Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Милли җанлы биш татар
10.05.2017

Милли җанлы биш татар

12-13 майда Әстерхан шәһәрендә узачак Федераль Сабантуйда Удмуртия респуб­ликасыннан да делегатлар катнашачак. Алар: Рафаэль Фәтхуллин, Рәүф Кашапов, Фирдәвес Багаув (Воткинск шәһәре), Зөлфәт Арсланов, Рифкат Шакиров, Мәүлидә Фәйрүзова (Сарапул шәһәре). Әлеге язмада Воткинск шәһәрендә милли хәрәкәтнең алгы рәтендә баручылар белән таныштырабыз.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, диләр, ә менә өстәвенә акчалары да булып, һәрвакыт ярдәмгә ашкынып торсалар, ничек шәп бит, ә?! Әлеге язма геройлары — нәкъ менә шундый дус милләттәшләребез, Воткинск шәһәрендә яшәп, милләтебез өчен янып-көеп йөрүче, “Яңарыш” газетасын яздырып, үзләре алып кайтып таратучы биш эшмәкәр ир-ат. Сүзне араларында иң тыйнагы, һәрвакыт елмаеп торучы Рәүф Кашаповтан башлыйк.

Рәүф Кашапов: “Күчеп кайту белән татарларны эзли башладым”

Рәүф Кашапов Мөслим районы Баланлы авылында яшәүче гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килә. Соңрак алар гаиләләре белән Яр Чаллы каласына күчеп китәләр. Мәктәпне тәмамлагач, бераз “КамАЗ” заводында эшләгәннән соң, Себер өлкәсендә “Сургутнефтегаз” тармагында 2010 елга кадәр хезмәт куя, шунда үзенең шәхси эшен ача. “Апамны Вот­кинск шәһәренә юллама белән эшкә җибәрделәр, без аңа еш кунакка килә идек. Шәһәрнең табигате, тыныч булуы бик ошый иде. Шуңа күрә Себердән монда кайтып төпләнергә булдык. Кафе, җитештерү цехы төзедем. Биредә инде җиде ел яшибез. Хәләл җефетем Рәмзия Теләче районыннан, бер ул үстерәбез. Өйдә татарча сөйләшәбез. Мин кайту белән татарларны эзли башладым. Биредә “үлеп барган” милләтебезне күреп, йөрәк әрнеде. Егетләр белән берләшеп эшли башладык. Тамырлар тартадыр инде, хыялым — барыбер Татарстанга кайтып урнашу”, — ди ул тыйнак кына елмаеп.

Айрат Хәбиров: “Мин һәрвакыт әтиемә таяндым”

Арада иң җор теллесе Айрат Хәбиров. Шаярып сөйләшергә яратса да, аның өчен гаиләсе беренче урында икәнлеге сизелеп тора. Ул биредә туып-үскән. Гаиләдә төпчек бала. Ижау техник институтын тәмамлаган. Ун ел Воткинск заводында хезмәт куйган. Бүгенге көндә “Пром­стройгаз” компаниясе җитәкчесе. “Минем әти-әниләрем тумышлары белән Татарстаннан, Башкортстаннан. Нәселебез динле, муллалар бар. Әтием сугыш инвалиды иде. Күзләре күрмәс булды, сукырайды. Ләкин мин ничектер һәрвакыт үземнең артта әтиемнең көчен тоя идем. Аңа таяндым, мине яклар кеше барлыгына ышана идем. Бүгенге көндә әниемә 88 яшь. Әниемнең хәер-догасында, аның киңәшләре белән яшим. Хәләл җефетем тумышы белән Сарапул шәһәреннән, һөнәре — укытучы. Улым Шамил, кызым Альбина бар. Әлбәттә, шәһәребездә телебездә иркен аралашучы татарларның бетеп баруына борчылам. Һәрвакыт милләтебезгә ярдәм итәргә тырышам”.

Артур Нуруллин: “Әнием улларымны татарча өйрәтә”
Артур Нуруллин — арада иң яше. Шәһәр думасы депутаты, бюджет комиссиясе рәисе. Спортчы, төпле егет икәнлеге әллә каян күренеп тора. Аның әти-әниләре Актаныш районында балалар йортында тәрбияләнәләр. Әнисе чит телләр факультетын тәмамлый, әтисе — хәрби. Яшь гаиләне хезмәт итәргә Германиягә җибәрәләр. Артур Дрезден шәһәрендә дөньяга килә. Кечкенә Артурга 4 яшь вакытта Ижау шәһәренә күчеп кайталар. Әтисенә Владивосток шәһәрен тәкъдим итәләр, ул Татарстанга якынрак, дип, Ижау шәһәрен сайлый. Ижауга кайт­кач, бер татар кешесе аңа Вот­кинск шәһәренә урнашырга киңәш бирә. “Без гаиләдә ике малай, һөнәр сайлаганда хәрби юлдан китмәдек. Әти: “Мин егерме биш ел хезмәт иттем, җитәр”, — диде. Һөнәрем буенча икътисадчы. Бүгенге көндә агач йорт­лар төзү өчен материаллар җитештерәбез, гаилә бизнесы, дип әйтергә була. Әти-әнием татарча сөйләшәләр. Үзем аңлыйм, сөйләшә алмыйм. Әнием бүгенге көндә минем өч улымны татарча сөйләшергә өйрәтә. Телебезне белсеннәр дип, җәй көне Татарстанда урнашкан балалар лагерьларына ял итәргә җибәрәм. Киләчәктә Казан шәһәрендә белем алырлар, дип хыялланам. Воткинскидагы татар оешмасына бик теләп йөрим. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйсым, балаларга мирас итеп калдырасым килә”.

Фирдәвес Багаув:“Милләтебезгә теләп булышам”
Фирдәвес Багаув үз туган шәһәрен бик ярата. Төзүче булгач, Россия буенча күп йөргән. Мегаполисларны ошатмый, күбрәк, провинциаль, тыныч шәһәрләр ошый икән аңа. Спортны яратуы, киләчәк буын өчен борчылуы сизелеп тора. “Минем әти-әнием Татарстаннан Воткинскига күчеп килгәннәр. Әнием заводта эшләде, әтием балта остасы иде. Мәктәпкә барганда русча белми идем. Институтта укыганда, дуслар белән самбо-дзюдо түгәрәгенә йөри башладык. Дзюдо буенча тренерлык дәрәҗәсенә ирештем. Завод профкомында эшләдем. Үзгәртеп корулар башлангач, төзелеш фирмасында хезмәт куя башладым. Читтән торып белем алып, инженер-төзүче һөнәрен үзләштердем. Әти-әниләрем татарча сөйләшә. Хатыным — рус милләтеннән. Әнием хатынымны татарча сөйләшергә өйрәтә. Ике улым бар. Киленнәрем рус булса да, милләтебезне хөрмәт итәләр. Оныкларыбызга татар исемнәре куштык. Берсе заводта мастер булып эшли. Икенчесе минем белән шәхси бизнеста. Бергәләп тау чаңгысы спорты белән шөгыльләнәбез. Әлеге спорт төрен киңрәк җәелдерәсе килә. Без яшь чакта “Галево” ял итү базасында шөгыльләнә идек. Ләкин хәзер яшьләрне биредәге шартлар гына канәгатьләндерми. Шуңа күрә чит илләргә таярга торалар. Без Айрат, Артур белән спорт белән шөгыльләнгәндә таныштык. Сабантуй бәйрәм­нә­рендә көрәш үткәрергә улларым да булыша. Ә менә яшьләр арасында волонтерлардан татар милләтеннән булганнар сирәк күренә, күбрәк руслар. Шәһәребездәге милләтебезнең киләчәге өчен борчылам. Гомумән, шәһәребездә татарлардан яшьләрне әйдәп барырга әйбәт лидер, бу эш белән янучы, тормыш позициясе булган кеше кирәк. Улларыбыз әтиләре тарафыннан әйтелгәнне кабул итмәскә мөмкин. Ә көчле лидер, үз яшьтәше сүзен алар тыңлаячаклар. Әлбәттә, яшьләр милли эшләрдә катнашмауларын вакыт юклыкка сылтыйлар. Безнең дә эш күп, ләкин Рафаэль безгә тик торырга ирек бирми. Без милләтебезгә һәрвакыт булышырга әзер!”

Рафаэль Фәтхуллин:“Милли эштә энтузиастлар юк”

Рафаэль абыйның әти-әни­ләре, хәләл җефете Зөлфия ханым тумышлары белән Кияс районы Тауҗамал авылыннан. Чыбык очы минем туган якларга — Әгерҗе районы Девятерня авылына да барып тоташа. Аның әти-әниләре нәкъ менә шушы авылда танышалар. Әби-бабалары бик дини була, бу бүгенге көнгә кадәр алар нәселендә саклана. Моның ачык дәлиле — бүгенге көндә Тауҗамал авылында яшәүче Рафаэль абыйның Галия апасы. Галия апа үзе генә түгел башкаларны да дингә тарта, дәресләр бирә. Рафаэль абый үзе дә намазлар укый, ике оныгы белән бергәләп мәчеткә йөри. Тауҗамал авылы мәчетенә һәрвакыт матди ярдәм итеп тора.
Институт тәмамлагач, Рафаэль абый егерме ел Воткинск заво­дында, аннан соң егерме ел шәһәрнең Үзәк базар җитәкчесе булып эшли. “Воткинскида татар оешмасы оеш­тырырга биш ел элек егетләр белән бергә сөйләшенеп алындык. Шунысы сөенечле: шәһәр җитәкчелеге белән дус, бергә эшлибез. Ләкин проблемалар күп. Шәһәрдә, яшәү­че милләттәшләр телебезне онытып баралар. Бушлай оеш­тырган концертларга да халкыбыз йөрми. Яшьләрне милли эшкә тарту авыр. Алар бары Сабантуй бәйрәмен уздырганда гына булышалар, калган эшләре күренми. Белем алырга Казан шәһәренә юллама белән урнаштырабыз, укуны тәмамлагач, кире монда кайтмыйлар. Энтузиастлар юк. Совет заманы түгел бит, демократия. Берәүне дә мәҗбүри эшләтеп булмый. Без инде олыгаябыз. Безгә алмаш кирәк!
Быел тагын уртак көч бе­лән Сабантуй бәйрәмен уздырачакбыз. Барлык мил­ләт­тәшләребезне 20 майда мил­ли бәйрәмебезгә көтеп калабыз”. Менә шуш биш татар бүгенге көндә Вот­кинск шәһәрендәге милли тормыш йөген җигелеп тарталар. Воткинск шәһәренең 12нче санлы мәктәбендә татар теле кабинеты алар тарафыннан төзекләндерелгән. Хә­зер ул — мәктәптә иң матур кабинетларның берсе. “Тургай”, “Дуслык” ан­самбль­лә­ренә, ба­лалар бакча­сының татар төркеменә, мәктәптәге татар сыйныфында төрле бәй­рәмнәр оештырырга ярдәм итүчеләр дә, аларны милли сәхнә киемнәре белән тәэмин итүчеләр дә алар — Воткинск татарларының милли-мәдәни автономиясенең иң актив ир-егетләре..

Рәфилә Рәсүлева.