Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Минутлар гомерне саклап кала
1.08.2019

Минутлар гомерне саклап кала

Удмуртиядә санитар авиация очышларын оештыру дәвам итә. Санитар авиацияне булдыруның максаты – авыр хәлдәге пациентларга кыска вакыт эчендә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү.
Узган атнада санитар авиация вертолеты белән Глазов районара хастаханәсенең пациентын эвакуацияләделәр. Ир икенче тапкыр миокард инфаркты кичереп, авыр хәлдә була. Табиб кардиологлар белән киңәшләшкәннән соң, авыруны вертолет белән Республика клиник-диагностика үзәгенә эвакуацияләү турында карар кабул ителә. Беренче Республика клиник хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме үзәге мөдире Алексей Калмыков: «Бу инде өченче очыш. Глазовтан Ижауга очу вакыты 42 минут тәшкил итте. Авыр хәлдәге пациентны оператив рәвештә хастаханәгә китереп җиткерү һәм кирәкле ярдәм күрсәтү бик мөһим. Минутлар гомерне саклап кала», — ди.
Республика тарафыннан «Сәламәтлек сак­лау» илкүләм проект кысаларында алынган «Ансат» вертолеты барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган. Борт сабыйларны, йөкле хатын-кызларны йөртү өчен дә яраклаштырылган. Вертолет теләсә кайсы җирдә — гадәттән тыш хәл булган очракта, трассага, авыл җирлегендә, стадионга, юл-транспорт һәлакәте урыны янында утырырга мөмкин, аңа махсус әзерләнгән мәйданчык таләп ителми. Бу — мөмкин кадәр тизрәк ярдәм күрсәтү, димәк, тормышны саклап калу дигән сүз.
Әлеге вертолетта 19 июльдә Можга район хастаханәсеннән беренче авыруны Республика клиник хастаханәсенә эвакуацияләделәр. 23 июльдә икенче пациент Игра район хастаханәсеннән аңсыз хәлдә эвакуацияләнә. Авыруларга вакытында ярдәм күрсәтелеп, аларның гомерләре сакланып калына.