Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Милләтен олылаган – үзен зурлар
3.03.2012

Милләтен олылаган – үзен зурлар

Узган атна республикабызда Татар мәдәнияте көннәре узу белән тарихка кереп калды. Бу чара кысаларында үткән вакыйгалар Удмуртия татарларын гына түгел, Казан кунакларын да үзенә җәлеп итте.

Удмуртиядә Татар мәдәнияте көннәре 18 февральдә талантлы композитор, музыка белгече Раиф Бәһаветдиновның иҗат кичәсе белән башланып киткән иде. Ә 24 февраль аеруча вакыйгаларга бай булды. Ижауга Казан шәһәреннән танылган язучы, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары Вакыйф Нуриев, эзтабар-язучы, Язучылар берлегенең Удмуртия буенча кураторы Шаһинур Мостафин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов, «Идел» яшьләр журналы бүлек мөдире, яшь журналист Эльвира Һадиева, Әгерҗе районы «Күңел чишмәләре» әдәби берләшмәсе әгъзалары, Удмуртиядә гомер кичереп иҗат итүче каләм ияләре җыелганнар иде. Кунакларны иң элек Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясе кабул итте. Биредә беренче сыйныфтан алып югары сыйныфка кадәр укучылар саф татар телендә җыр-бию, шигырьләрдән торган концерт программасы күрсәттеләр. Гимназия каршында эшләп килгән «Чулпан» ансамбле башкаруындагы милли бию, 1нче сыйныф укучыларының күтәренке рух белән башкарган шигырьләре, бигрәк тә Алия Антропованың «Яз җитә» җыры тамашачыларның күңеленә чыннан да яз алып килгәндер. Татар телендә чыгыш ясаучы балалар һәркемдә соклану һәм горурлану хисләре уятты.

Гимназия укучыларының концерт программаларыннан соң сүз Татарстан кунакларына, җирле шагыйрьләргә бирелде. Укучылар белән язучылар арасында җанлы әңгәмә баруы әлеге очрашуның эзсез югалмаячагы турында сөйли.

Ибраһим Биектаулының Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Таулар — кыялар аша» дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгының, Гөлфия Исхакованың Ижау республика типографиясендә әле генә табадан төшкән «Президент булам» дип аталган балалар өчен язылган шигырьләр китабы шагыйрьләрнең юбилейларына зур бүләк булгандыр.

Мәдәният көннәренең иң мөһим чарасы, әлбәттә, «Халыклар дуслыгы йорты»нда узган мәдәният, иҗат, китаплар бастырып чыгару мәсьәләләрен үз эченә алган түгәрәк өстәл булды. Аны УР Мәдәният, матбугат һәм мәгълүмат министры урынбасары Наилә Мизхәт кызы Собина алып барды. Ул үз чыгышында Удмуртиядә узган татар мәдәни чараларының, милли бәйрәмнәрнең республиканы һәм биредә яшәүче бар милләтләрнең дә тормышын бизәве, уңай йогынты ясавы хакында сөйләп үтте.

Ә УР Милли сәясәт министры урынбасары Ольга Викторовна Царегородцева татарларның Удмуртиядә тоткан урыны турында чыгыш ясады. «2010 елда алынган халык саны нәтиҗәләре буенча, татарлар республикабызда өченче урынны били. Ижау, Можга, Сарапул, Балезино, Кече Пурга районнары — татарлар иң күп яшәгән төбәкләр. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге, «Иман» татар яшьләре берлеге татар халкын бәйләп торучы, саклау, үстерү өчен зур тырышлык куючы төп оешмалар. Республикада 2010 елда әлеге оешмалар тарафыннан 23 чара оештырылса, 2011 елда 39 чара уздырылган. Аларга төрле социаль катламнан төрле яшьтәге татарлар җәлеп ителгән. Республикада яшьләргә күп игътибар бирелә. Төрле милли яшьләр оешмаларын үз эченә алган «Вместе» ассоцияциясенә караган «Иман» татар яшьләре берлеге үтә дә җанлы, актив эшли», — дип таныштырып үтте ул килгән кунакларны.

Түгәрәк өстәлнең төп темасы Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре арасында 2005 елда төзелгән килешүнең үтәлеше һәм алга таба бурычлар билгелүгә багышланганлыктан, сүз шул хакта дәвам итте. Наилә Мизхәт кызыУдмуртиядә каләм ияләрен үстерү өчен шартлар булдырылуы, «Яңарыш» газетасының иҗат аренасы гына түгел, Татарстан Язучылар берлеге белән Удмуртия Язучылар берлеген бәйләп торучы үзәк булуын, Ижау шәһәрендә төрле әдәби чаралар үткәрүче Муса Җәлил китап ханәсе булуын, Татар милли — мәдәни автономия рәисе Нәзирә Салихҗан кызы Касимова тырышлыгы белән агымдагы елда «Яңа дулкын» радиотапшыруы эшли башлавын билгеләп үтте. «Әлеге мәдәният көннәрен генә алыйк. Аны оештыруда да Татар милли-мәдәни автономия рәисе Нәзирә Салихҗан кызы Касимова, «Яңарыш» газетасы редакциясе — беренчеләрдән. Рәхмәт аларга», — диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев үз чыгышында 2005 елда Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре арасында төзелгән килешү хакында искә алып: «Бу тарихта яңа күренеш, гамәлдә кыю адым булды. Әлеге вакыйгага 6 ел үтте. Вакыт бу адымның дөрес, әһәмиятле адым булганын раслады. Бүгенге көндә Татарстан Язучылар берлегендә 322 язучылар берлеге әгъзасы булса, аларның 5се Удмуртиядән. Алар — иҗат белән янучы, актив шәхесләр. Удмуртиядә генә түгел, Татарстанда узган чараларда да актив катнашалар. Сүз уңаеннан «Яңарыш» газетасына рәхмәт әйтәсем килә. Язучыларның иҗатын үстерүдә, аларның әсәрләрен халыкка җиткерүдә аның роле зур. Шуны да ассызыклап үтәм килешү төзелгәннән соң Удмуртия язучыларының 24 китабы дөнья күргән. Кризис елларында шундый күләмдә китаплар чыгару – бу зур казаныш», — дип фикерен белдерде.

Удмуртия Язучылар берлеге рәисе Егор Егорович Загребин да үз чыгышында 2005 елда нигез салынган эшләрнең изге булуына ишарә ясады. Ул, үз чиратында, күмәк эшләүнең бары тик бер-береңне аңлап эшләгәндә генә нәтиҗәсе булуын ассызыклады. Дуслык җепләрен ныгыту өчен бер телдән икенче телгә әсәрләрне, балалар өчен әкиятләрне тәрҗемә итеп, укучыларга тәкъдим итәргә кирәк дигән фикерне әйтте. Татарча китаплар басылганчы, иң элек, Удмуртия Язучылар берлегенең эксперт советы аша үтәргә тиешлеген ассызыклады. Аның фикерен Наилә Мизхәт кызы да хуплады. «Заман таләп итә торган китапның рухи, полиграфик һәм эчке эчтәлеге, бизәлеше югары сыйфатлы булырга, халыкка ошарга һәм тәэсир итәргә тиеш», — диде ул.

Утырыш Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре арасында 2005 елда төзелгән килешү буенча үзара хезмәттәшлек итүне дәвам иттерергә һәм түгәрәк өстәл артында күтәрелгән мәсьәләләр буенча өстәмәләр кертергә дигән уртак фикер белән тәмамланды.

Иҗат һәм мәдәният белән кызыксынучы милләттәшләрне тагын бер күңелле чара көтә иде. Ул «Халыклар дуслыгы йорты»нда узды һәм юбиляр шагыйрьләребез — Ибраһим Биектаулы, Гөлфия Исхаковаларга, Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Шәфика Таҗетдиновага багышланды. Әлеге иҗат кичәсен оештыруга Ижау шәһәренең «Асылъяр», «Бәхет», «Шатлык» ансамбльләренең өлеше кергән иде. Җыр-моң, бию-тамаша белән үрелеп барган кичәдә юбилярларны иҗтимагый оешмалар, «Яңарыш» газетасы редакциясе һәм Казан кунаклары котлады. Ибраһим Биектаулыга Удмуртия республикасының атказанган журналисты дигән исем бирелү, Гөлфия Исхаковага ТР Мәдәният министрының Мактау грамотасы, Удмуртия Президентының Мактау грамотасы, Шәфика Таҗетдинованың мәдәният тормышында ирешкән уңышларын истә тотып Татарстан Республикасының «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнүе, алар өчен генә түгел барыбыз өчен дә зур горурлык булды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәриповның юбилярларны тәбрикләгәндә: «Миңа Россиянең төрле төбәкләрендә булып, татар халкының милләт буларак яшәеше, үсеше белән кызыксынырга туры килә. Удмуртия татарларының башка республикада гомер итүче милләттәшләр арасында алгы сафларда булуы мине бик сөендерә», — дип чыгыш ясавы горурлык хисләрен тагын да көчәйтте.

Газетаның баш мөхәррире Рәмзия Габбасова Габдулла Галиев, Чыңгыз Мусин, Ибраһим Биектаулы, Ринат Батталовка Риза Шәфи исемендәге премия тапшырды. Әлеге премияне 2008 елда «Яңарыш» газетасы каршында эшләүче «Балкыш» әдәби берләшмәсе булдырган иде. Ләкин матди кыенлыклар аркасында ул берничә ел ияләренә тапшырылмады. Быел бу мөмкинлекне тудырган УР мәдәният, матбугат һәм мәгълүмат министрлыгына рәхмәт белдерде. Ә бүләккә лаек булучыларга иҗади уңышлар теләде ул.

Милләтеңне зурласаң, милләт сине зурлар, диләр. Бу урында әлеге сүзләр бик дөреслеккә тәңгәл килә. Республикабызда исемнәрен телгә алып мактарлык шәхесләр, каләм тибрәтеп матурлык тудыручылар булганда милләтебезнең яшәячәгенә өмет бар.

P.S. Удмуртиядә Татар мәдәният көннәре 25 февральдә Воткинск шәһәрендә дәвам итте. Ул хакта газетаның киләсе санында укырсыз.