Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Мин тормышка гашыйк
29.08.2013

Мин тормышка гашыйк

Зөһрә Шәми кызы Камалиева  Минзәлә районы (хәзерге Тукай районы) Боерган авылында 1938 елның 1 сентябрендә туган. Балачак, үсмер еллары шатлыгы аз, михнәте күп елларга туры килсә дә, ул изге күңелле, корыч ихтыярлы, җырга, шигърияткә гашыйк булып үсә. Бик күп гамьле хикәяләр, күңелне җәлеп итәрдәй парчалар, нәсерләр, күңелнең иң нечкә кылларына кагыла торган шигырьләр иҗат итә. Алар үзенчәлекле, яшәү матурлыгы, яшьлек ихласлыгы белән сугарылган. Ул иҗат җимешләрен  балачактан алып бүгенге көнгә кадәр теркәп, көндәлек итеп алып бара, “Яңарыш” газетасы битләрендә бастыра. Авторның талантына сокланмыйча мөмкин түгел, тематика ягыннан да, әдәби алымнар куллану җәһәтеннән дә аның иҗаты күпкырлы. Зөһрә ханым тормышны, кешеләрне, туган илен һәм аның табигатен өзелеп ярата. Ә тормыш дәрьясында мәхәббәт хисләре, хыялларың, өметләрең белән канатланып, колач салып йөзү — үзе зур бәхет. Гаилә, тормыш тәҗрибәсе, зирәклеге, игелеклеге иҗаты белән бергә үрелеп, аның тормышын мәгънәле итә.

Зөһрә ханым милләтпәрвәр шәхес. “Үзен татар итеп хис иткән һәркем милләте өчен кулыннан килгән кадәр изге гамәлләр кылырга тиеш”, — ди ул. Моны үз үрнәгендә дәлилләп, күп еллар дәвамында яшәгән төбәгендә гомер итүче милләттәшләребезгә “Яңарыш” газетасын яздырып, атна саен тарата. Мөрәҗәгать иткән һәркемгә риясыз ярдәм итәргә атлыгып тора.

Каләмдәшебезне олуг юбилее белән чын күңелебездән котлап, сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез. Һәр аткан таң нурлары белән балкып торган йортыңа бәхет иңсен, илһам нуры сеңсен, Зөһрә ханым.

«Яңарыш» редакциясе хезмәткәрләре

 

Мин тормышка гашыйк

Һәр кешегә хәерле көн телим,

Мул уңышлар телим җиремә.

Зур шатлыклар телим дусларыма,

Тыныч тормыш телим илемә.

 

Тазалык бир, дим, сырхауларга,

Кояшлы көн телим гөлләргә.

Якты өмет телим яшь кызларга,

Миһербанлык телим ирләргә.

 

Изге уйлар белән янып яшим,

Изге теләкләрем таратам.

Мин тормышка гашыйк чын йөрәктән,

Мин, кешеләр, сезне яратам!

 

Үткәнемне барлыйм

Кечкенәдән эшне яраттым мин,

Сөенә идем йомыш кушсалар.

Сер бирмичә эчтән көенә идем,

Әгәр эштә мине узсалар.

 

Яшем җитмәсә дә, урак урдым

Сыгылмыйча ачлык, юклыкка.

Иңнәремә кыя-тау ауса да,

Сер бирмәдем авыр вакытта.

 

Бар да уртак булды, хәтта суны

Сусаучыга бүлми йотмадым.

Нинди авыр эшкә алынсам да,

Үтәп чыктым, йөзем чытмадым.

 

Әни мине назлы гына дәшеп,

Чәчләремнән сыйпап уятты.

“Эшне сөйсәң, халык зурлар”, -диеп,

Иртә торып эшкә озатты.

 

Тарлавыклар аша атлап йөрдем,

Авыр узды безнең балачак.

Тик белмәдем: кайда бәхет кошым,

Кайчан минем юлым уңачак.

 

Көмеш сулар челтерәп аккан чакта

Төпсез тарлавыкка юл тоттым.

Нәни былбыл өзелеп сайраганда

Мин эшемнән туктап җыр оттым.

 

Онытыла барса тормыш гаме,

Искә төшсә узган тарлавык.

Нур сирпелә керфек очларымнан,

Авыр уем бетә таралып.

 

Шигырь туган мизгел

Күктә йөзә мендәр ак болытлар,

Куакларда кошлар сайраша.

Яшел палас кебек куе үлән,

Табигатьтә сихри тамаша.

 

Җилфер-җилфер җилдә яшел яфрак

Дулкынланып үскән, таралып.

Җаным аша тулып хис агыла,

Яшәү дәрте кабына яңарып.

 

Бар табигать шулай елмайганда

Йөрәгемдә ялкын, кайнарлык.

Шул ялкынга манып шигырь язам,

Хис кәгазьгә төшә таралып.

 

 

Дәрья суы ташып җәелгәндәй

Илаһи моң иңә күңелгә.

Ярсу хыялларым белән катыш

Йөрәктә хис ташый, түгелә.

 

Шигырь туган мизгел күңелемнең

Иң бәхетле, нечкә чагыдыр.

Хыялларым аша үткәнемә

Кайтып киләм әле тагын бер.

 

Туган ягыма

Бөрлегәнле Ык ярлары аша

Күпме чакрымнар атладым.

Ап-ак дулкынында йөзеп үстем,

Синдәй матур җирне тапмадым.

 

Калын толымымны сыйпап үткән

Назлы җилем төшкә керәсең.

Балачагым калган туган ягым,

Чиксез илһам җанга бирәсең.

 

Әнкәм сөте аша җанга сеңгән,

Синең кадереңне мин беләм!

Туган ягым, чиксез гүзәллегең

Аңлата алмам бары тел белән.

 

«Картаясың!» — диләр

Мин чибәрдән түгел. Ләкин…

Сыр капласа битне капласын.

Тормыш сөйгән йөрәк таш булмасын,

Җан өшүдән Ходай сакласын.

 

Кайчак дуслар: “Картаясың!” — диләр,

Табигый хәл, гаҗәп эш түгел.

Һәркемгә дә килә торган хәл бит,

Сабыр ит, дим, ныгый төш күңел.

 

“Бу җиргә мин нигә килдем?” — диеп,

Баш ватмыймын юкка уфылдап.

Яшәү максатымның дәвамчысы —

Оныкчыгым үсә тупырдап.

 

Гомеренең көзгә агылуын

Тоеп яши кеше тумыштан.

Гомер мәңгелеккә бирелмәгән,

Сабыр итү кирәк язмышка.

 

Яшәү бит — ул бәхет, ялкын, көрәш,

Сүндермәскә кирәк учакны.

Моңсыз, хиссез узсам гомеремне,

Сөймәс идем аны шул чаклы.

 

Яшәеш ул сабан туе түгел,

Аз да кебек түгел, артык та.

Ходай биргәненә разый булып,

Риза булып яшим картлыкка.

 

Ашыкма

Юк, ашыкма, якты йолдызым,

Китәргә дип, күңелем күгеннән.

Туган җирнең синдәй гөленнән

Дөньям сихри ямьгә күмелгән.

 

Болын чәчәкләре, печән исе

Чәчләреңнән һәрчак аңкысын.

Кыенлыклар килгән чакларда да

Елмаюың миңа хак булсын.

 

Назлы карашларың нурында

Җемелдәсен төпсез зәңгәр күк.

Якты йолдыз, сүнмә, мәңге ян,

Синнән башка җанга рәхәт юк.

 

Синең гүзәллекне сандугач

Җырларында мактап җырласын.

Тавышыңны челтер чишмәләр

Юлларында туктап тыңласын.

 

Кояш булып кал син күңелемдә,

Ышанычың шунда акланыр.

Күзләреңнең сөю яктысы

Йөрәгемдә мәңге сакланыр.

 

Язмышым чыбыркысы

Һич зарланмыйм, иңгә салам

Язмыш биргән авырлыкны.

Тормыш мине чыныктырды,

Бирде көчне, сабырлыкны.

 

Язмыш — явыз чыбыркылый,

“Бераз түз син”, — дия белми.

Ыңгырашмыйм, бөгелеп төшмим,

Бирешәсем һич тә килми.

 

Сабыр итмәү — иң көчсезлек,

Авырлыкка түзсен кеше.

Бу дөньядан киткәндә дә

Матур булсын соңгы эше.

 

Бу дөньяда, уйлап баксаң,

Көн дә яңа югалтулар.

Ирек бирми, саклый мине

Авырлыклар алда, диеп,

Үз-үземне юатулар…

Югалтулар… юатулар…

 

Дусларыма

Дусларым күп, рәхмәтлемен,

Гөл сибәләр юлларыма.

“Ялгыз калдым”, — дигән идем,

Ялгышканмын уйларымда.

 

Яхшылыкның кадерен беләм,

Шаһит моңа һәрбер үлән.

Тормыш җаен тапмаганда

Киңәшәмен сезнең белән.

 

Дус-ишләрем яхшы булгач,

Мин ташкыннан булам көчле.

Җаным олы, йөрәгем пакь,

Һавадагы аккош төсле.

 

Ачы язмыш сынады шул,

Салкыннардан йөрәк туңды.

Авыр йөкне күтәрергә

Ярый әле, дуслар булды.

 

Ялгызлык

Көзен килгән соры көннәр сиңа

Сала калса кайгы карасын.

Ялгыз калып утлар йота күрмә,

Якынайт син юллар арасын.

 

Күңелләргә шатлык килеп керсә,

Кайчакларда каушап каласың.

Шатлыгыңны бүлеш минем белән,

Ерак, димә, юллар арасын.

 

Еллар дулкынында чайкалганда,

Хисләр уртак булса, югалмам.

Сагышларга, кайгыларга түзәм,

Ялгызлыкка гына чыдамам.

 

Гомер көзе

Әллә ничек, бик тиз узды гомер —

Әйтерсең лә шаян дулкыннар.

Артта калган дәртле яшьлегемә

Алып китә мине уй-моңнар.

 

Әллә ничек, хәтерләтә барысын

Көзге елак яңгыр яуганда.

Актарыла хисләр, ә күзләрдән

Әллә яңгыр, әллә яшь тама.

 

Әллә ничек, бик тиз узды еллар —

Каршы алам гомер көзләрен.

Көндез шәм яндырып эзләсәм дә,

Таба алмам яшьлек эзләрем.