Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Мин ни өчен Олимпия утын йөртергә лаек?
7.11.2013

Мин ни өчен Олимпия утын йөртергә лаек?

Минем балачагымның иң якты хатирәләренең берсе – 80нче елгы Дөньякүләм Олимпиада.  Дөресен әйтәм – ул спорт ярышлары белән генә түгел, Мәскәүдән бик ерак урнашкан кечкенә шәһәребезнең матур итеп бизәлүе, һәрбер кешенең кәеф күтәренкелеге белән бәйрәмне көтеп алуы белән дә ямьле иде. Без ул вакытны Таҗикстанда яши идек. Олимпия билгесе булган биш божраны һәм кулына янып торган факел тоткан Олимпия Аюын биек тау итәгеннән узган җәяүлеләр йөри торган юл буена урнаштырдылар. Олимпиада дәвамында  төннәрен төрле төсләрдәге әлеге боҗраларның җемелдәве һәм Олимпия утының януы тау итәкләрен яктыртып торды.

Балачак артта калса да, хәтеремнән әлеге күренеш җуелмады. Олимпия утын үз кулымда тотып йөртү мөмкинлеге барлыгын белгәч, конкурста катнашып, үземне сынап карарга булдым.

Балачакта әти-әнием энекәшем белән мине ял көннәре саен тауларга алып менә иделәр. Кышын без анда туйганчы чана, чаңгы шуа, рәхәтләнеп карда аунап уйный алдык. Табигать кочагында ял итәргә күнектергәннәре өчен мин әти-әниемә зур рәхмәтле. Хәзер үзебез дә аз гына буш вакытыбыз булдымы, балаларыбыз белән урманга ашыгабыз. Кышын чаңгы, тимерьаякларда шусак, җәен су буеннан кайтып кермибез. Шушы мизгелләребезне истәлеккә фотосурәткә төшереп калдырырга яратабыз: бергә уздырган бәхетле мизгелләребезне матур истәлек итеп саклыйбыз. Күптән түгел  кызым балалар бакчасында Сәламәтлек көненә карата уздырылган плакатлар бәйгесендә катнашып, аның иҗат эше беренче урынны алды.

Ә үземнең карсыз, кышсыз  җылы якта туып үсеп, 35 яшемдә тимерьаякларга басып шуарга өйрәнүемне зур шәхси җиңүем итеп саныйм мин. Хәзер кышны ансыз күз алдына да китермим.

Моннан тыш, көн дә, нинди генә һава торышы булуына карамастан, мин эшкә җәяү йөрим. Миннән күреп, берничә хезмәттәшем шулай ук җәяү йөри башлады. Кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүемә бик шатмын.

Әйе, минем кычкырып әйтерлек җиңүләрем, дөньяга танылган бөек исемем юк. Мин — гап-гади кеше. Әмма минем тормышым яшәү шатлыгы белән тулы, балаларымның һәм ата-анамның сәламәт булуы, көр күңелле изге күңелле дусларым – алар минем бер нигә дә алыштырмас бәхетем. Һәм Олимпия факелын йөртергә дә үземнең (илебезнең һәр кешесе кебек үк) лаек икәнемә чын күңелдән ышанам. Чөнки без инде җиңүче – Россиядә Олимпиаданы кабул итеп алу хокукына ирештек!

Алсу Әхмәдиева, Ижау шәһәре