Мин булмасам, кем эшләр?
Редакциягә газета алырга ходунки белән килеп йөрүче, язмыш алдында сыгылып төшмәгән көчле рухлы Римма апага сокланмый мөмкин түгел. «Яңарыш» газетасын яратып, хөрмәт итеп укучыларның берсе ул. Без ике аяклылар каядыр барырга ялкауланып торабыз, ә ул авыр дип тормый, һәр атнаны редакциягә килә. Беркөнне Римма апа белән якынрак танышырга булдык. Зиһене ачык, хәтере яшьләрнеке кебек. Татар хатын-кызларына хас булганча, ипләп кенә йомшак тавыш белән сөйләшә ул. Аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә, чөнки безгә, бүген дөнья көтүче яшьләргә төпле-акыллы сүзләр кирәк, бик кирәк.
Римма апа Әгерҗе районының Көчек авылында укытучылар — Гатаулла абый һәм Әминә апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әнисе Әминә апаның әти-әниләре Иж-Бубый мәдрәсәсендә укытучылар булып эшлиләр, ләкин бик яшьли сигез баланы ятим калдырып үлеп китәләр. Гатаулла абыйны әтисе мулла итмәкче була, ләкин шул вакытта авылга бер укытучы килеп, малайның укуга бик һәвәс икәнлеген күреп, аны Алабугага укытучылыкка укырга җибәрергә киңәш бирә. 12 яшьтән авылдан чыгып китеп, Гатаулла абзый башта бер сәүдәгәрдә самавырчы булып эшли, соңрак укытучылык һөнәрен үзләштерә. Практикага яшь егетне Ташкент каласына җибәрәләр, Римма исемле укытучы Гатаулла абзыйны русча өйрәтә, кызы Риммага да исемне аның хөрмәтенә куша. Көчек мәктәбендә директор булып эшләгәндә, ул кызын: “Бала яхшы укый, русча да өйрәнер”, — дип, Әгерҗегә укырга җибәрә. Үзе бик яшьли, 36 яшендә дүрт баланы ятим калдырып, якты дөнья белән хушлаша. Укуын тәмамлаган Римма апа Казанда укытучы һөнәрен үзләштерергә хыяллана, ләкин ул елны уку йортына үтә алмый, бер ел Варклед-Бодья мәктәбендә математика-физика фәннәрен укыта, аннан техник училищега укырга керә. Язмыш укытучы булырга хыялланган кызны Ижау механика заводына алып килә. Тормыш иптәше Расим абый белән кулга-кул тотынып гомерләрен шушы заводка багышлыйлар, читтән торып Мәскәүдә белемнәрен күтәрәләр. Икесе дә монтажчы булып эшлиләр. Расим абый соңрак өлкән мастер булып, Римма апа инженер-технолог булып хезмәт куя. Мин Римма апаның хезмәт кенәгәсенә күз салам, анда исәпсез-хисапсыз мактаулы исемнәр…Үзем уйлыйм: нинди талантлы укытучы чыккан булыр иде Римма ападан! Ләкин кешегә үзе сайлаган хезмәте бәхет өстәгән икән, димәк, ул үзенең кирәклеген тоеп яшәгән, аның гомере заяга узмаган. Икесенең дә исемнәре завод тарихына багышланган китапка кертелгән. Бар иде шундый заманалар: заводта эшләү дәрәҗә иде, яхшы эшләгән өчен баштарак тулай торактан бүлмә бирсәләр, соңрак инде фатирын да бирәләр иде. Тормышларының иң матур чаклары — берсеннән-берсе акыллы ул һәм кыз үстерәләр. Алар да механика институтын тәмамлап, гаилә корып, балалар үстереп, олы тормыш юлына аяк басалар.
Ә тормышның сынаулары картлык көненә калган икән. Яшибез икән — сыналабыз дигән сүз. Кемгә байлык, дан-дәрәҗә биреп, кемнедер бәла-казалар аша сыный бугай язмыш. Иң элек, Римма апа 34 яшьлек энесен җирли, аннан уллары 46 яшендә якты дөнья белән хушлаша. Шул вакытта иптәше Расим абый инсульт кичереп, аяклары йөрми башлый. Римма апаны автобус бәреп, ике аягы имгәнә. Хастаханәләр… Операцияләр… Гаепле як ИПОПАТ акча түләргә тиеш булса да, әле ул күренми. Хәер, Римма апа аның өчен кайгырмый да: “Аякларым йөрсә, пенсияне биреп барсалар, миңа шул да җитә”, — ди ул. — Кешегә салынып ятмыйм, барлык эшне үзем эшлим, мин эшләмәсәм, кем эшләр? Аңа 2нче группа инвалидлык бирәләр. Белгәнебезчә, инвалидлар һәр ел саен инвалидлыкларын исбатлар өчен ВТЭК ишек төбендә сигезәр, унар сәгать, алай гынамы атналап чиратта азаплана. Әйтерсең лә өзелгән, имгәнгән кул-аяк яңадан үсеп чыга яки төзәлә дә дәүләтнең инвалидка бирелә торган пенсия акчасы әрәм була дип курка түрәләр. Калтырап торган, хәлсез аягында көчкә басып торучы инвалидның үз чиратын көтеп, тынчу коридорда көнозын ишек төбе сакларга мәҗбүр булуы берәүне дә борчымый…
Сына уларны тормыш иптәше Расим абый белән янәшә торып күтәрәләр. Сынмый-сыгылмый җиңеп чыгарга үзендә көч тапкан кеше ул Римма апа! Сокланырлык та, үрнәк тә алырлык!
Рәфилә Рәсулева.