Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Милли җанлы әбиләр
8.03.2012

Милли җанлы әбиләр

Узган елның җәендә Камбарка шәһәренең «Сабантуй» татар җыры төркеме үзешчәннәре «Камбарка җире безне үзенә сыендырды!» дип исемләнгән акция уздырган иде. Акция чит төбәкләрдән килеп урнашкан, Камбарка шәһәрендә тамыр җибәреп яшәүче милләттәшләребез белән очрашып, әңгәмә коруны күздә тотты. Әнгәмәдәшебезнең берсе Тәнзилә апа Галәвие­ва булды. Беренче танышуыбыздан ук без, уртак тел табып, бүгенге көнгә кадәр Тәнзилә апа белән аралашып яшибез.

Йөзләре ак, битләре алма кебек алсуланып торган ак яулыклы Тәнзилә апа Башкортостанның Янаул районы Хмелёвка авылында туган. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Әнисе колхозда эшләгән. Тәнзилә апа һәрвакыт әнисенең уң кулы булган. Әнисенә өй салганда да булышкан. Әниләре басуда игенне урып көлтәләгәндә, үзеннән дүрт яшькә кече булган энесе белән учма жыешкан. Йортта булышырга кирәк булганлыктан, урта мәктәпнең 8нче сыйныфын бетергәч, укуын дәвам итмәгән. Авылда тормыш иптәше Рәфит абый белән гаилә корып, 1979 елда алар Камбаркага күчеп килгәннәр. Өч уллары барысы да хәрби хезмәттә булып, хәзерге көндә Камбарка шәһәрендә яшиләр. Тәнзилә апа — үтә динле һәм зиһенле кеше. Беркөнне дә намазын калдырмый, изге Рамазан аенда ураза тота, татар әбиләрен җыеп авыз ачтыра. Яраткан газетасы «Янарыш»ны беренче көненнән үк ала. «Ничә еллар алгач, аерыла алмыйм, кунак көтеп алган кебек көтәм», — ди ул үзе «Яңарыш» турында. Арабызда шушындый милләттәшләребезнең булуы бик тә сөендерә. Камбарканың ак әбисе булган Тәнзилә апа үрнәк булып, башкаларны яхшылыкка өндәп яши.

Камбарка шәһәрендә Тәнзилә апа кебек милли җанлы әбиләребез байтак әле: иң олы яшьтәгесе, күп бала анасы Зәкия Мирзаянова; оста итеп гөбәдия пешерүче, шулай ук бер намазын да калдырмаучы Нурия Йосыпова; җырга-моңга битараф булмаган Рәхимә апа Газетдинова; һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торган Әнисә Сергеева, Фәрихә Ситдыйкова һәм Рәйфә Әхәтовалар; Камбарка тарихын яхшы белүче краевед Язилә апа Сафиуллина. Һәр җирдә дә шундый кешеләр булса, яшәве күңелле дә, рәхәт тә булыр иде. Рәхмәт аларга!

Ализа Хурамшина, Кама посёлогы