Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Милләтебезнең дәвамчылары
18.04.2019

Милләтебезнең дәвамчылары

14 апрель көнне “Спартак” халык иҗаты йортында балалар өчен “Йолдызлар яңгыры” җыр-бию конкурсының һәм Габдулла Тукайның туган көненә, аның “Туган тел” шигыренә 110 ел тулуга багышланган “Туган телем — иркә гөлем” нәфис сүз осталары бәйгесенең йомгаклау концерты булып узды. Чарада Ижау, Сарапул, Можга, Әгерҗе, Чайковский, Чаллы шәһәрләреннән, Кизнер, Әгерҗе, Камбарка, Игра, Балезино, Сарапул районнарыннан — 200 дән артык бала катнашты.

Йомгаклау концертында катнашучылар ана телебезгә булган мөнәсәбәтләрен, олы ихтирам хисләрен җыр-биюләр, шигырьләр, сәхнә күренешләре аша белдерделәр, туган телне ничек яратуларын дәлилләделәр. Шөкер, милләтебезнең дәвамчылары булырлык балаларыбыз бихисап.

Быелгы чара нәрсә белән истә калды соң? Килеп керү белән фойеда балалар белән биегән ике гигант аю! Можга шәһәреннән килеп, Габдулла Тукайның “Китмибез” шигырен елатырлык итеп сөйләгән Хәким Газизуллин! Аңа Бөтендөнья татар конгрессының махсус бүләге — планшет бүләк ителүе! Өч сәгать ярым барган концертта беренче, икенче, өченче урын алган балаларның барсының да чыгыш ясавы! Моңарчы бәйгегә катнаш­маган күп кенә шәһәр, районнарның (Сарапул, Игра, Кизнер) катнашуы! Хәтта телебезне бөтенләй белмәгән балаларның үзләрен әлеге бәйгедә сынап караулары!

Концертны азагына кадәр тамаша кылып утырган Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Рөстәм Гыйльметдиновның: “Удмуртиядә яшәүче татарларның киләчәге бар, бу эшне дәвам итегез”, — дип, үзенең бәясен һәм хәер-фатихасын бирүе, изге теләкләрен җиткерүе бәйгенең дәрәҗәсен арттырды.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова сәхнәдән әлеге чараны үткәрергә ярдәм иткән Бөтендөнья татар конгрессына, иганәчеләребезгә: шәхси эшмәкәрләр Равил Саттаровка, Тәнзилә Әхмәтҗановага, Гөлназ һәм Илдар Гафуровларга, Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы депутаты Юрий Тюринга, Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасы, Удмуртиядә татар язучылары бүлеге рәисе Гөлфия Исхаковага, “СКБ-Банк” филиалының директоры Сергей Пушкинга, “МОСОБЛБАНК” филиалы җитәкчесе Дамир Гобәйдуллинга, “Спартак” халык иҗаты йорты җитәкчелегенә, “Яңарыш” газетасы редакциясе коллективына, “Старая крепость”, «Ләйсән” кафесы хезмәткәрләренә, катнашучы балаларга, укытучыларга, әти-әниләргә, транспорт белән ярдәм иткән төбәктәге җитәкчеләргә зур рәхмәт белдерде. Шулай күмәк көч белән уздырган бәйрәм күңелләрдә якты хисләр калдырып узып китте.
Тамашаны шундый бәйгеләрдә катнашып үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендәге музыка училищесында белем алучы Рөстәм Егоров “Юкка түгелдер” җыры белән тәмамлады. Әйе, мондый бәйгеләрне үткәрү юкка гына булмасын иде, катнашкан балалар алга таба милли мирасыбызны югалтмасыннар, телебезне үстерсеннәр, сакласыннар иде!

I Дәрәҗә диплом ияләре

1) Дәлилә Бикиева, Можга шәһәре, 13 нче балалар бакчасы (җыр)
2) Самира Макарова, Ижау шәһәре (җыр)
3) Лилиана Акмурзина, Әгерҗе шәһәре (җыр)
4) Алия Газизова, Ижау шәһәре (җыр)
5) Ильяс Бәдретдинов, Ижау шәһәре (җыр)
6) “Кояш нурлары” вокаль ансамбле (кече яшьтәге төркем), Можга шәһәре, “Октябрь” мәдәният йорты (җыр)
7) “Кояш нурлары” вокаль ансамбле (урта яшьтәге төркем), Можга шәһәре, “Октябрь” мәдәният йорты (җыр)
8) “Кап-Эль” вокаль ансамбле, Әгерҗе шәһәре (җыр)
9) Ангелина Дыляева, Можга шәһәре (бию)
10) Иляна Шиляева, «Искорки» хореографик ансамбле, Можга шәһәре (бию)
11) «Дуслык» хореаграфик ансамбле, Можга шәһәре, 20 нче балалар бакчасы (бию)
12) Хореографик студия, Игра поселогы (бию)
13) “Академия детства” үзешчән хореографик коллективы, Әгерҗе шәһәре (бию)
14) “Шаян малайлар” бию төркеме, Балезино районы, Падера авылы (бию)
15) Наил Касимов, Балезино районы Кистем авылы (нәфис сүз)
16) Ралина Мухаметдинова, Ижау шәһәре, 107 нче балалар бакчасы (нәфис сүз)
17) Лилиана Акмурзина, Әгерҗе шәһәре (нәфис сүз)
18) Хәким Газизуллин, Можга шәһәре (нәфис сүз)
19) Айдар Такутдинов, Ижау шәһәре, 10 нчы мәктәп (нәфис сүз)
20) Аделина Вәлитова, Әгерҗе шәһәре, 1 нче гимназия (нәфис сүз)
21) “Без — Тукай варислары” әдәби композициясе, Чаллы шәһәре, 70 нче балалар бакчасы (сәхнә күренеше)
22) “Серле урман, “Су анасы” әдәби композициясе, Сарапул шәһәре, Татар мәдәнияте үзәге, 20 нче балалар бакчасы, 21, 20, 18 нче мәктәпләр (сәхнә күренеше)
23) “Туган тел” әдәби композициясе, Ижау шәһәре, 10 нчы мәктәп (сәхнә күренеше)
24) “Тукай төшләре” әдәби композициясе, Сарапул шәһәре, Татар мәдәнияте үзәге, 21 нче мәктәп (сәхнә күренеше).

 

Рәфилә Рәсүлева.