Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Милләт җаны – авылда
24.03.2022

Милләт җаны – авылда

16-18 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уздырды. Быел әле чарага Россиянең 40 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкиле һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды. Иң күп кеше, елдагыча, күршеләребез Башкортстаннан иде. Аннан 68 делегат катнашты. Удмуртиядән әлеге җыенда 13 делегат катнашты.

Ничек авылны сакларга?

Беренче көнне авыл эшмә­кәр­ләре фикер алышу мәйдан­чык­ларында эшләде. Татар авылларында милли тормыш һәм рухи тәрбия, заманча инновацион тех­но­логияләр ярдәмендә җиләк-җи­меш культураларын массакүләм үстерү, татар халкының традицион тәрбия системасын торгызу һәм яшьләрне базар шартларында эшмәкәрлек идеяләрендә тәрбияләү, авыл эшмәкәрләре җи­тештергән продукцияне эшкәртү һәм сату мәсьәләләре хакында фикер алышты алар. Мин “Татар авылларында милли тормыш һәм рухи тәрбия” исемле мәйданчыкта катнаштым. “Кайда гына яшәсәң дә, авылыңның нигезен саклап калу өчен, син нәрсәдер эшләргә тиеш”, – дигән фикер еш яңгырады. Бүгенге көндә авылның проблемасы күп. Авыл картайды, яшьләрне ничек авылда калдырырга? Авылында бер генә дә яшь кеше булмаганнарга нишләргә? Тәтеш районыннан Рима Сафиуллова шәһәрдән кайтып, авылда эшмәкәрлек эшен җәелдереп җибәреп, халыкны эшле итеп, авыл халкы өчен төрле чаралар үткәрүен бәян итте. “Бүгенге көндә бездә эшчеләр җитәрлек, җәйгә студентлар кайтып, үзләре акча эшли. Халык белән бергәләп, төрле милли чаралар үткәрәбез, шуңа күрә яшьләр дә кызыксына”, – диде ул. Шул ук вакытта күп кенә делегатлар мәктәпләрдә көрәш буенча тренер ставкасы булмавын, мәдәният хезмәткәрләренең авылларда тиешенчә хезмәт куймавын искәрттеләр. Әлеге мәйданчык Мәдәният министрлыгында үткә­релсә дә, фикер алышуда мәдәният белгечләренең катнашмавы күп­ләрне борчуга салды. Югыйсә, милли тормыш, рухи тәрбия нәкъ менә мәдәният эшчеләреннән башлана бит…

Буа районына сәяхәт

Икенче көнне сәяхәтебез Буа районына булды. Район тарихына күз салсаң, 1780 елның 15 сентябрендә Екатерина II Указы белән, XVIII гасыр башында ук, ал­павыт утары булган авыл урынында, Буа — өяз үзәге барлыкка килә. 1920 елда өяз тормышында зур вакыйга була. Өязнең зур өлеше – яңа административ атамалы – Буа кантоны Татар Автономияле Совет Рес­публикасына кушыла. 1930 елда, кантоннар бетерелү сәбәпле, Буа районы оеша. Бүген Буа районы – динамик үсештәге аграр сәнәгать район, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өлкәсендә лидерларның берсе, Татарстан Республикасының Идел аръягы тө­бәге үзәге. Районда 45 728 ке­ше яши. Шуларның 65% – татарлар, 21% – чувашлар, 14% – руслар һәм башка милләт вәкилләре. Барысы да бердәм тату гаилә булып яши. Бүгенге көндә шәһәрдә төрле заводлар, комбинатлар уңышлы эшләп килә. Буа муниципаль районы авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча Татарстан Республикасының иң яхшы аграр районнары биш­легенә керә һәм сөт, ашлык, шикәр чөгендерен җитештерү буенча алдынгы урыннарны яулый. Авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 120,5 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән сөрүлекләр – 99,6 мең гектар. Район авыл хуҗалыгы оешмалары бөртекле культуралар үстерүдә зур уңышларга ирешә. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагы 3 агрофирма, 104 крестьян-фермер хуҗалыгын, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять рәвешендә эшчәнлек алып баручы 8 мөстә­кыйль хуҗалыкны, ачык акционерлык җәмгыятен һәм җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативын бер­ләштерә. Соңгы елларда крестьян -фермер хуҗалыклары саны арта. Бу аларның «Яшь фермерларга ярдәм итү», «Агростартап», «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» кебек Хөкүмәт программаларында катнашуы белән дә бәйле. Соңгы елларда гаилә династияләре киң таралыш алган. Шулай итеп, районда 10 гаилә династиясе барлыкка килгән. Алар барысы да үсемлекчелек белән шөгыльләнә, моннан тыш, 3 гаилә династиясе – яшелчә үстерү, 2 гаилә династиясе – җиләк-җимеш һәм җиләк культуралары үстерү белән, 2 гаилә динас­тиясе ат үрчетү белән шөгыльләнә. Киләчәктә 1 гаилә династиясе авыл туризмы өлкәсендә хезмәт күрсәтү буенча эшчәнлекне тормышка ашырырга планлаштыра. Буа районы Исәк авылында тегү цехы ачылышка әзерләнә. Биредә минераль ашламалар, төзелеш материаллары транспортировкалау өчен йомшак контейнерлар, капчыклар яисә “биг-беглар” тегү оештырылачак. 8 тегү машинасы сатып алынган. Шушы авыл кешеләре өчен 20 эш урыны булыр, дип кө­телә. Әлеге тегү цехы барыбызны да сокландырды. Иске бинаны төзекләндереп, авыл кешеләренә эш урыны булган биредә.
Бик-Үти авылында булып, без фермерлар Миләүшә һәм Җәмил Дәүләтшиннарның җиләк-җимеш бакчасы белән таныштык. 2017 елда, авылдан ерак түгел генә урында, җиләк-җимеш бакчасына нигез салганнар алар. 9 меңнән артык алма, 5 мең кура җиләге үсентесе, виктория җиләге утырт­каннар. Өч яктан наратлар белән уратып алынган көньяк җир элеккеге алма бакчасы урыны булган. Хәзер 550 гектар – аларның шәхси җирләре. Җәмил 2006 елда фермер хуҗалыгы оештырган. 15 елдан соң гаилә янә яшьлек хыялына әйләнеп кайткан. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан, Волгоград, Белгород, Тамбов, Пенза өлкәләренә барып, андагы интенсив технологияләр белән танышканнар. Безнең климатка туры килә торган үсентеләрне Тамбов һәм Чувашстаннан алып кайт­каннар. Ясалма сулык булдырып, сугару эшен тормышка ашырганнар. Хәзер алар җитештергән продукцияне кулланучылар бик күп. Без Илдар Гыймалов крестьян-фермер хуҗалыгында да булдык. Хуҗалык 2019 елның азагында төзелгән. Биредә кош-корт үрчетелә: тавык­лар, күркәләр, үрдәкләр, казлар. Проектның планында – кош үрчетү фермасы булдыру. Бүгенге көндә биредә 1200ләп кош-корт санала, 2021 елда 5 тоннадан артык ит җитештерелгән. Шулай ук Боерган авыл җирлегендә Хисамов Раил Заһит улының крестьян-фермер хуҗалыгына да сәяхәт ясадык. Ул 2015 елда «Начинающий фермер» программасы буенча грант откан һәм әлеге акчаларга атлар сатып алган. Маллар арасында «Русский» һәм «Литва тяжеловоз» токымлы атлар бар. Бүген аның хуҗалыгында 60 баш ат исәпләнә. Биредә малларга азык әзерләү өчен файдаланыла торган 35 гектар җир эшкәртелә. Хуҗалыкта казылык һәм башка төрле азык-төлек җитештерелә, алар авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә, шулай ук Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында сатыла.

Раил Садриев һәм театр

Буа муниципаль районы – Татарстан Республикасының зур мәдәни үсешкә ия булган уникаль регионы. Буада иң борынгы татар профессиональ театрларының берсе эшли. Аның 100 еллык юбилее 2017 елда билгеләп үтелде. XX гасыр башында ук башланган театр бүгенге көнгә кадәр яши һәм эшли. 2007 елның 30 мартында ТР Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән беренче профессиональ Буа дәүләт драма театры оештырыла.Театр үз мәйданында республиканың баш­ка төбәкләреннән һәм шәһәр­ләреннән театр коллективларын кабул итә. Үзе дә Татарстан, Россия төбәкләре, якын чит илләр буенча гастрольләрдә йөри. Раил Сад­риев инициативасы буенча, Буа театрында башка шәһәрләрдән килгән милли театрларның смотр-конкурслары, фестивальләре узып тора. Ел саен «Ният» татар ба­­ла­лар-яшүсмерләр театр кол­лективларының төбәкара фес­тиваль-конкурсы, «Буа: диалог киң­леге» Халыкара милли театрлар фестивале уза. Аның инициаторы, оештыручысы һәм җитәкчесе – Раил Садриев. Буа дәүләт драма театры күп кенә халыкара һәм Бөтенроссия фестивальләрендә катнаша. Театр – чын социомәдәни үзәк, якты проектларны тормышка ашыручы, төбәкнең һәм рес­публиканың мәдә­ни үсешенә ярдәм итүче иҗа­ди киңлек. Әйе, бу чыннан да шулай. Әлеге театрда беренче генә булуым түгел. Район гына булса да, биредә театр гөрләп, үзенә тартып тора. Театр җитәкчесе Раил Садриев үзе генә дә сәгатьләр буе авызына каратып тора ала, бу юлы да шулай булды!

Киләчәк – гаилә эшмәкәрлегендә!

X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарларыннан торган «Татар базары» күргәзмә-ярминкәсе һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуындагы пленар утырыш белән тәмамланды. Пленар утырышта буыннан-буынга күчеп килүче гаилә эшмәкәрлегенә басым ясалды. Килгән күп кенә гаиләләр моның үрнәге иде. Удмуртиядән барган делегатларыбыз арасында да мондый үрнәкләр бар! Эльза һәм Фирдинат Мәҗитовлар, Зөләйха һәм Фәрид Вәлитовлар инде бик күп еллар гаиләләре белән хезмәт куялар. Эльза Мәҗитова куйган хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнеп, Рөстәм Миңнеханов катнашында узган пленар утырышта президиумда утырырга лаек булды.

“Татар авылларында җирләрнең 75%ы эшкәртелми”

“Россиядә 4500 татар авылы бар. Шуларның 2000е – Татар­станда, 1500е – Башкортс­танда, калган 1 меңе – башка төбәкләрдә. “Бүген татар авылларында авыл җирләренең 75 проценты эшкәр­телми. Әлеге авыллар кара туфракта утырган. Бу – иң зур байлык. Ә икенчесе – су, өченчесе – өч буынны саклаучы хәрәкәт. Авыл эчендәге җир бүген – органика, барлык коммуникацияләр кергән иң кыйммәтле җир. Бу авылларны югалтабыз икән, без иң кыйбатлы органик җирләрне югалтачакбыз. Җире эшкәртелмәгән илнең баеп, алга киткәне юк әле. Дөньядагы бөтен кара туфракның 63 проценты – Россиядә. Ә без, татарлар, шушы кара туфрак өстендә яшибез. Бүгенге көндә бакчачылык начар үсеш алган. Шуңа күрә быел җыен кысасында беренче тапкыр «Бакчачылык һәм бакча культуралары» номинациясе гамәлгә кертелде. Россиядә бакчачылык юнәлешендә азык-төлекнең 12 проценты гына җитештерелә. Хәзер санкцияләр кертелгәч, җи­ләк-җимеш белән хәлләр начарланачак.
«Татар базары» күргәзмә-яр­мин­кәсендә «Сәламәт милләт» бло­гы эшләде. Пандемия безгә профилактика һәм терапиянең иң зур проблема икәнлеген күрсәтте. Татарларда мондый юнәлештә хәрә­кәт итүчеләр бар: болар себер, алтай, кырым үләннәре белән бәйле. Күргәзмәдә дәвалау һәм профилактика юнәлешендә җитештерү үрнәкләре тәкъдим ителде”, – диде Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев.

Рәфилә Рәсүлева.