Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Милли проектлар өчен акчаны Тукай җыячакмы?
15.02.2018

Милли проектлар өчен акчаны Тукай җыячакмы?

Узган атнаның ял көннәрендә Казан шәһәренең “Штаб” креатив инициативалар резиденциясендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырылган “Акыл фабрикасы” үтте. Көн буе дәвам иткән чарада төрле лекцияләрнең темасы: “Милли проектларга — федераль грантлар, бәйгеләргә — республика ярдәме һәм аларны гамәлләштерүгә акча җәлеп итү” иде. Удмуртиядән без — быел “Татар кызы” бәйгесендә катнашучы Регина Сәйфиева һәм мин — әлеге “Акыл фабрикасы”нда катнашып, “акыл” алып кайттык.
Чарага Чуашстан, Киров, Ульян, Пермьнән, Казанның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, милли проектлар белән кызыксынучы яшьләр, өлкәннәр җыелган иде. Читкә чыгып гыйбрәт ал, диләр. Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллинның, аның урынбасары, тарихчы Айрат Фәйзрахманов һәм башка чыгыш ясаучыларның чис­та итеп үзебезнең телдә чыгыш ясаулары, яшьләребезнең аңлы-белемле булуы, милләтебез өчен янып көеп йөрүләре сокландырды. Бу күренеш Татарстанның төбәкләр өчен кыйбла булуын тагын бер кат раслый. “Акыл өйрәтү”не иң беренче Татарстан яшьләр оешмасы советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәммәдиева башлады. Ул милли проектларга федераль грантлар, бәйгеләр һәм республика ярдәме турында сөйләде, грантларга гариза тутырырга өйрәтте.
Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш институты фәнни хезмәткәре, Мәрҗани фонды вәкиле, сәяси фәннәр кандидаты Илшат Сәетов “Татарча фандрайзинг яки милли проектлар өчен акчаны Тукай җыячакмы?” дигән темага дәрестә милли проектлар өчен дәүләттән генә ярдәм көтеп ятмыйча, фандрайзинг юлы белән акча җыярга өйрәтте. Ул — татар яшьләр хәрәкәте ветераны, Бөтендөнья татар яшьләре форумының икенче рәисе булган кеше, “Үзебез”, “Мин татарча сөйләшәм” проектларының башында торган, хәзерге вакытта Мәскәүдә яши. “Тукай да фандрайзинг хисабына яшәгән. Ул иҗат иткән, акчаларны милләт хисабына чыга торган басма матбугаттан түләгәннәр. Димәк, фандрайзинг Тукайны да Тукай иткән”, — дип, барыбызның да күңелен күтәрде. Илшат: “Фандрайзингны хәерчелек, акча сорау дип кабул итергә кирәкми. Бу — проектлар өчен ресурс булдыру, нигез булдыру, дәүләт эшли алмаганны тормышка ашыру. Көнбатышта фандрайзинг профессиягә әйләнгән”, — диде.
Илшат Сәетов: “Акча сорап, без ул кешене, бәлки бәхетле итәрбез. Бәлки ул ниндидер гамәлләре өчен вөҗдан газаплары кичерәдер. Ә хәйрия эшенә яки ниндидер милли проектка акча биреп, ул җиңеләеп калырга, вөҗданын тынычланыдырырга мөмкин”, — дип, үз-үзебезгә ышанычны арттырды. Спикер ресурслар булдыруның дүрт чыганагын санады: дәүләт, фондлар, ширкәтләр һәм шәхси ярдәм. “Милли проектлар өчен акча сорау оят түгел, талау, ришвәтчелек, бюджет акчасын “кисеп алу”, бер сумга алып дүрт сумга сату оят”, — дип яшьләрне рухландырды. Проектларны тормышка ашырганда, туганнар белән эшләмәскә киңәш итте, чөнки башкаларның коррупция турында уйлаулары мөмкин. “Сезнең эшкә алынганда ихлас булуыгыз һәм дәрт белән тотынуыгыз күренсен, әмма арттырып җибәрмәгез, рәхмәтле була белегез!” — дип, киңәшләр бирде Илшат Сәетов.

Әлеге “Акыл фабрикасы”нда катнашучылар үзләренә күп кенә яңалыклар ачып, кызыклы фикер-уйларын тормышка ашырырга дип таралыштылар. Бөтендөнья татар яшьләре форумына файдалы, кызыклы чара оештырганы өчен зур рәхмәт!

Рәфилә Рәсүлева

Фандрайзинг — төрле проектларны тормышка ашыру өчен акча җыю ысуллары өстендә эшләү.