Милләт улын югалтты…
7 июль иртәсендә редакциягә кайгылы хәбәр килеп иреште: Чувашстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов вафат булган. Ул 24 июньдә үпкә авыруы белән Чабаксар хастаханәсенә эләгә. 29 июнь көнне аңа инфаркт була, үпкәсенең берсе – 45, икенчесе 35 процентка зыян күрә, әмма табиблар аның исән калуына ышана. Тик Фәрит аганы аяусыз авыру алып китә…
Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов 1959 елның 1 ноябрендә Чувашстанның Комсомол районына караган Урмай авылында туган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укый. Мәдәният өлкәсендә эшли. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чувашия Республикасы Комсомол районындагы сәнгать мәктәбе директоры, Чувашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, Чувашстан Республикасының милли эшләр буенча совет әгъзасы, “Урмай — Зәлидә” дигән төрки дөньяның традицион мәдәнияте халыкара фестивале директоры. “Урмай моңы” татар яшьләре җыры фестивален (25 ел үткәрелеп килде), «ART-MADHIA» төбәкара фольклор фестивален (7 ел үткәрелде) оештыручы. Чувашиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Фәрит абый белән форумнарда, җыелышларда, фестиваль-конкурсларда еш очраша идек. Аның исемен атауга ул зур барабан, милли кием белән күз алдына килә. Бик тә талантлы, гади, эчкерсез, дин ягыннан да көчле шәхес иде. Татар дөньясында бик тә хөрмәт итәләр иде үзен. Киңәшен дә бирә, шул арада шаяртып та ала иде. Соңгы тапкыр февраль аенда Оренбург шәһәрендә очраштык. Оренбург татарларының милли-мәдәни мөхтәриятенең 30 еллык юбилее иде. Шул чакта Фәрит ага сәхнәгә менеп, автономия җитәкчесе Илдус Дәүләтовка үзенең яссы түбәле каракүл бүреген (ә аны татар дөньясында беренчеләрдән башлап ул кия башлады) бүләк иткән иде. Изге күңелле, игелекле кешенең урыны оҗмахта булсын. Аның исеме әле туар еллар да бик озак кабатланыр!
Рәфилә Рәсүлева.