Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Мин татарча беләм!
10.05.2018

Мин татарча беләм!

26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге китапханәдә бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне уңаеннан бишенче тапкыр “Мин татарча беләм” акциясе узды. Акциянең максаты — татарча дөрес язарга өйрәнү һәм сөйләшү. Әлеге акция шулай ук милләттәшләребезнең телебезне күпме дәрәҗәдә белүен дә күрсәтә.
Акция ул көнне матур бәйрәмгә әйләнде. Аның беренче өлешендә милләттәшләребез язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең фәнни мәкаләсенең бер өзеген диктант итеп яздылар. Һәрвакыттагыча диктант язучылар арасында өлкәннәр күп, яшьләребез аз иде. Югыйсә, телебезне белү, өйрәнү яшь буынга кирәгерәк. Ел саен әлеге акциягә теләп катнашучы 107нче балалар бакчасы тәрбиячеләренә рәхмәт белдерәсе килә. Икенче өлештә диктант язучыларга өй эше итеп төрле темаларга сочинениеләр язарга тәкъдим ителде. Иң яхшы эшләр “Яңарыш” газетасында басылып чыгачак. Әлеге темаларны газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. Сез дә әлеге темаларга мәкаләләрегезне редакциягә җибәрә аласыз.
1. Мин кулыма китап алам… Р. Миңнуллин
2. Тормыш безне сыңар кулы белән кыйный,
Ә икенче кулы белән сөеп тора.
Фәнис Яруллин
3. Җирдә миңа ни кирәк?
(Шәүкәт Галиев иҗаты буенча)
Көз көне китапханәдә шәҗәрә бәйрәме үткәреләчәк. Әлеге бәйрәмгә дә түбәндәге темалар буенча мәкаләләр яза аласыз.
1.“Гаиләм язмышы — илем язмышы” .
2.“Безнең нәселдә олы шәхесләр”
3. «Минем шәҗәрәм».
4. “Минем гаиләм».
Өченче өлештә “Бәхет” ансамбле катнашучыларга бик матур концерт номерлары бүләк итте. Аларга акциядә катнашучы өлкәннәребез дә кушылды, матур җырлар, Габдулла Тукай шигырьләре яңгырады. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр белән беррәттән һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп торганлыгын тагын бер кат раслады.

Рәфилә Рәсүлева.