Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Милләтнең көче — халык бердәмлегендә!
9.08.2017

Милләтнең көче — халык бердәмлегендә!

2-6 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае узды. Тарихи чарада илебезнең 73 регионыннан һәм 41 чит илдән килгән 1200дән артык делегат һәм кунаклар, 130дан күбрәк журналистлар катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессының беренче корылтае 1992 елда була. Аннан соң 25 ел вакыт узган инде. Корыл­тай 5 елга бер тапкыр уздырыла. Әлеге зур чарада тел, милләт язмышы хәл ителүгә кагылышлы мөһим сораулар кабул ителә, җитди мәсьәләләр күтәрелә. Быел да корылтай дәвамында тирән әһәмияткә ия булган темалар кузгатылган кызыклы утырышлар, очрашулар узды, Казан һәм Татар­стан Республикасының Арча, Кукмара, Теләче, Балтач районнары буенча һәм Болгарга сәяхәтләр оештырылды.
2 август көнне делегатлар бүленеп, мөһим сораулар буенча фикер алышсалар, 3 августта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының пленар утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасыннан — 106, Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән — 500, 41 чит илләрдән — 250 делегат катнашты. Утырыш алдыннан җыелган халык махсус әзерләнгән күргәзмә белән танышып алды. Анда бүгенге көн рәссамнары, дизайнерлар һәм стилистлар тарафыннан башкарылган заманча татар милли киемнәре күрсәтелде. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Иң элек, съездның җитәкче органнары билгеләнде, көн тәртибе расланды, 5 ел эчендә вафат булган милләттәшләр искә алынды. Алар арасында Мәсгуд Гаратуев, Фнүн Мирзаянов исемнәре дә яңгырады.Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җибәргән сәламләү хаты белән делегатларны таныштыргач, катнашучылар каршында дәрәҗәле кунаклар чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында конгресс эшчәнлегенең халкыбызны берләштерүче мөһим фактор булуына басым ясады: “Ел саен республика ярдәме белән төрле зур чаралар уза. Алар арасында Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы, Бөтенроссия туган якны өйрәнүче татарлар съезды. Шулай ук Татар галимнәре, укытучылары форумнары, «Идел йолдызлары», «Урал сандугачы», «Дус­лык җыры», «Таң йолдызы», «Көзге Иртыш моңнары» фестивальләре, «Искер-җыен» Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасы халыкара фестивале, «Татар кызы» халыкара конкурсы, журналистлар һәм массакүләм матбугат чаралары арасында узучы «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия конкурсы киң танылды. 2014 елдан Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» интернет-студиясе эшли. «Татарлар», «Халкым минем» телевизион тапшырулар, ай саен чыга торган «Халкым минем» гәҗите турында да әйтми мөмкин түгел”. Конгресс эшчәнлегенә республиканың да зур матди ярдәм күрсәтүе мактауга лаек. Туган телне саклау буенча үзенең тирән мәгънәле һәм кирәкле сүзен Татарстан Рес­публикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә әйтте. “Тел гаиләдән, балалар бакчасыннан башлана. Чыннан да, телебезне саклауның нигезе шул. Бүген безнең туган телебезне хокукый чикләү юк. Үзебездән — татарлардан тора. Без тотынсак, эшли алабыз, бар акылыбызны җигеп, моның белән шөгыльләнергә кирәк. Тырышсак, булдыра алабыз. Һәр халыкның туган теле бар. Шуны аңлап, төрле яктан ярдәм күрсәтергә кирәк. Татарстанда чуваш, мари, удмурт, мордва һәм башка телләрдә белем бирүче һәм бу телләрне өйрәтүче 148 мәктәп эшли. Якшәмбе мәктәбенең 47 бүлегендә Татарстанда яшәүче милләтләрнең 25 теле өйрәнелә. Телләр өйрәтүдә заманча технологияләр куллануга аеруча әһәмият бирү урынлы.
Бүгенге очрашудан файдаланып, илебез төбәкләреннән килгән хөрмәтле делегатларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә: сез ул төбәкләрдә яшисез, эшлисез, салым түлисез, иҗтимагый оешмаларыгыз бар, телне өйрәнү мәсьәләләрен активрак күтәрергә кирәк. Бу барыбызның да конституцион хокукыбыз”, — диде ул үз чыгышында. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров соңгы 5 елда башкарган эшләрне санау белән генә чикләнмичә, һәр юнәлеш буенча төпле анализ ясап, киләчәккә планнар билгеләде. Татар дөньясында исеме яхшы таныл­ган, ­Ш.Мәрҗани исемендәге гимназиянең директоры Камәрия Хәмидуллинаның һәм башка күренекле шәхесләрнең чыгышларын да халык игътибар белән кабул итте.
Корылтай вакытында татар халкы тормышында лаеклы эш күрсәткән милләттәшләребезгә бүләкләр һәм мактаулы исемнәр тапшырылды. Танылган галимнәр, академиклар Рәшит Сөнәев һәм Роберт Нигъмәтуллинга, армия генералы Мәхмүт Гәрәевкә Татарстанның «Дуслык» ордены, ә Бөтендөнья татарлары исеменнән 5 елга бер, съездда гына тапшырыла торган халкыбызның иң олы бүләген — “Милләт каһарманы” ордены Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга тапшырылды.
Әлеге утырышта Бөтендөнья татар конгрессы уставына үзгәрешләр дә кабул ителде. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы төзелде. Аның рәисе итеп Татарстан Респуб­ликасы вице-премьеры Вәсил Шәйхразыев сайланды. Милли Шура рәисе урынбасары итеп Ринат Закиров билгеләнде. Ләкин моны сайлау дип әйтергә мөмкинме икән? Чөнки сайлауларда берничә кандидат була, ә бу көнне бер Вәсил Шәйхразыев кына тәкъдим ителде һәм бертавыштан сайланды дип протоколга язып та куелды. Ә делегатларның күбесе нәрсә өчен тавыш биргәнен аңламый да калды.
Мондый үзгәрешләр күп кенә делегатлар арасында каршылыклы фикерләр тудырса да, алар бөтен дөнья буенча сибелеп яшәгән татар халкы тормышын бары тик уңай якка гына үзгәртүгә юнәлдерелгән дип ышанасы килә, әлбәттә. Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында кабул ителгән татар халкына булган мөрәҗәгатендә шундый сүзләр бар: “Милләтнең көче – халык бердәмлегендә!” Чыннан да, илебездә үзгәртү җилләре искән вакытта күтәрелгән милли хәрәкәт, дөнья буенча сибелеп яшәгән миллионлаган татарларның дуслыгы, ныклыгы, бердәмлеге сүрелмәсен иде. Корылтай көннәрендә күп кенә делегатлар үзләренең төпле фикерләрен, киңәшләрен җиткерделәр. Милләтне үстерү, телне саклау шигаре астында узган мәйданчыкларда, корылтайда яңгыраган сүзләр, кабул ителгән карарлар һәр регионда, илдә тормышка ашырылсын иде.

Эльвира Хуҗина.

P.S. Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае милләт­тәшләребез тарафыннан көтеп алынган зур чара. Аннан алган кичерешләр дә, фикерләр дә сөйләп бетергесез күп. Удмуртия делегатларының бу чара турындагы уй-фикерләрен сез «Яңарыш”ның алдагы санында укырсыз.

Рәмзия Габбасова: “Борылыш кискен булды”

“Казанга һәрвакыт дәртләнеп барабыз. Казан безнең тарихи Ватаныбыз, илһам чыганагы булып тора. Мондый дөньякүләм чарада катнашу — үз эшеңә бәя бирү дә.
Корылтайга без ныклап әзерләндек. Үзебездән делегатлар сайлауга да җаваплы карадык. Ике көн дәвам иткән корылтайда милли мәсьәләләр күп кузгатылды.
Конгресс эшчәнлеге турында сүз барганда, ирексездән үз регионыбыздагы эшчәнлеккә бәя бирәсең, аңа яңа күзлектән карыйсың.
Корылтайда гаҗәпләнерлек хәлләр дә күп булды. Яңа җитәкчене сайлау процедурасы узса да, мин аны югарыдан билгеләү булды дигән фикердә калдым. Чөнки бер генә кандидат тәкъдим ителде. Тавыш бирүчеләр саны игълан ителмәде. Милли шура төзелде, уставка үзгәрешләр кертелде. Монда да делегатлар сукырларча тавыш бирергә мәҗбүр булдылар. Чөнки вәкилләр утырышында бу хакта бер сүз дә булмады.
Шушы көннәрдә мин Татарстан матбугатында “Корылтай милли хәрәкәттә, телне саклау эшендә кискен борылыш булачак” дигән фикерне укыган идем. Чынлап та, кискен борылыш булды бу. Ләкин борылыш кискен булганда барган җирдән аварга да, юлдан чыгып очарга да мөмкин бит. Шулай була күрмәсен иде дигән курку, борчу да туды.
Корылтайның эшлекле өлешендә төп чыгышны Ринат Закиров ясады. Бу 25 еллык эшчәнлеккә нәтиҗә булып яңгырады. Тик Ринат Закиров тарафыннан да, башка чыгыш ясаучылар авызыннан да Удмуртиянең телгә алынмавы безне гаҗәпкә калдырды.
Конгресс тарафыннан башкарган эш­ләребез тиешле бәяләнмәгәч, “Әллә үзебезне күрсәтә белмибез, әллә инде безне өнәп бетермиләр микән?” — дигән уй да узды баштан. Алай дисәң, ТНВ каналы аша Удмуртиядәге милли тормыш һәрвакыт яктыртылып тора. “Без-бергә” газетасында да, “Азатлык” радиосы аша да безнең милли тормышыбыз турында мәгълүмат бирелә. Ә шундый зур җыенда эшебезнең искә алынмавы күңелдә юшкын калдырды. Юкса, 5-6 мең татар яшәгән, оешмалары да яңа гына барлыкка килгән шәһәрләр телгә алынды. Яңа сайланган идарә, Шура әгъзалары белән без бу хакта сөйләштек, үзебезнең канәгатьсезлегебезне дә белдердек. Якын арада яңа сайланган Милли Шура җитәкчесе Васил Шәйхразыев Удмуртиягә килеп, безнең республика татарлары тормышы белән якыннан танышу теләген белдерде. Алга таба да тоткан юнәлешебезне дәвам итәрбез, милли тормышыбыз кайнап торсын өчен җиң сызганып эшләрбез, дигән уй-теләкләр белән кайттык. Чөнки корылтай кысаларында узган чараларда катнашу, Татарстан районнарына, Болгарга сәяхәт итү, төрле секцияләрдә катнашу зур рухи азык, бер елга гына түгел, тагын биш елга җитәрлек көч бирде. Бу олы чараны удыруга зур көч салынганлыкны тойдык. Бөтендөнья татар конгрессына моның өчен бик зур рәхмәт. Үзебез дә төрле секцияләр барышында фикерләребезне яңгыратып, тәкъдимнәребезне кертеп, корылтай эшен җанландырганбыздыр дип уйлыйм. Ничек кенә булмасын, алга таба Корылтай куйган бурычларны үтәүгә, Удмуртиядә телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклауга үз өлешебезне кертербез дип уйлыйм”.