Милли үсеш юллары билгеләнде

Милли үсеш юллары билгеләнде
2012 елның 6-9 декабрь көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае узды. Корылтай эшендә Россия Федерациясенең 61 төбәгеннән — 423, 34 чит илдән – 218, Татарстанның үзеннән 150 делегат, 300дән артык кунак һәм 120 журналист катнашты. Алар арасында Удмуртия Республикасыннан милли-мәдәни автономия рәисе Равил Шәрифуллин, автономия әгъзасы Марат Хәмидуллин, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фнүн Мирзаянов, Воткинск милли-мәдәни автономия рәисе Рафаил Фәтхуллин, Можга милли-автономия рәисе Руслан Галеев, Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгының баш белгече Айрат Гайнетдинов, “Иман” яшьләр берлеге рәисе Ринат Фәйзуллин, “Иман” яшьләр берлегенең Воткинск бүлеге җитәкчесе Айрат Газимҗанов, шәрәфле кунак — Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ринат Батталов, педагогоя көллияте укытучысы Вәсилә Хәкимова, журналистлар Хәмидә Гайфуллина, Фәнзилә Салихова, Нурсилә Фәйзуллина, Эльвира Насибуллина да бар иде.
Корылтай Бөтендөнья татар конгрессының 20 еллыгына туры килүе белән башкаларыннан аерылып торды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чыгышларында шушы 20 ел дәверендә Татарстан Республикасының татар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен, үзенчәлеген саклау юнәлешендә зур эш башкаруы билгеләп үтелде. Татарстан Республикасы Конституциясенең Татарстаннан читтә яшәүче татарларның рухи һәм мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү күздә тотылган 14 нче маддәсе Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә яшәүче барлык милләттәшләребез өчен мөһим булуы ассызыкланды.
Алга таба чыгыш ясаучы делегатлар армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы Мәхмүт Гәрәев, Сарытау өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Камил Әбләзов дәреслекләрдә татар тарихының дөрес яктыртылмавы; бүгенге көндә мәчетләр ачылса да, анда татарларга караганда башка милләт вәкилләренең күбрәк йөрүе, шул сәбәпле вәгазьләрнең дә рус телендә укылуы; милли республикаларны бетерү нияте белән янучыларның артуы; Россиядә генә түгел, Татарстанда да футбол, хоккей кебек уеннарга күп чыгымнар сарыф ителүе, шул ук вакытта милли мәгарифкә, фәнгә, мәдәнияткә игътибарның әз булуын тәнкыйтьләделәр. Россия Фәннәр академиясенең океанология институты директоры, академик Роберт Нигъмәтуллин милли мәктәпләрне чишмә белән чагыштырып, 2-3 тел белүче кешеләрнең иҗади яктан көчле булуы фән белән исбатлануын ассызыклады. “Мәктәп программасы авыр дип зарлануларны еш ишетергә туры килә. Балаларны кызганмаска, туган телне дә, чит телләрне дә мәҗбүри өйрәтергә кирәк. Россия Мәгариф министрлыгыннан Бердәм дәүләт имтиханын рус һәм татар телендә тапшыру мөмкинлеге тудыруны таләп итик”, — дигән тәкъдим белән чыкты ул.
Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина ата-аналарның ана телендә уку һәм укытуның отышлы булуын аңларга теләмәүләре, үзләренең дә телне белмәүләре төп проблема булып торуына, ә чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең ана телен гаиләдә өйрәнүләренә басым ясады. Мәктәпләрдә факультатив дәресләр алып барып, каз өмәсе, карга боткасы кебек бәйрәмнәр уздырып, телне өйрәтеп була дигән иллюзияләрдән котылырга, Конституциядә язылганча, һәркемгә ана телендә белем алырга мөмкинлекләр тудырырга чакырды. Үз гимназияләренең белем һәм тәрбия бирү эше нәтиҗәләре белән таныштырып, ана телендә уку һәм укытуның кимчелекле түгел, ә өстенлекле булуын исбатлады.
Федераль татар милли – мәдәни автономия рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов шушы көннәрдә Дума утырышында мәгариф турында закон проекты тикшерелүе, 1500 тәкъдим яңгыравы, шуларның 800 нигезендә закон проектына үзгәрешләр кертелүе турында хәбәр итте. Авыл җирлегендәге мәктәпләрдә укытучыларга балалар санына карап түләнмәячәк, мәктәпләр халык фикерен тыңламыйча ябылмаячак, укытучыларга каралган социаль яклаулар бетерелмәячәк дип ышандырды.
Татарстан белән регионнар арасында мәгариф-мәдәни-икътисади килешүләр төзелүе, кызганычка каршы, әлеге килешүләрнең мәгарифкә һәм мәдәнияткә кагылган өлешенең онытылуы, күп очракта ике якның да ул килешүнең кайда ятуы турында да белмәүләре турында искәртеп, килешүләрне яңартырга, аларның үтәлешен тикшереп торучы махсус оешма төзергә тәкъдим итте. Регионнарда яшәүче милләттәшләребезнең төрле оешмаларга берләшеп, үзара тарткалашу очраклары барлыгына басым ясап, дус-тату яшәргә һәм эшләргә чакырды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аның фикерен хуплап, “Оешманың нинди исем йөртүе мөһим түгел, халык белән уртак тел табып эшли, яхшы нәтиҗәләргә ирешә икән, аның эшенә тыкшынып йөрергә, таркаулык тудырырга кирәкми”, — диде.
Швеция, Финляндия, Румыния, Израиль, Төркия, Кытайдан килгән кунаклар да чыгыш ясадылар. Алар, иң элек, саф татар телендә чыгыш ясаулары белән игътибарны җәлеп иттеләр һәм һәрберсе ана теленә мәхәббәтнең гаиләдә тәрбияләнүен билгеләп үттеләр. Кытайдан килгән Рифкат Фәхретдиновның сөйләвен залдагылар алкышларга күмделәр. “Миллиардтан артык халкы булган Кытай җөмһүриятендә без татарлар бик аз, бары тик 5 меңгә якын гына исәпләнәбез. Ләкин хикмәт санда түгел, ә сыйфатта. Без үзебезне ашка салган тоз белән чагыштырабыз. Тоз да бит ашка тәм биреп тора. Без Кытай икътисады үсешенә үз өлешебезне кертәбез, моны хөкүмәт аңлый һәм тиешенчә бәяли. Бездә Чишмә дигән татар авылы бар. Татарстанда уза торган барлык бәйрәмнәрне уздырабыз. Татар китапларын, газеталарын өйдән-өйгә, кулдан-кулга йөртеп укыйбыз”, — дип таныштырганнан соң, ул Татарстан Хөкүмәтенә Кытайдан килүчеләргә югары белем алу мөмкинлеге тудырулары өчен зур рәхмәтләрен җиткерде, гражданлык алуда кайбер проблемаларны чишүдә ярдәм сорады.
Күпсанлы чыгышлардан соң дөньяның төрле почмакларына сибелеп яшәп тә, милләтебезгә тугры хезмәт итүче милләттәшләребезгә Татарстан Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Сарапул шәһәрендә туып-үскән, бүгенге көндә Австралиядә гомер кичерүче якташыбыз Зөлфия Камалга “Татарстанның атказанган артисты” дигән исем бирелү белән горурландым. Тәнәфестә аның белән очрашып, шатлыгын да уртаклаштым. “Гаиләң дә, балаң да бар. Гастрольләргә йөрергә ничек вакыт табасың?” – дигән сорауга ул: “Тормыш иптәшем мине аңлый торган кеше. Мин иҗатым белән үзем яшәгән җирдә татарлыкны саклап калырга телим. Моны мин эшләмәсәм, кем эшләр?” – дип җавап бирде. Киләсе елда Россиядә дә, Европада да концертлар куячагын белдерде. Корылтай кысаларында узган гала-концертта ул үзенә генә хас булган алымнар белән җырлап та күрсәтте. Ә көчле алкышлар аның иҗатының тамашачылар күңеленә хуш килүе турында сөйли.
Корылтайның беренче көнендә делегатлар өч секциягә бүленеп эшләделәр. Алар “Татар милләтенең үсеш юллары”, “Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният, һәм милли мәгарифнең тоткан урыны”, “Татар мәгълүмат кыры: бүгенге халәте һәм киләчәге” темаларына багышланган иде. (Шәхсән мин үзем “Татар мәгълүмат кыры” темасына багышланганында катнаштым. Киләсе санда бу хакта тулырак язарбыз).
Икенче көнне үткән пленар утырышта резолюциягә өстәмәләр, Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать кабул ителде. Пленар утырышта 77 кешелек Башкарма комитет сайланды. Аларарасында Равил Шәрифуллин да бар. Башкарма комитет рәисе итеп Ринат Закиров сайланды.
Корылтайдан делегатлар, кунаклар илһам алып, милли тормышны җанландыру өчен яңа фикерләр, уй-планнар белән кайттылар (алар турында киләсе санда язарбыз).
Рәмзия Габбасова