Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Милли рухлы “Түгәрәк уен”
26.09.2013

Милли рухлы “Түгәрәк уен”

Милли рухлы “Түгәрәк уен”Шушы көннәрдә “Түгәрәк уен” Бөтенроссия VI фольклор фестивале регионнардагы татар ансамбльләрен Казан шәһәренә җыйды. Төбәкләрдәге халык авыз иҗатын өйрәнүче ансамбльләрне берләштерүче, мәдәни мирасыбызның төрлелеген күрсәтүче әлеге фестиваль беренче тапкыр 2008 елны Ульян өлкәсе Иске Кулатка районында старт алды. Төмән, Свердлау, Самара, Пермь өлкәләрендә узып, быелгы VI фестивальгә 17 төбәктән 1000гә якын милләттәшебез килде. Удмуртиядән Кистем авылының фольклор һәм Ижаудан “Шатлык” ансамбльләре барды. Минем анда беренче катнашуым.

Очраштыра, табыштыра бу уен

“Түгәрәк уен” фестивале искитәрлек чара икән. Гаҗәеп бизәкләр төшереп чигелгән күлмәк-алъяпкычлар, читекләр кигән, чәчәкле яулыкларын үзләренчә генә итеп бөркәнгән, тәңкәләрдән тезелгән изүләр таккан апа-кызлар, буйлы ыштаннар кигән, күлмәк өстеннән билбау бәйләгән, ак йон оекбашлы ир-егетләргә карап, үземне узган гасырларда итеп хис иттем. Шушы милли киемдәге апа-абыйларның (араларында 75 яшьтән өлкәнрәкләре дә бар) сәхнәдә ут чәчрәтеп биюләрен күрү, җырлауларын, шаян такмакларын ишетү тарихи үткәнебез, рухи байлыгыбыз белән горурлану хисе уятты. Свердлау өлкәсенең Түбән Сырга районы Әрәкәй авылының “Сәрдария”, Чуаш республикасы Урмай иҗтимагый үзәге каршында оешкан “Мишәр” ансамбльләре күрсәткән йолаларның халыкчанлыгы, төркем әгъзаларының сәхнәгә сыеша алмаслык күп булуына таң калырлык. Ә Төмән өлкәсенең Төмән районы Чыкча авылында эшләп килүче “Шытыр-шатыр” төркемендә сәләтле 6 баланың оста итеп җырлауларына, очкын чәчеп биюләренә, әллә нинди уен коралларында уйный белүләренә таң калып утырдык. Казан шәһәренең “Сорнай” ансамбле дә безне инде сирәк кулланыла торган саз, дәф, думбра кебек уен коралларында милли көйләр уйнап сәламләде. Икенче көнне төбәкләрдән килгән 80 ансамбль милли рухны Казан артында урнашкан 7 районга тараттылар.

Фестивальнең ябылу тантанасы Казанның йөрәге – чал тарихлы Кремльдә узды. Ул көнне төбәкләрдән җыелган милләттәшләребез казанлылар белән бер түгәрәккә басып биеделәр. Яңа өйләнүче парларны да түгәрәккә алдылар, милли уеннарда катнаштырдылар. Һәр ансамбль үзләренең якларына хас булган милли ризыклар, буыннан-буынга сакланып килгән көнкүреш әйберләреннән күргәзмәләр дә әзерләделәр. Казан халкы күбрәк Удмуртиянең Кистем авылы алып килгән музей экспонатлары һәм ижаулылар белән берлектә әзерләнгән табын янында кайнаштылар. Алар Кистемдә кунак сые булган кабарчы белән аеруча кызыксындылар.

Тарихларына үтә дә сак караучы кистемлеләргә “Түгәрәк уен” фестивале кан-кардәшләрен табарга да ярдәм итте. Алар Төмән ягында яшәүче Җәгъфәр Әбүзәр улы Касимов белән очраштылар. Җәгъфәр абыйның әтисе чыгышы белән Глазов районының Кече Парҗы авылыннан, әнисе Себер татары икән. “Мин мондый чараларга барган саен, бер нәрсәгә игътибар итәм. Казан татарлары: “Бигрәк яхшы кеше”, — дип, Удмуртия татарлары: “Яман яхшы кеше”, ә Себер татарлары: “Тын яхшы кеше”, – дип сөйләшәләр. Тургай туганын, Карга карындашын таба дигәндәй, ашханәдә кистемлеләр белән бер өстәл артына утырырга туры килде. Пермьдә узган “Түгәрәк уен”да үземнең Паюрадан килгән туганнар белән очрашкан идем”, – дип сөенеп сөйләде Җәгъфәр абый.

Чишмә башында торучылар

Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова — “Түгәрәк уен”ны оештыручыларның берсе. Мең төрле мәшәкатьләре булса да, җитәкче ансамбль әгъзалары белән дустанә аралаша, хәл-әхвәлләрен сораша. Оештыручыларның шушы җылы мөнәсәбәте милләттәшләребезгә араларның ераклыгын да оныттырадыр. Фәнзилә ханым безнең сорауларга да бик теләп җавап бирде. “Әдәбиятта, мәгълүмат чараларында әдәби телне алга сөрү бара. Бу дөрес, әлбәттә. Әмма һәрбер этник төркемнең буыннан буынга сакланып килгән үзенчәлеген, яшәешендә булган җирле материалларны, сөйләмнәрен сакларга, башкаларга җиткерергә кирәк. Нәкъ шушы максаттан әлеге фестивальне оештырып җибәрдек. “Түгәрәк уен” фестивале кысасында бик күп мастер-класслар, галимнәр белән семинарлар узды. Киләсе елга җиденче “Түгәрәк уен”да номинацияләрне арттырып, балалар фольклорын керттек, ягъни балачакта уйнап үскән уеннардан җәүһәр ясыйсы килә.

Беренче елларда сәхнәдә бик олы яшьтәге апа-абыйлар чыгыш ясый иде. Хәзер төбәкләрдә балаларны тарту күзәтелә. Самара өлкәсенең Камышлы авылында 40 яшүсмерне җәлеп иткәннәр.

Без гомерләрен фольклорны туплауга багышлаган шәхесләребез турында китап чыгарырга уйлыйбыз. Әлеге фестивальләр нәтиҗәсе булып, төбәкләрдәге бию хәрәкәтләрен күрсәтеп әзерләнгән дәреслекләр дөнья күрде. Ә төбәкләрдәге фольклор ансамбль җитәкчеләренә теләгем шул: милли киемнәрне дөрес куллансыннар иде. Әгәр сәхнәләштерелгән йола җир эшкәртү белән бәйле икән, көнкүрештәге киемнәр белән чыгыш ясарга кирәк. Әгәр бәйрәм йолалары икән, ул, әлбәттә, затлы киемнәр булырга тиеш. Затлы киемнәр белән урак уруны күрсәтсәк, мәнсезлек, мәгънәсезлек булыр”.

Йөргән аякка йон иярә

Ильмир Касимов: “Беренче елларны “Түгәрәк уен” фестивалендә эстрада җырлары күп яңгырады. Хәзер фольклор ансамбльләре конкурска нәрсә алып килергә кирәклеген беләләр. Әлеге фестиваль безгә татарларның бер төсле генә түгеллеген күрергә ярдәм итә. “Татарда мондый киемнәр, биюләр бармыни?” – дип икеләнүләребезне юкка чыгара. Татарлар нинди җирлектә яшиләр, аларга шул халыкның мәдәнияте сеңгән, әмма милли йөзләрен саклап кала алганнар.

Аллаһының тәкъдиредер, безне Арчага җибәрделәр. Удмурт галимнәренең Арчадагы кенәзләрне удмурт кенәзләре дип әйтәселәре килә. Ә безнең шәҗәрәдә аларның исемнәре билгеле. Кичә без Арчага тарихи ватаныбыз буларак бардык. Алар да безнеңчә: “Рәхмәт, кайтканыгыз өчен”, — дип сөйләшәләр. Музейдагы шәҗәрәдә барысы да Нократ татарлары, безнең Касыйм бабай да бар. Әле мин белмәгән бабайны да югарыда өстәп куйганнар. Арча сәхнәсендә моңлы җырлар яңгыраганда: ”Безнең бабайлар туган җирләрен рәхәттән ташлап, Вятка буйларына чыгып китмәгәннәрдер”, – дип, моңсуланып куйдым”.

Лариса Гайнетдинова: “Минем кебек яшьләргә мондый чараларга барырга, күрергә, тәҗрибә тупларга кирәк. Бирегә килгәч, үзем өчен яңалык ачам, ансамбль белән эшләргә тәҗрибә алам. Без халык җырларын җырлыйбыз. Әлегә безнең “Түгәрәк уен”да күрсәтерлек йөзебез юк. Киләчәктә безгә Удмуртиядә яшәүче татарларның борынгы җырларын, йолаларын, уеннарын табарга кирәк. Казаннар киләләр, табалар. Соңгы вакытта Сарапулда яшәүче бер әбине яздырып киткәннәр. Ә без моны белмибез дә. Моның өчен безгә Удмуртия буйлап экспедициягә чыгарга кирәк”.

Алия Абдуллина: ”Әлеге чарага килгәч, эшкә дәрт, яңа сулыш алып кайтасың. Безгә бүләк ителгән дисклар, фольклор төркемнәрнең эшчәнлеге турында язылган китаплар, журналлар эшебездә бик кирәк. Алардан да бик күп нәрсәләр алырга була. Монда килгәч, башка төркем җитәкчеләре белән аралашабыз, яңалыклар белән кызыксынабыз. Мондый чаралар Удмуртиянең үзен дә күтәрә. Әгәр без үзебезнең Удмуртиядә генә утырсак, безне беркем дә белми, ишетми”.

Таңсылу Бәйрәмгулова: “Түгәрәк уен”га килгән яшьләр, аларның уеннарда актив катнашуы сокландырды. Төбәкләрдән килгән төркемнәрнең күмәкләп ясаган чыгышлары ошады. Элек бу безнең уен коралы түгел, дип әйтәләр иде. Хәзер нинди генә уен кораллары тотып чыкмыйлар. Сәхнәләштереп күрсәткән йолаларның халыкчан булуына игътибар иттем. Кайткач, милли оешма җитәкчеләре безнең нинди фикерләр белән кайтуыбыз, киләчәктә “Түгәрәк уен”да җиңү өчен нинди ярдәм кирәклеге хакында кызыксыннар иде”.

Светлана Касимова: “Арчада чыгыш ясаганда Себер ягыннан килгән татарлар җыр башкардылар. Бездә ул көй “Шушма көй” дип атала. Алар аны туры итеп кенә җырладылар. Ә безнең әбиләр ул көйне тын алмыйча, боргалап җырлыйлар. Без ул җырны магнитофон тасмасыннан язып алганда көчкә-көчкә сүзләрен аңлап яздык. “Түгәрәк уен” фестиваленнән башкаларның милли киемнәренә кызыгып, әмма шул ук вакытта эшкә дәрт алып та кайтабыз”.

Йөргән аякка йон иярә, дип юкка гына әйтмиләр. “Түгәрәк уен”да катнашып, без күпне күреп, нәрсәләр өстендә эшләргә кирәклеген белеп кайттык.

Рилия Закирова