Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Милләтнең нигезе – гаилә, гаиләнең нигезе – хатын
24.04.2019

Милләтнең нигезе – гаилә, гаиләнең нигезе – хатын

Әлеге исем астында 18-20 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә II Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтае уздырды. Анда Татарстан Республикасы районнарыннан тыш, Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнашты (шул исәптән Удмуртиядән 9 кеше). Съездга иң зур делегация Башкортстаннан килгән. Катнашучыларның иң яшенә — 16, ә иң өлкәненә 74 яшь иде.

Тарихка күз салсак:

Бөтендөнья мөселман хатын-кызлары съезды беренче тапкыр 1917 елның 24 апрелендә Казанда уза. Анда тигез хокук өчен көрәшкә, Бөтендөнья хатын-кызлары берләшүгә өндәгән лозунглар була. Корылтайга Россия төбәкләре, Кавказ, Кырым, Төркия, Польшадан 90 делегат һәм кунаклар чакырыла. Корылтайны мәркәз бюро рәисе Хәдичә Таначева ача. “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы барлыкка килгәч, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы биш тапкыр уза.

“Милләт нинди — хатын-кыз шундый, хатын-кыз нинди — милләт шундый” .Фәүзия Бәйрәмова

II Бөтендөнья татар хатын-кызлары корыл­тае программасы кысаларында ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина “Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизын тәкъдим итте. Стратегия эскизын тәкъдим итү башланганчы, съезд делегатларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сәламләделәр. Бөтен дөньядан җыелган хатын-кызлар алдында танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да чыгыш ясады. Үз чыгышында ул милләтне, телне саклап калуда хатын-кызның мөһим миссия башкаруын әйтеп үтте.

“Чулпан” балалар бакчасында кунакта

Казан шәһәрендәге Совет районындагы 162нче “Чулпан” балалар бакчасында безне биредә тәрбияче булып эшләүче, Удмуртиянең Можга шәһәрендә 30 ел яшәгән “Яңарыш” газетасының дусты Надия Вәлиева каршы алды. Бу безгә дә, аңа да икеләтә сөенеч булды. Зал искиткеч матур итеп бизәлгән иде. Музыка уйный башлауга, залга милли киемнәрдән балалар керде, «Идел буе халыклары» композициясе, халкыбызның гореф-гадәтләре күрсәтелде. Күңелле кичә җыр-биюләр белән үрелеп барды. Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасы җитәкчесе Бриллиант Абдрахманова бакчадагы хезмәткәрләргә, балаларга зур рәхмәт әйтеп, “Яңарыш” газетасы нәшер иткән “Алтын йомгак” журналын тапшырды. “Без бүген әлеге балалар бакчасыннан ләззәт, җылылык алып китәбез. Үзебезгә бик күп яңа идеялар алдык һәм без аларны кайткач кулланып, тагы да яхшырак итеп тормышка ашырырбыз дигән уйлар туды”, — диде. Шулай ук алга таба ике бакча арасында килешү төзеп, хезмәттәшлек итү турында тәкъдим ясады. Кунаклар Надия Вәлиеваның балалар өчен иҗат ителгән китаплары, әлеге бакчада балалар өчен үткәрелгән чараларның методик әсбаплары белән таныштылар. Ахырда Удмуртиядән килгән Светлана Тимершина бакча хезмәткәрләренә, барлык делегатларга матур җырын бүләк итте. Казан шәһәрендә урнашкан балалар бакчасының матурлыгына, әлбәттә, сокландык. Ләкин безнең Ижау шәһәрендә урнашкан 107 нче балалар бакчасы аннан бер дә ким түгел дип горурландым!

“Татар малае -2019”, “Татар кызчыгы – 2019”

«Татар кызчыгы», «Татар малае» конкурсы Казанда икенче ел уздырыла. Быел сайлап алу турлары февраль аенда башланган. Барлыгы 150 бала катнаштып, ярымфиналга 38 малай һәм кызны сайлап алганнар. Финалга 16 бала чыккан.
18 апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында конкурсның финалы узды. 16 балага үз осталыкларын милли уеннар аша күрсәтергә туры килде. «Йөзек салыш», «Йомгак чорнау», «Чыбыркы» кебек уеннарда катнаштылар. Җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, такмаклар әйттеләр. Зал тутырып утырган гүзәл затлар аларның һәр чыгышын алкышларга күмделәр. Җиңүче балаларны Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров котлады һәм малайларга да, кызларга да дипломнар тапшырды. Балаларга велосипедлар да бүләк иттеләр. Моннан тыш, балаларның бер төркеменә “Шаян ТВ”дагы тапшыруларда катнашу мөмкинлеге бирелде. Калганнарына «Ялкын», «Сабантуй», «Тылсымлы куллар» журналларына ярты елга язылу бүләк ителде. Конкурста катнашучылар турында әлеге басмаларда мәкаләләр дә язып чыгачаклар. Конкурста Әгерҗе районы Девятерня авылы кызы Энҗемә Григорьеваның кызы Ясминәнең катнашуына шатланып, аның өчен җан атып утырдым. Гомумән, балаларның саф татарча сөйләшүләре, төрле яктан талантлы булулары сокландырды.
Хатын-кызга һәйкәл кирәк!
Съездның икенче көнендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында төп чара — пленар утырыш узды. Фойеда оештырылган кул эшләнмәләре күргәзмәсе беркемне дә битараф калдырмады. Биредә һәрнәрсәдән миллилек бөркелә: алкалар, калфаклар, милли бизәкле мендәрләр, сумкалар, аяк киемнәре, балалар өчен татарча китаплар, милли курчаклар, бизәнү әйберләре… Аларның барысын да Татарстанда яшәүче осталар эшләгән. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев делегатларга Татарстан Президенты сәламләвен җиткерде. Ханымнарны һәм туташларны Казанда зур сөенеч белән кабул итүен әйтте. Әдәбият галиме һәм танылган язучы Тәлгать Галиуллин гүзәл затларыбыз алдындагы чыгышын Тукайның «Татар кызларына» шигырен укып башлады. Алга таба галим төрле чорларда татар әдәбиятында үз сүзен әйткән язучы хатын-кызларны да санап узды. Бу исемлектә Гыйффәт туташ (Заһидә Бурнашева), Хәдичә Шаммасова, Саҗидә Сөләйманова, Лена Шагыйрьҗан, Нәҗибә Сафина, Фәүзия Бәйрәмова, Эльмира Шәрифуллина һәм башкалар урын алды. Тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Тәэминә Биктимерова тарих битләрен яңартып, 1917 елда оештырылган I съезд, аны оештыру шартлары, бу җыенда күтәрелгән проблемалар турында сөйләде. Шулай ук тарихчы быел Сөембикә ханбикәнең 500 еллыгы, бердәнбер хатын-кыз казыя Мөхлисә Бубыйның 150 еллыгы турында искәртеп үтте. Казанда хатын-кызларга куелган бер генә һәйкәл дә булмавын, күренекле шәхесләребез булган хатын-кызлар турында әдәби әсәрләр язылмавын, фильмнар төшерелмәвен әйтте.

“Калфак туе”

Күркәм гадәткә әйләнгән “Калфак туе” бу юлы Казанның «Әкият» курчак театрында узды. Бәйрәмнең кунаклары халкыбызның йөзек кашы булган үрнәк гаиләләрнең берсе — Нәкыя һәм Аяз Гыйләҗевлар гаиләсе иде. Нәкыя апа чын татар балалары, оныклары тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Гаилә ул — тәрбия чыганагы. Үзәктә һәрчак гаилә. Ирне ир иткән, тормыш юнәлеше биргән хатын-кыз. Без Аяз белән өч малай тәрбияләп үстердек. Хәзер инде өч улымның өч хатыны — өч киленем бар. Гаиләбездә катнаш никахлар юк. Татар ул — татар булырга тиеш, урыс — урыс булырга. Мин әйтмим, руслар, чуашлар әшәке дип, барысы да әйбәттер. Ләкин милләтләр кушылырга тиеш түгел”, — дип, үзенең үгет-нәсыйхәтен җиткерде Нәкыя ханым. «Мин татар дөньясына өч татар үстереп бирдем», — ди Аяз ага истәлекләрендә. Чыннан да, Гыйләҗевләр өч ир бала тәрбияләп үстергәннәр: Искәндәрләре — галим, тарихчы, Мансурлары — драматург, Рашатлары — табиб, эшмәкәр. Тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев үз гаиләсенең ниндидер уникаль гаилә булмавын әйтте. Үзләрен гади татар гаиләсе дип атады. «Без еш кына бу бала ничек матур сөйләшә дип сокланып карыйбыз. Рус баласы турында ни өчендер ничек матур русча сөйләшә дип әйтмибез. Татар баласының татарча сөйләшүенә гаҗәпләнми башлагач та, без үз максатыбызга ирешәчәкбез. Шул вакытта без зур, көчле, җаваплы милләт буларак формалашачакбыз”, — диде ул. Популяр драматург Мансур Гыйләҗев та үз гаиләсе белән таныштырып, үзенең ни рәвешле драматургия дөньясына чумуы хакында сөйләде, татар киносының киләчәге турында әйтеп узды һәм шулай ук татар хатын-кызларына үз киңәшләрен ирештерде (Сүз уңаеннан, кичен делегатлар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Мансур Гыйләҗевнең “Исәнмесез!” спектаклен тамаша кылды. Анда нәкъ гаилә, туганлык, хатын-кызның гаиләдәге роле тирән чагыла). Очрашу җыр- бию, остаханәләр белән үрелеп барды. Биредә шулай ук төбәкләрдә яхшы эшләүче “Ак калфак” оешмаларын билгеләделәр. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Бриллиант Абдрахманова укалы татар чигүе белән чигелгән калфакка лаек булды.

Соңгы сүз

Трибунадан яңгырамаса да, делегатларның үзара: “2012 елның 26 апрелендә Мәскәүдә II Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары съезды үтте бит инде, ник монысын да II съезд дип атадылар икән? Бердәмлек булмауны күрсәтә микән?” — дип фикер алышканнарына колак салдым. Россия мөселман хатын-кызлары оешмасы рәисе Наилә Җиһаншина үзе бу съездда күренмәсә дә, Пермьдә үткәрелгән “Мөселман дөньясы” IX төбәкара мөселман дөньясы форумында көзгә мөселман хатын-кызларының өченче корылтае узачагын хәбәр иткән иде. “Корылтайда хатын-кызларны эшле итү мәсьәләсе күтәреләчәк”, — диде ул. Минемчә, съездларның ничек аталуы, сан ягыннан ничәнче булуы түгел, ә милләткә файдалы булып үтүе мөһим.
Съездга килгән делегатларның калфак, күлмәк белән килүләре мәҗбүри иде. Арада чалбарлы бер-ике хатын-кызны исәпләмәгәндә, барысы да диярлек күлмәк, калфаклардан иде. “Ләкин безгә әле киемебездә дә милләтебездә булган тыйнаклык җитми, без килешле итеп киенә белмибез”, — дигән фикердә калдым. бу көннәрдә Татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова күп тапкырлар киенү ягыннан киңәшләр бирсә дә, бу безнең хатын-кызларыбызның колагына барып җитми, күрәсең. Съезд барышында төрле фикерләр яңгырады. Әлбәттә, тәнкыйтьләүчеләр дә бар, мактаучылар да. Ләкин мондый олы чараны үткәрүнең авырлыгын оештыручылар гына белә. Без Удмуртиядән барган делегатлар: “Съезд кысаларында үткәрелгән чаралардан күп тәҗрибә алдык. Аны алга таба үз эшебездә кулланчакбыз”, — дип канатланып кайттык. Бөтендөнья татар конгрессына, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисовага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Рәфилә Рәсүлева.