Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Милләтләр ансамбле оешачак!
4.03.2021

Милләтләр ансамбле оешачак!

Сарапул шәһәренең “Электрон” мәдәният сарае милли оешмалар белән әледән-әле төрле чаралар уз­дырып тора. Халыкларның үзара мөнәсәбәте һәм милләтара килешеп яши белү — зур горурлык һәм байлык. Сарапул шәһәренең “Барс”музеенда үткән очрашу моны тагын бер кат раслады.
Буыннар бәйләнеше, тарихыбыз­ны онытмау, киләчәк турында кайгырту, туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, халкыбызның бай рухи мирасын, гореф-гадәтләрен ки­ләчәк буыннарга җиткерүдә музейлар бик әһәмиятле роль уйный. Музейдагы кечкенә генә экспонат та зур вакыйганы күзалларга ярдәм итә, әби-бабаларыбызның тарихын онытмаска булыша. Аларның сихри көче бар, алар тарихны саклыйлар һәм киләчәк буыннарга җиткерәләр. Сарапул шәһәрендә Зөлфәт Арсланов оештырган музей милләттәшләребез өчен дә, башка милләтләр өчен дә — зур куаныч. 28 февральдә төрле милли оешма вәкилләре әлеге музейга җыелдылар. Алар халкыбызның гореф-га­дәтләре, милли киемнәре белән таныштылар. Биредә музыка уен кораллары да шактый. Очрашуда киләчәктә милләтара халык инструментларында уйнаучы ансамбль оеш­тырырга сөйләштеләр. Бирсен Ходай! Бу барлык милләтләр өчен дә бик кызыклы булачак, ә иң мөһиме — милләтләрнең тарихы сакланып, киләчәк буынга җиткереләчәк.

Рәфилә Рәсүлева.