Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Милләткә мәхәббәт гаиләдән башлана
4.09.2013

Милләткә мәхәббәт гаиләдән башлана

Саф мәхәббәт, бер-береңне аңлап яшәү, юл кую, тат улык, сабырлык… Бүгенге көндә яшь гаиләргә нәкъ менә шул сыйфатлар җитми кебек. Киресенчә булса, бәлки аерылышулар, ятим үскән сабыйлар саны аз булыр иде. Әлеге фикер Новый поселогында гомер итүче Зөлфирә һәм Фарил Фатыйховлар гаиләсе белән танышкач туды миндә. Аларның бергә тормыш корып гомер итүләренә дә 24 ел булган. Бер ул һәм кыз үстергәннәр. “Гомер буе балаларга милли тәрбия бирергә тырыштык”, — ди алар.

Зөлфирә апа белән Фарил абыйларның никахы күктә язылган дисәм дә, ялгыш булмас. Алар икесе дә тумышлары белән Кукмара районыннан. Новый поселогына эшкә дип килгәннәр. Зөлфирә апа хезмәт юлын укытучы булып башлап җибәрсә, Фарил абый инде 25 ел заводта эшли, Воткинск районының Мактау китабына да кергән. Үзләренең танышып, кавышып китүләрен әле дә сагынып искә алалар. “ Фарил очрашуыбызның икенче көнендә үк миңа тәкъдим ясады. Кыюлыгым булганмы, мин ризалык бирдем. Әйткән сүз – аткан ук, дигәндәй, өченче көнгә мин аларга килен булып төштем. Әнием дә булачак киявен күргәч: “Кызым, ояла белә ул, димәк, бик яхшы кеше булачак”, — дип, барлык икеләнүләремне таратты”, — дип, сөйләде Зөлфирә апа. Уены-чынын бергә кушып тормыш корып җибәрсәләр дә, үкенмиләр алар. Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшиләр.

Поселокта элек милли хәрәкәт нык була. Яшь гаилә дә сәхнәдән төшми, төрле милли чараларда, татар телендә барган концертларда, спектакльләрдә катнашалар. Балаларына милли тәрбия бирү иң беренче урында тора. Үз телен, гореф-гадәтләрен белеп үскән буынның киләчәге дә якты булачагына ышаналар алар. “Өйдә рус телендә аралашканыбыз булмады, эштән кайтып керү белән балалар белән татарча исәнләшеп, хәл-әхвәл сораша идем. Туган телебездә табышмак­лар, әкиятләр, китаплар укып үстеләр алар. Татар концерт­ларына, спектакльләренә алып бара идек ”, — ди гаилә башлыгы. Бүгенге көндә үз тырышлыкларының нәтиҗәсен күрәләр. Кече уллары Рамил ИжДТУда икътисадчы-математик һөнәрен үзләштерә. Татар телендә иркен аралаша. Кызлары Эльвира “Минем Удмуртия” каналында барган “Безнең вакыт” тапшыруын алып барды. Бүгенге көндә һөнәре буенча эшли — поселокта рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Әти-әнисеннән сәхнәгә, моңга мәхәббәт тә күчә аңа. 5 яшеннән башлап җырлый, 7 ел балалар сәнгать мәктәбендә (хор бүлегендә) белем ала. Ижауга югары белем алырга килгәч, “Гүзәл”, аннан соң “Асылъяр” ансамбленә йөри. “Җырлыйк әле” тапшыруында катнаша. Новый поселогының “Звездный” мәдәният йортында эшләп килүче ансамбльнең солисты. Эстрада җырларына караганда, халкыбызның ретро көйләрен өстенрәк күрә ул. Эльвираның гаҗәеп моңлы тавышы, чыннан да, күпләрне әсир итәрлек. Киләчәктә ул Казанга китеп, тормышын сәхнә, җыр белән бәйләргә тели. “Туган телебезгә, мәдәниятебезгә карата мәхәббәт тәрбияләгәнгә әти-әнигә бик рәхмәтле мин. Аңлый башлагач, энем белән гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны тагын да тирәнтен өйрәнә башладык. Кызганыч, яшьтәшләремнең күбесе татар телен белмиләр. Бу, иң беренче чиратта, ата-аналарының битарафлыгыннан киләдер дип саныйм. Хаталарны төзәтергә иде ”, — ди Эльвира.

Гаилә белән танышкан арада, каршымда яткан бер кочак диплом-грамоталарга да күз төшереп алдым. Болар барысы да Фатыйховларның тырыш, уңган гаилә икәнлеген тагын бер кат исбатлый иде. Шулай булмаса, поселокта инде сүнеп беткән милли хәрәкәткә яңа сулыш өрә алырлар идеме алар? Ә бит чыннан да, соңгы бер ел эчендә никадәрле үзгәрешләр булган биредә: эшмәкәр Илгиз Агадуллин 30 кешене газетабызга яздырды, мәчет төзелеше эше дә җанланып киткән. Бер килүебездә биредә гарәп теле һәм дин нигезләре буенча сабаклар укытыла иде. Шул вакытта Зөлфирә апа татар теленә өйрәтү курслары да ачарга теләге барлыгын әйткән иде. Бер ай эчендә ул беренче төркемне дә җыйган. “Башлап җибәргәндә, бераз икеләнү бар иде, әлбәттә. Кеше килерме, барып чыгармы, дип озак уйландым. Башта 5-6 кеше генә булса, соңыннан 15-20 кешедән торган төркем тупланды. Әби-бабайлар оныклары белән килделәр. Иптәшләренә ияреп хәтта рус милләтеннән булган балалар да йөри башлады дәресләргә”, — дип сөенеп сөйләде ул. Үзенең аерым укыту методикасын да булдырган. Укучыларны классик әдәбият, милли сәнгать, мәдәният белән дә таныштырырга тырыша. Җәйге яллардан соң дәресләр кабат башланып китәчәк, шуңа өстәп, төрле милли чаралар, уен-бәйгеләр дә уздырырга теләкләре барлыгын да яшермәде Зөлфирә апа.

Кайда гына барсам да, милләттәшләребезнең уңышларына һәрвакыт сөенеп, алар өчен горурланып кайтам, аларның тырышлыгына, активлыгына сокланам. Соңгы елларда Новый поселогында татарлар тормышы яңа бер борылыш алган икән, шул юлны дәвам итсеннәр иде. Милли оешмалар да районнарда гомер итүче милләттәшләребезне канатландырып, үсендереп торырлык элемтә булдырсалар, милли хәрәкәттә уңай нәтиҗәләр дә көттермәс иде.

Эльвира Хуҗина