурланыр иде», – диде.
Сарапул шәһәреннән Данир һәм Тимур Камалиевлар, Лилия Төхбәтуллина, Регина Хәлиуллиналар “Туган телем — иркә гөлем” фестиваль-конкурсын­да катнашып, җиңү яуладылар. Аларга дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Әлбәттә, мондый чаралар эзсез калмый. Югарыдагы фикерләрне ишеткәннән соң, һәр тамашачының күңелендә милләтебез, телебез белән горурлык хисләре уянгандыр бу көнне дип уйлый алабыз. Тамашаны оештырырга ярдәм иткән Сарапулда гомер итүче милләттәшләребез Зөлфәт Арслановка, Рифкать Шакировка, Таһир Маннанов, Асия Әхмәдиева, Флүдә һәм Фәнил Шәйхетдиновлар, Нурия Хәбибуллинага зур рәхмәт­ләребезне белдерәбез.
Газетабызның якын дусты, эш­мәкәр Зөлфәт Арслановның музей ачуы турында күптәннән белсәм дә, барып үз күзләрем белән күргәнем юк иде. Бирегә кадәр барып, күрми китеп буламы соң? Музей “Барс” сәүдә йорты бинасында урнашкан. Анда килеп керүгә үк, үзеңне татар йортына килеп кергәндәй хис итәсең. Ишектән үк Шүрәле белән Былтыр каршы алды. Биредә татар мохите сакланып калган. Анда һәр почмак аерым бер тематика буенча эшләнгән. Авыл йорты, миче, йокы бүлмәсе, бишекләр, милли киемнәр, кунак бүлмәсендә элекке патефон, радиоалгычлар дисеңме… Музейдагы кечкенә генә экспонат зур вакыйганы күзалларга ярдәм итә, әби-бабаларыбызның тарихын онытмаска булыша. Без татар халкы тарихына багышланган экспонатлар, кызыклы мәгълүматлар белән таныштык. «Шулкадәр экспонатны кайлардан ничек җыйды икән Зөлфәт абый?!» – дип, ис-акылларыбыз китте. “Музей – үлми торган тере тарих ул”, – дип, юкка гына әйтмиләр шул. Бик зур эш башкарган Зөлфәт абый Арслановка мең рәхмәт. Газета укучыларыбыз! Әгәр сезнең барып күргәнегез булмаса, ашыгыгыз! йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең хәерлерәк. Менә шундый файдалы һәм җылы очрашу-аралашу, зур бәйрәм булды Сарапулга сәяхәтебез.

Гөлнара Вәлиева.