Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Минем гаиләм һәм сугыш
18.06.2020

Минем гаиләм һәм сугыш

Безнең илдә миллионлаган совет кеше­ләренең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы геройларын искә алмаган бер генә гаилә дә юк. Бу сугыш һәр гаилә тарихында төзәлмәслек эз калдырды һәм күп кенә гади кешеләрне соклануга лаек булган чын каһарманнар итте. Шул авыр вакытта яшәгән әби-бабайларын, әти-әниләрен һәм туганнарын аерым бер дулкынлану һәм мәхәббәт белән искә ала.
Сугышның беренче көннәрендә үк безнең Исәнбай авылыннан гына да 350гә якын кеше “Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”, — дип, фронтка киткән, калганнар тылда хезмәт иткән.
Сугышта югалтулар кичермәгән һәм өмет­ләрен өзмәгән гаилә юктыр ул. Безнең гаиләдән Газиз Латыйп улы Ягъфаров, Нурмөхәммәт Латыйп улы Ягъфаров, Хәбибрахман Шәрәфетдин улы Ризванов, Фәүзия Хәбибрахман кызы Ризванова, Фәридә Хафиз кызы Корбангалина, башкалар бәхетен үзләренекеннән өстен куеп, туган илләрен саклар өчен, фронтка киткәннәр.
Мин тыныч вакытта тудым һәм сугыш дәһшәтен күрмәдем, әмма аның нинди коточкыч нәрсә икәнен китаплардан укып, кинолардан күреп, укытучы апалар сөйләгәненнән беләм. Ләкин миңа иң тәэсир иткәне – әбием Фәүзия сөйләгәннәре булды.
Сугыш башланыр алдыннан әбиемнең әни­се үлә, шул сәбәпле алар үги ана белән үсәләр. Әтисенең фронтка китүен ул хәтта аңламый да кала. “Әткәй белән печәнгә барган идек, кайтканда, артык арыганлыктан, йокыга талганмын. Иртән торуыма әти инде өйдә юк иде, — дип сөйли иде ул. — Ул вакытта өйдә әле үги әни бар иде. Озакламый «Бу алалар үскәч, мине карамаслар», — дип, үги әни дә китте”. Шулай итеп, кечкенә сеңелесе, ике абыйсы белән әбием өйдә ятим калалар. Шуны әйтәсем килә: сугыш чорында иң зур абыйсына — 14, үзенә 8 яшь, иң кечкенә сеңелесе нибары бер яшьлек кенә булган! Сугыш китергән хәсрәт-михнәтләрне, ачлык-ялангачлыкны, ятимлекне үз җилкәләрендә татыганнар алар. «Салкын, киярдәй киемебез юк, хәтта аш пешерергә казаныбыз да булмады, аны да мичтән кубарып алып киттеләр. Ике абыем, без ач булмасын дип, ат җигеп, колхозда эшләделәр. Өй эшләре минем өстә иде. Ярый әле, якында гына туганнар яшәде, булдырган кадәр ярдәм иттеләр”, — дия иде әбием. Ул аларга гомере буе бик рәхмәтле булды, догасыннан калдырмады.
Сугыш турында сорасаң, күпчелек кеше солдат хатлары турында сөйли. Әйе, фронттагы хәбәрләрне солдат хатлары аша белгәннәр. Уллары, әтиләре, бабаларыннан килгән хатларны һәрбер кеше күз карасы кебек саклаган. Ә миңа әбием беркайчан да хатлар турында сөйләмәде, алмаганнар, ахрысы. Күпме тилмереп көткәндер ул аларны! Әмма әтиләре шулай хәбәрсез югалган, аның үлеме турында да, кайда җирләнгәне турында да әбием белмичә калган.
Ул: “Бер дә онытмыйм, бервакыт урамда солдатны күрдем. Һәй, ул солдат шулкадәр шатланып бии иде, “Война закончилась! Война закончилась!” — дип җырлый иде үзе”. Урысча аңламый идем, әмма күңелем белән сугыш беткәнен аңладым”, — дип сөйли иде.
Аннан соң әбием бераз гына уйланып тора иде дә, миңа: «Хәзер сез бик бәхетле балалар, бар нәрсәгез дә бар. Илләр генә тыныч булсын, тырышып укыгыз, сәламәт булыгыз», — дип аркамнан сөя иде.
Әбием әтисен сигез яшендә соңгы тапкыр күрү сәбәпле, аның турында хатирәләре юк диярлек. Мин карт бабам турында күбрәк белергә өметләнеп, мәктәбебез музеена килдем. Музей җитәкчесе Гүзәл апа Зәйнуллина миңа бабамның фотосурәтен табып бирде. Минем сөенгәнемне белсәгез! Өйгә алып кайт­кач, әнием тизрәк әбигә күрсәтергә ашыкты. Әниемнең: “Әнкәй, кара әле бу сурәткә, таныйсыңмы, кем бу?” — дигән соравына әбием башта әтисенең туганын атады. Әнкәй аңа тагын бер кат игътибар белән карарга кушты, шунда әбием:“Әтекәем! Әткәй, син бит бу!..” — дип елап җибәрде. Шул вакыттан бирле карт бабамның фотосурәте әбиемнең өстәленнән төшмәде. Бу вакыйга мине бик хисләндерде, шуңа күрә мин сугышта катнашкан гаилә әгъзаларыбызның язмышы турында күбрәк мәгълүмат җыю теләге белән яна башладым һәм әкренләп бу эшемне дәвам итәм.
Безгә сугыш авырлыкларын күз алдына да китерүе кыен, чөнки без инде өченче буын балалары. Аллага шөкер, без әби-бабайларыбыз кебек үлем белән көн саен очрашмыйбыз, туганнарыбыз, якыннарыбыз тормышы өчен көн саен курку тоймыйбыз. Моның өчен без гомерләрен биргән 35 миллион кешегә бурычлы. Безгә тыныч тормыш бүләк иткән кешеләрне онытырга хакыбыз юк!

Илүзә Нәгыймова, Исәнбай мәктәбе.