Милләт сагында торучылар фикер алышты
9 февральдә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия идарәсенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Киңәшмәдә Можга, Глазов, Воткинск, Сарапул, Балезино, Якшур-Бодья, Кече Пурга районнарындагы милли-мәдәни автономия, татар иҗтимагый үзәге, татар мәдәнияте үзәге җитәкчеләре, әгъзалары, журналистлар, Милли сәясәт министры урынбасары Людмила Соковикова катнаштылар. Җыелышта 2015 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде һәм Татар иҗтимагый үзәгенә рәислеккә кандидатлар тәкъдим ителде.
2005 елның 12 декабрендә эшли башлаган Удмуртия милли-мәдәни автономиясе бүгенге көндә җирле иҗтимагый үзәкләр, дини оешмалар, федераль милли-мәдәни автономия, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан һәм Удмуртия хакимияте органнары, Ижау шәһәренең җирле үзидарә органнары белән тыгыз элемтәдә эшли.
Үз казаныбызда гына кайныйбыз!
Фикер алышулар мәдәният өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләрдән башланды. Удмуртиянең татарлар күпләп яши торган төбәкләрендәге мәдәни учакларда шөгыльләнүче ансамбльләр Татарстан, Башкортстан республикаларында, Киров өлкәсендә үткәрелүче фестиваль-конкурсларда катнаша алмауларыннан зарландылар. “Чөнки юл чыгымнарын мәдәният министрлыгы да, шәһәр, район хакимияте дә түләми, чыгыш ясау өчен менә дигән милли костюмнар да юк. Ә бит үзешчән сәнгать үз казанында гына кайнарга түгел, ул үзен күрсәтергә, башкаларны күрергә тиеш. Бу алга таба эшләү өчен этәргеч булып тора”, — дигән фикердә Кистем авылыннан Светлана Касимова. “Бүгенге көндә милли костюмнарны бары тик проектлар аша гына тегеп була. Ләкин әле ул проектның җиңеп чыгуы икеле. Шулай булгач, әлеге дә баягы хәйриячеләргә, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең ярдәменә генә ышанырга кала”, — дип хуплады аның сүзләрен күп еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы Резидә Миркасыймова. “Әйе, район-авылларда эшләүче оешмаларның проектлары җиңеп чыгуы икеле, шуңа күрә дә милли-мәдәни автономия аша республикакүләм проект язып, урыннардагы милли чараларны шул проект кысаларында уздырырга тәкъдим итәм”, — диде Рәмзия Габбасова.
Хәзерге заман укытучыларына 25 ел элек булган энтузиазм җитми!
“Бүгенге көндә 14 мәктәптә 859 укучы татар телен фән буларак өйрәнә, 3 мәктәптә факультатив буларак өйрәнелә. Шәһәребезнең 12нче, 55нче санлы мәктәпләрендә, Сарапул, Воткинск шәһәрләрендә инде ничәнче ел рәттән татар класслары ачылмый. Быел алар сафына Можга да өстәлде. Мәктәп директорлары, укытучылар моның сәбәпләрен яңа таләпләр буенча классларда укучылар саны 25тән ким булмаска тиешлеге белән аңлаталар. Татар классларына тиешле санда укучыларны җыярга БДИ да комаучалый икән. Эшләмәскә сәбәпләрне һәрвакыт табарга була. Бүгенге заман шартлары белән 25 ел элек татар класслары ачкандагы шартларны чагыштырсаң, җир белән күк арасы бит. Ләкин ул елларда укытучылар укучылар да җыя алганнар, горурланырлык белем дә бирә алганнар”, — диде Рәмзия Габбасова һәм милли оешма җитәкчеләрен үзләре яши торган шәһәр, район, авылларда балаларны ана телен өйрәтү эшенә җаваплы карарга чакырды. Әлеге җыелышта, чакырылуга карамастан, бер укытучының да катнашмавы да югарыда яңгыраган сүзләр дә хаклык булуы турында сөйли.
Тиздән — корылтай
Җыелышта катнашучылар Милли сәясәт министры урынбасары Людмила Соковиковага үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Ул үз чиратында җавап биреп, корылтайның Татар иҗтимагый үзәге Уставы нигезендә узарга тиешлеген искәртте. Март аенда узачак Татар иҗтимагый үзәгенең отчет-сайлау корылтаенда Татар иҗтимагый үзәгенә җитәкче сайланачак. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе әлеге урынга 3 кандидатура тәкъдим итә:
1. Ринат Фәйзуллин — 2012-2015нче елларда “Иман” яшьләр берлеге рәисе вазифасын башкарды, ИжДТУ доценты, икътисад фәннәре кандидаты.
2. Айрат Гайнетдинов — юрист, 2011-2013нче елларда Милли сәясәт министрлыгы белгече булып эшләде, бүгенге көндә полиция хезмәткәре.
3. Илсур Миннемуллин — Ижау шәһәрендә соңгы елларда “Автоградбанк”, “Ак Барс Банк” филиаллары җитәкчесе вазифасын башкарды. Бүгенге көндә шушы өлкәдә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.
Татар иҗтимагый үзәге тарафыннан әлегә бер генә кандидат күрсәтелә:
Алия Абдуллина — Халыклар дуслыгы йорты белгече, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, бүгенге көндә Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы.
Корылтайда сайланачак җитәкче бу урынга лаеклы шәхес булыр дип ышанасы килә.
Рәфилә Рәсүлева.