Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Милләтнең мәдхиячесе ул
22.02.2017

Милләтнең мәдхиячесе ул

Юбилей уңаеннан

Үз идеясенә яки үзе уйлап тапкан эшкә чиксез бирелеп китүчеләрне фанатиклар диләр кайчакта. Кемгәдер ул сүз ошый, ә кемдер өнәп тә бетерми. Ләкин шунысы инде күптән исбатланган факт: үз эшенә фанатларча бирелгән кеше, гадәттә, үзе уйлаганны тормышка ашыра һәм бик яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
Шагыйрь Ибраһим Биек­тау­лының шигъ­рияткә фанатларча бирелгән булуын мин институтта укыган вакыттан ук белә идем. Чөнки сирәк булса да очрашып, тормыш-көнкүреш проблемалары турында сөйләшкәндә ул һәрвакыт шигърият, Казанда яңа чыккан китаплар, әдәби кичәләр, үзенең күңел дәфтәренә генә булса да язып, бу өлкәдә нинди дә булса тәҗрибә туплавы турында сүз кузгатмый калмый торган иде.
Ләкин аның шигырьләрен, Тукай әйтмешли, “сүздә түгел, басмада” мин Ижауда “Яңарыш” газетасы чыга башлап, аның һәр санында басыла башлагач кына укый башладым. Ул шигырьләр туган якка, халкыбызга мәхәббәт, татар милләтенең үткәненә, хәзергесенә, киләчәгенә горурлык, ышаныч хисләре белән сугарылып, укучыны үзенә магнит кебек тартып торалар иде. Иманым камил, Ибраһимның шигырьләре әле яңа гына чыга башлаган “Яңарыш” газетасының халык арасында популярлыгы, дәрәҗәсе артуга ярдәм иткәндер. Күп кенә укучыларның газетаны “Әдәби сәхифә”дән — Ибраһим Биектаулының шигырьләрен укудан башлаулары турында еш ишетергә туры килә иде. Ләкин хикмәт һәр газетада басылган шигырь булуында түгел, ә шигырьләрнең нинди булуында. Ул укучы игътибарын тирән эчтәлекле шигырьләре, башкаларны кабатламыйча яңа фикер әйтә белүе, темаларның инде тапталган булмавы белән дә яулый алды дип уйлыйм.
Юбилее якынлашканда Ибраһим әфәнде турында шагыйрь буларак кына түгел, ә җәмәгать эшлеклесе буларак та сөйләргә кирәк дип уйлыйм. Ул Удмуртия иҗтимагый үзәген (ТИҮ) төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Шуны гына әйтү дә җитә: легендар шәхес Мәсгуд Гаратуев ТИҮ президенты булганда Ибраһим Биектаулы аның уң кулы иде. Әгәр Казан үзе Удмуртиядә татар милли хәрәкәте Россия төбәкләре арасында алдынгы рәттә булды дип таный икән, бу эшкә Ибраһим Биектаулының да хезмәте керде.
“Яңарыш” газетасына нигез салуда да ул актив катнашкан кеше. Юкка гына түгел бит, газетаның беренче, әле прокламация формасында гына чыккан саны Ибраһимның шигыре белән ачылган иде. Шуннан соң күп еллар ул газетаның актив авторларының берсе булды.
Татар милли хәрәкәтенә Ибраһим Биектаулы ТИҮ эшен­дәге активлыгы белән генә түгел, ә иҗат эшчәнлеге белән дә зур өлеш кертте. Аның “Җирдән җиде җиһанга” дип аталган китабына кергән шигырьләренең күп өлеше милләткә мәхәббәт, яшь буынны милли рухта тәрбияләү темасына багышланганнар. Аның “Хәтер исән” реквиемы (Рәиф Баһаветдинов музыкасы) еш кына Казан радио-телевидение тапшыруларында Милли азатлык көрәше гимны кебек яңгырый. Хәтеремдә, академик Индус Таһиров аның:
“Мәңгелек дан сиңа татар —
Әкияти батыр-Алып —
Кайгыны да, үлемне дә
Җыр белән җиңгән халык!” —
дигән дүртьюллыгын телевидение тапшыруында укып, аның турында бик тә җылы мактау сүзләре әйткән иде. Ә академиклар буш мактау белән шөгыльләнмиләр!
Ибраһим Биектаулы рус телендә дә иҗат итә. Башкалар кебек татар телендә язган шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итми, ә рус телендә яза. Бу автор иҗатының бик уңышлы юнәлеше. Һәм аның шигырьләре бик уңышлы чыгалар. Халык шагыйре Ар-Серги редакторлыгында дөнья күргән “Грядущим” дип аталган кечкенә форматлы җыентыгы рус җәмәгатьчелеге тарафыннан җылы каршыланды. Бу Рәсәйнең мәгариф отличнигы Н.В.Сурнинаның китапка язган рецензиясендә ачык чагылды. Ибраһим Биектаулының рус телендә язган шигырьләре башка җыентыкларда да басылдылар.
Заводта эшләгәндә Ибраһим Биектаулы үзенең рус телендә язган шигырьләрен заводның күптиражлы “Радист” газетасында бастыра иде һәм ул шигырьләрне укучылар көтеп ала иде. Заводтан киткәнгә инде күптән булса да, очрашканда танышлар Ибраһим турында сорау бирми калмыйлар һәм аңа кайнар сәламнәрен тапшыралар. Ни гаҗәп, аны инженер буларак түгел, ә шагыйрь буларак искә алалар. Димәк, талантлы шагыйрь сүзе күңелләргә үтеп кергән. Шагыйрь өчен бу үзе зур бәхет!

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.

 Син — мәңгелек

Гасырлар катламын ватып,
тарихларың чыга калкып…
Батырлыкның, сабырлыкның
үрнәге — Син, Татар Халкы!

Исемең яшәеш күгендә
якты йолдыз булып балкый…
Вакыт Сине йота алмый.
Син — мәңгелек, Татар Халкы!

 

 

Безнең язмыш

Ходай безгә шундый язмыш биргән —
Теләмичә риза булырга:
Илне ташлап, Җиргә таралырга,
Баскыннарга фида булырга…

Ходай безгә куәт-гайрәт өргән:
Көрәшләрдә исем акларга,
Кавемеңнән сеңгән иманыңны
Җаның-тәнең белән сакларга!

Максатыбыз түрдә — якты, изге:
Тарихлардан сабак алырга,
Киләчәккә яңа юл салырга —
Бөек халык булып калырга!!!

Татар башын татар ашый

«Татар-сабый» башын күпме борыр
«Урыс-абый»сына һаман-һаман?..
Бәрәкәтле тормыш насыйп микән
Татар кавеменә берәр заман?..

Өметсезне шайтанга тиңлиләр.
Өмет итү кирәк, дөрес анысы.
Ике «татар-сабый» ызгышыннан
Әләк туса, куллар сорый камчы!

Җан күршесе бәйрәм итсә, түзми —
мәкер эзләп, татар башын кашый,
милләттәшкә компроматлар җыеп,
урыс түрәсенә донос ясый…

Ыруглыкны оныткан шул татар —
ханнар заманыннан җен кагылган…
Үз кардәшен олуг дошман күреп,
ярдәм сорап, урыска табынган.

Бердәмлеккә хыянәт — зур каза.
Акылсызлык — мәңгелеккә җәза:
Күп гасырлар йөрәк җәрәхәте —
хөрлек югалткан туган йорт — Казан…

Арыслан ит ашый, эткә сөяк ташлый…
Татар башын һаман татар ашый…

***
Бәхетле син, ий Текә Яр,
каршы Ярны күрәсең —
дулкыннар тынган арада —
аңа сәлам бирәсең!
***
Мәхәббәт, таң яктысыдай,
кинәт дөрләп кабынды,
шулкадәре зурайды —
күзгә сыймый югалды.
***
Күшеккән кошчыкны кулга ал —
кызганма йөрәгең сулышын…
Күңелеңдә яралган үсенте
чәчәккә күмелер, күрерсең!..
Соңгы сүз

Бер карт бия оңгы сулышында
соңгы сүзен әйтте-кешнәде:
«Утыз колын колынладым —
муенымнан камыт төшмәде».

Дулкыннар

Таныш артистканың моңлы тавышы
онытылган җырлар белән җанны телә.
Иркәләнү дулкынында эрим.
Язмыш өр-яңадан йомшак  күлмәк кия…

Туа теләк — дулкыннарны актарырга,
упкыннарга киек коштай атылырга,
шифа-яңгыр булып Җиргә шыбырдарга,
изге дога булып,Күккә омтылырга…
Тукта!
Савыт эчендә ни давыл?
Баш миендә күзәнәкләр шиңә.
Караңгылык иңә…
Очты шатлык…
Кабат бушлык…
***