Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Милләтара лагерь
9.11.2012

Милләтара лагерь

Максатлар, эш юнәлеше бер булган кешеләр белән үзеңне чагыштыру, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге булу бик әһәмиятле.

18-22 октябрьдә “Заря” сәламәтләндерү лагеренда узган “Бергә атлыйбыз” дип исемләнгән яшьләр лагереның төп үзенчәлеге нәкъ шунда иде. Әлеге чараны һәрвакыттагыча “Вместе” яшьләр милли-мәдәни ассоциациясе уздырды. Ә УР Милли сәясәт министрлыгы, Яшьләр эше буенча министрлык, “Халыклар дуслыгы йорты”, Республика яшьләр һәм балалар хәрәкәте үзәге партнерлары булдылар. Бу проект — 2012 елда коммерцияле булмаган социаль юнәлештәге оешмалар арасында УР бюджетыннан субсидия алу өчен уздырылган конкурста җиңүчеләрнең берсе булды.

Лагерьда милли-мәдәни оешмаларның, Удмуртия уку йортларының төрле милләттән булган иң актив яшьләре катнашты. Алар арасында “Иман” татар яшьләре берлегеннән, Сәүдә-икътисад техникумыннан, Республика музыка училищесыннан, Ижау юридик институтыннан татар яшьләре дә шактый булуы сөенечле күренеш иде.

5 көнгә сузылган лагерьда социаль-проектлар төзергә өйрәнү буенча лекцияләр, гамәли чаралар оештырылды. Милләтара киноклуб, төрле милли остаханәләр оештырылуы, милли-мәдәни үзәкләргә сәяхәт итү, этно-дискотека — боларның барысы да күңелле һәм әһәмиятле үтте. Чара милләтара мәдәни фестиваль белән тәмамланды. Бар милләтләрнең үзенчәлекле чыгышларыннан торган әлеге кичәдә “Иман” татар яшьләре берлегенең “Сәйлән” ансамбле дә катнашты.

Мин әлеге лагерьда вожатый булдым. Коллектив белән идарә итү буенча, оештыру эшләрендә тәҗрибә тупладым. Социаль проектлар төзергә өйрәнү дә бик файдалы булды. Белемнәремне “Иман” татар яшьләре берлеге эшчәнлегендә кулланырмын дип уйлыйм. Чөнки без якын киләчәктә татар яшьләре өчен дә мондый остаханәләрне оештырырга планлаштырабыз.

Милли оешмалар җитәкчеләре белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу да бик файдалы булды. Монда катнашкан һәркемдә уңай фикер, үз милләтен күтәрү өчен хезмәт итү теләге тугандыр.

Гөлнара Гыйләҗетдинова, Ижау шәһәре