Мин татарча сөйләшәм!
1 май көнне “Иман” татар яшьләре берлеге Ижау шәһәрендә “Мин татарча сөйләшәм” дигән акция уздырды. Оешманың барлык яшьләре “Иман” татар яшьләре берлегенең әләме, “Мин татарча сөйләшәм!” дигән плакат, Татарстан байрагын тотып, бәйрәм уңаеннан оештырылган демонстрациядә катнашты. Мондый чара беренче тапкыр 2005 елда Казан шәһәрендә “Үзебез” дип аталган креатив хәрәкәт инициативасы белән уздырылган. Оештыручылар мондый чараны, татар телен популярлаштыручы иң җанлы акция дип саный. “Иман” татар яшьләре берлеге исә бу акцияне татар милләте, татар яшьләре барлыгын күрсәтү максатыннан оештырган.
“Безгә демонстрациягә килгән башка кешеләр дә кушылдылар. Татарча рәхәтләнеп биеделәр, видеога төштеләр, татар телендә аралаштылар, хәтта Габдулла Тукайның иҗатыннан цитаталар китерүчеләр дә булды. Акция азагында безгә 50дән артык татар телендә аралашучы милләттәшебез кушылды”, — ди “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Ринат Фәйзуллин. Димәк, чара нәтиҗәле булган. Яшьләрнең Үзәк мәйданга чыгып, “Мин татарча сөйләшәм!” дип кычкырып әйтә алуы гына да үзе ни тора бит!