Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Миләүшә – Европа чемпионы!
14.11.2012

Миләүшә – Европа чемпионы!

Хәзерге заман яшьләренә тормышта үз юлын табарга, максатларына ирешергә барлык мөмкинчелекләр дә, шартлар да бар. Тик моны аңлап, һәр мөмкинчелектән кулланып калырга тырышырга гына кирәк. Шуңа да бүгенге көндә яшьләрне ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Беренчесе, киләчәк турында уйламыйча, бүгенге көн белән генә яшәп, кәеф-сафа корып йөрүне өстен күрүчеләр булса, икенче төркемгә үз-үзенә шөгыль табып, үз алдына максатлар куеп, уңышка ирешер өчен бөтен көчен, тырышлыгын бирүче яшьләрне кертер идем. Тырышлыгы, сабырлыгы, уңганлыгы, чиксез ихтыяр көче белән башкалардан аерылып торучы, 17 яшендә генә булуына карамастан, бүгенге көндә спорт мастеры исеменә лаек булган Әгерҗе районы Көчек авылы кызы Миләүшә Гыймранова да шундыйларның берсе. Миләүшә белән якыннан таныш булмасам да, алар йортына аяк басуга, әлеге гаиләнең ачык йөзе, киң күңеллелеге безгә күптәнге танышлардай аралашырга, яшүсмер кызның спорт күгендә яулаган уңышларының сере нидә булуын белергә мөмкинчелек бирде.

Миләүшә бүгенге көндә Көчек урта мәктәбенең 11нче сыйныфында белем ала. Телгә оста, актив, бар яктан да уңган-булган, талантлы кызның шөгыльләре күп булса да, иң яратканы дип, кул көрәшен атый ул. “Армспорт белән, иң элек, апам Гүзәл шөгыльләнә башлады. Аның ярышларда яулап кайткан медальләрен тагып, “Эх, мин дә шулай җиңеп кайтсам иде”, — дип хыяллана идем. Әлеге спорт төре белән шөгыльләнү теләгем көчле булганлыктан, мин дә әтиемнән һәм апамнан төрле күнегүләр, алымнар өйрәнә башладым”, — ди Миләүшә. Үз өстендә күп эшләп, кул көрәше серләрен өйрәнгәч, 14 яшендә Миләүшә тәүге тапкыр район ярышында катнаша һәм беренчелекне яулап кайта. “Беренче җиңүем спорт өлкәсендә ирешкән барлык уңышларымның да башлангычы дияр идем, чөнки әлеге ярыштан мин канатланып, сөенеп, алга таба да яңа үрләр яулау максаты белән кайттым”, – дип, тәүге җиңүен искә ала ул. Аннан соң, Миләүшә Татарстан беренчелегендә катнаша һәм монда да сынатмый, беренчелекне яулап, Татарстан чемпионы була. Шулай ук ул “2011 елда Татарстанның иң яхшы спортчысы” исеменә лаек. Алга таба Миләүшәне яңа үрләр, яңа җиңүләр көтә. Идел буе федераль округының Түбән Новгород шәһәрендә узган ярышларда шулай ук беренчелекне яулап, Россия күләмендә узучы ярышларда катнашырга мөмкинчелек ала. Брянск шәһәрендә узган ярышларда үз яшьтәшләре һәм зурлар арасында беренче урыннарга лаек булып, ике алтын медаль яулый. Ике тапкыр Россия чемпионы булган Миләүшә Тљркиянең Кемер шәһәрендә узган Европа чемпионатында катнашып, алтын һәм көмеш медальгә лаек була. «Җиңүчеләр рәтендә алтын медаль тагып, Россия гимнын тыңлаганда, чиксез дулкынлану хисләре кичердем. Бу минем өчен, чын мәгънәсендә, зур җиңү иде. Мин әлеге җиңүемне әти-әниемә, туганнарыма, дусларыма һәм, әлбәттә, Әгерҗе районына багышладым”, – ди Европа чемпионы. Ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп калмыйча, Миләүшә алга таба яңа үрләр яуларга омтыла. Әлеге елның сентябрь аенда ул Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә узган дөнья чемпионатында үз көчен сынап кайта.

Нәфис гәүдәле, гади авыл баласының армспорт өлкәсен яулап, спорт күгендә якты йолдыз булып яну бәхетенә ирешүнең сере белән уртаклашуын сорагач, Миләүшә: “Авыл баласы чыныгып үсә, беркайчан да тик тормый, һәрвакыт хәрәкәттә. Яз-көз айларында бакча эшләре булса, җәен печән әзерлисең, кышын кар көрисең. Бик рәхәтләнеп корт та карыйм, бер эштән дә куркып тормыйм, барсын да теләп башкарам. Минемчә, авыл баласының көчлелеге дә шундадыр. Спорт вакытны дөрес бүләргә өйрәтә, ихтыяр көче тәрбияли. Шуңа да мәктәптә дә сынатмыйм, төрле чараларда катнашам. Уку белән спорт бер-берсен тулыландыралар гына. Кеше үз өстендә эшләп камилләшә ала. Һәрвакыт үз-үзеңә ышанып, максат куеп, алга барырга кирәк”, — ди. Әйе, Миләүшәнең ирешкән уңышларында әти-әнисенең дә роле зур, чөнки алар кызларының спортка булган омтылышын дөрес аңлап, бүгенге көндә аның өчен барлык шартларны да булдырырга тырышалар. Бу хакта Миләүшәгә көн дә шөгыльләнү өчен әтисе үз куллары белән ясаган кул көрәше өстәле, җайланмалар сөйли. Ә әлеге тырышлыкларның нәтиҗәсе булып, өй түренә эленгән, Миләүшәнең берничә ел дәверендә яулап алган дипломнары, медальләре һәм кубоклары тора. Әлеге медальләрнең киләчәктә тагы да артачагына иманым камил, чөнки Миләүшә күптән түгел районда узган ярышта беренче урынны яулап, Казанда узган Татарстан беренчелегеннән тагын бер алтын медаль, диплом һәм кубок белән кайткан. Бүгенге көндә Миләүшә, гыйнвар аенда узачак Идел буе Федераль округының Түбән Новгород шәһәрендә узачак ярышларына әзерләнә. Алга таба аны Европа һәм дөнья чемпионаты көтә.

“Һәркем сәламәт яшәү рәвеше алып барып, үз-үзенә шөгыль табып, вакытын юк-барга сарыф итмичә, алга таба максатларына ирешсен иде. Тормышта дөрес юлны табу һәркемнең үзеннән тора”, — ди Миләүшә.

Ләйсән Әхмәтова