Мин — шәһәрнең төп татары,
— ди үзе турында шаяртып Алена Костянко. Ләкин һәр шаяруда дөреслек тә бар. Алена рус милләтеннән булса да, анда чын татар рухы.
Алена белән мин студентлар советында таныштым. Ул Удмурт дәүләт университетының хокук, социаль идарә һәм куркынычсызлык институтының 4 курсында белем ала. Актив һәм позитив дустымның тормышны яратуына сокланып карыйм. Һәркем булачак һөнәрен үзе сайлый. Милләт һәм дин ягыннан да шулай, дип уйлыйм. Дустым татарлар тормышында кайнап яши. “Миңа “Иман” татар яшьләре берлеге оештырган бер чарада катнашырга тәкъдим иткәннәр иде. Шуннан соң мин алардан аерыла алмадым. Ни өчен нәкъ менә “Иман” дип сорасагыз, күңелемдә татар халкына карата ихтирам, ярату хисе булганга дип җавап бирер идем”, — ди Алена. Гомумән, аның актив эшчәнлеге моның белән генә тәмамланмый. “Мин Удмуртия Республикасының милли-мәдәни оешмаларының “Бергә” яшьләр ассоциациясе әгъзасы да. Шулай ук “Яшьләр гвардиясе” Россиякүләм иҗтимагый оешманың Удмуртиядәге региональ штабы вәкиле. Әлеге оешмаларда яшьләргә патриотик тәрбия бирелә, өстәмә белем алырга була. Мин дә яшьтәшләрем белән эшләргә яратам. “Хокук территориясе” сменасында лидер, яшьләрне сайлауларда катнашырга чакырам, студентлар белән эшлим, социаль мөһим акцияләрдә катнашам”, — ди дустым.
Яраткан шөгыльләрен башкарырга буш вакыт та таба Алена. “Тормышымны спорттан башка күз алдына да китермим. Бераз эштән арыныр, ял итәр өчен мультфильмнар карыйм. Шулай ук рәхәтләнеп татар җырларын башкарам”, — ди ул.
Алена Костянко — исемендә дә, фамилиясендә дә татарлык ярылып ятмый, югыйсә. Тик бу башка милләт мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләре белән танышырга, кызыксынырга ярамый дигән сүз түгел. Алена минем өчен үрнәк һәм шәһәрнең “беренче татар кызы” булып калачак.
Эльмира Миргалимова, Ижау шәһәре.