Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Мин татарча сөйләшәм!
3.05.2017

Мин татарча сөйләшәм!

26 апрель — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Аның туган көнен татарлар дөньяның һәр почмагында зурлап билгеләп үтәләр. Төрле чаралар, акцияләр уздыралар. Удмуртия татар яшьләре дә читтә калмадылар, без “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында төрле чаралар уздырдык.
«Иман» татар яшьләре берлеге әлеге акцияне ике этапка бүлде. 25нче апрель көнне “ЛИФТ” шәһәр проектлары штабында татар телендә “Кияү балакай” фильмын карау оештырылды. Әлеге фильм Англиядә туып-үскән татар егете турында. Беркөнне ул Интернетта “Татар кызлары” дигән сылтама таба. Кызларның гүзәллегенә исе китә егетнең. Ә берсенә егет гашыйк та була. Әлеге кыз белән бераз язышкач, ул гүзәлкәйнең туган авылына кунакка кайта.
Акциянең йомгаклау этабы Халыклар дуслыгы йортында узды. “Иман” татар яшьләре берлеге яшьтәшләренең татар телен, мәдәниятен никадәрле камил белүләрен тикшерү өчен интерактив уен уйнадылар. Шулай ук “Кияү балакай” фильмы буенча фикер алышу узды.
“Мин татарча сөйләшәм” акциясен узган елны да шундый форматта уздырган идек. Мондый чараларда татар яшьләрен тагын да күбрәк күрәсебез килә. Без үз традицияләребезне белеп, туган телебездә аралашып яшәргә омтылырга тиешбез. Әлеге кызыклы акцияләрне яшьләрне татар милли хәрәкәтенә тарту өчен бер адым дип саныйбыз.

Гөлфия Әхтәмова, Ижау шәһәре.