Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Милли мәгарифне энтузиастлар тарта
10.04.2014

Милли мәгарифне энтузиастлар тарта

Күптән түгел без, берничә журналист, Юкамен районының татар авылларында булып кайттык. Әлеге төбәктә Починка, Палагай, Тегермән, Шәфи, Засеково, Иманай, Атабай исемле татар авыллары бар. Әлеге авылларның инде күбесендә санаулы хуҗалык кына калып бара икән. Ә менә Починка, Палагай, Засеково авылларының киләчәге өметле: аларның мәктәпләре, балалар бакчалары бар. Элек әлеге өч мәктәптә дә барлык фәннәр татар телендә генә укытылган. Ә бүгенге көндә балаларга татар телен өйрәнү зур авырлык белән бирелә икән. Без бу хакта Юкамен районының татар теле укытучылары белән түгәрәк өстәл артында сөйләшкәндә ачыкладык.

“Безнең мәктәп — иң нәтиҗәле эшләп килүче мәктәпләрнең берсе иде, — дип башлады сүзен Починка мәктәбенең татар теле укытучысы Мәрьям Арасланова. — Мин үзем мәктәптә укыганда да Ижау шәһәрендә Габдулла Тукай туган көнгә багышланган шигырь уку конкурсында беренче урынны алып кайткан идек. Шунда безнең мәктәпкә ТИҮ президенты Мәсгуть Гаратуевның магнитофон бүләк итүе хәтердә нык уелып калды. Безнең укучылар республика күләмендә генә түгел, Казанда регионнар арасында узган татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында да җиңү яулап кайта иде. Мәсәлән, 2002 елны — Рәлинә Бузикова, ә 2007 елны — Венера Арасланова, 2011 елны Вилена Араслановалар өченче урынны яулап кайттылар. Бу буын балалары белән эшләргә бик җиңел булды, чөнки гаиләләрендә алар татар телендә аралашалар иде. Хәзер заманалар үзгәреп китте. Татар гаиләләрендә дә рус телендә генә аралашалар. Мәктәпкә килгәч кенә татар телен өйрәнергә кирәклеген аңлыйлар.
Безне борчыган икенче мәсьәлә — мәктәбебез милли саналгач, милләтенә карамыйча барлык укучыларга да татар телен өйрәтүне мәҗбүри итеп куйдылар. Бер сыйныфта утыручы татарларны, удмуртларны татар теленә өйрәтү зур авырлык белән бара. Сыйныфта санаулы гына балалар булгач, аларны төркемнәргә дә бүлеп булмый”, — дип, зар-моңнары белән уртаклашты Мәрьям Яхин кызы.
Ул Починка балалар бакчасында милли тәрбиягә бөтенләй әһәмият бирелмәвенә борчылуын белдерде. “Элек сабыйлар татар сүзләрен балалар бакчасында булса да ишетеп килә иделәр. Милли тәрбиянең башлангычы булса, татар телен фән буларак өйрәтергә җиңелрәк. Соңгы арада мәктәп белән бакча арасында да элемтә кимеде”, — диде ул һәм тәрбиячеләрне бергә эшләргә чакырды.
Юкамен районында эшләүче 4 татар теле укытучысы удмурт теле укытучыларының методберләшмәләренә карыйлар икән. Тик бу укытучылар өчен уңайлы түгел, ягъни оештырылган курсларда татар теле укытучылары туган сорауларына җавап таба алмыйлар икән. Починка мәктәбенең татар теле укытучысы Сәхия Есенеева: “Бездә дәреслек мәсьәләсе аеруча кискен тора. Дөрес, Мәгариф министрлыгыннан дәреслеккә заявка бирегез, диләр. Ә без бүгенге көндә нинди дәреслекләр барлыгын, башкалар нинди авторларга өстенлек бирүләрен дә белмибез. Мәктәпкә Сафиуллина авторлыгы белән 20 китап килде. Алар бик гади. Кулланып караган идек, укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну бөтенләй югалды. Хәзер ул китаплар тузан җыеп киштәдә яталар. Нигъмәтуллинаның дәреслекләре 5нче сыйныфка гына килде. Ә калган сыйныфларга юк. Без кабат 1990нчы елларда укыта башлаган дәреслекләр белән укытуга күчтек. Ә дәреслек белән 5 ел гына эшләргә рөхсәт бирелә”, — дип зарланып алды.
Татар теле укытучылары элек Ижау шәһәрендә оештырылган семинарларда катнашуларын, ачык дәресләрдә булып, тәҗрибә уртаклашулары турында сагынып сөйләделәр. Мондый чараларның эшкә канат өстәвен әйттеләр. Аларны район мәгариф бүлегенең дә, шулай ук Удмуртия Фән һәм мәгариф министрлыгының да татар телен укытуның сыйфаты белән кызыксынмаулары, элеккечә тикшерүләр уздырмавы борчый. “Яшермибез, эш яхшы барсын өчен бераз гына безне дә селкетеп, тикшереп торырга кирәк. Безне тынычлыкта калдырырга ярамый”, — дип шаярып та алды Мәрьям Яхин кызы.
Засековода һәм Палагайда эш башкачарак тора. Алар бары татар балаларына гына ана телен өйрәтәләр. Засеково мәктәбендә татар теле дәресләреннән тыш, түгәрәк тә эшли. Анда татар җырларын, биюләрен өйрәнәләр. Ә Палагайда 19 бала ана телен факультатив буларак үзләштерә. Татар теле укытучысы Зәйтүнә Муллаярова балаларны кызыксындыру максатыннан оештырган чаралар турында сөйләде. “Мин башлангыч сыйныф укытучысы Нәсия Абашева белән тыгыз эшлим. Ул милли уеннарны да бик күп белә. Үзе дә матур җырлый. “Каз өмәсе” йоласын районда күрсәтеп, икенче урынга лаек булдык. Без эшмәкәр Илдар Арслановка да бик рәхмәтле. Ул биргән 30 мең сумга татар күлмәкләрен тектердек”, — диде.

Дөрес, Юкаменда катнаш гаиләләрнең күп булуы, гаиләләрдә рус теле өстенлек алу татар теленең югалып баруына этәрә. Тик шулай да татар теле укытучылары йолаларыбыз аша ана телебезне сакларга тырышалар. Ул бәйрәмнәрнең мәктәп кысаларында гына калмыйча, район күләмендә уздырылуы да мактау­га лаек. Быел Палагай мәктәбе Починка мәктәбе укучыларын “Каз өмәсе”нә чакырганнар. Бергәләп күңел ачканнар, каз ите белән әзерләнгән боткадан сыйланганнар. Үткән елны починкалылар “Карга боткасы”на кунаклар чакырганнар. Ә район үзәгендә узучы “Нәүрүз” бәйрәменә татарлар Юкаменнан гына түгел, якын тирәдә урнашкан Балезино, Глазов районнарыннан да килә икән. “Бергә җыелгач, кем нинди татар уенын белә, шуны өйрәтә. Яшьләр түгәрәк уенга баса беләләр, ә такмакларын белмиләр. Без ул такмакларны да өйрәнәбез”, — ди Мәрьям Арасланова.
Әлеге төбәктә яз аенда тагын бик матур йола яши — чишмәләр буенча тур уздыру. Һәр авыл чишмә буйларын тәртипкә китереп, милли йолалар белән башка авыл кешеләрен каршы алалар икән.
Соңгы вакытларда Юкамен якларына сәяхәтләргә ешрак чыга башлавыбызга, ике арада элемтәләребезнең ныгуына без Починка мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәрьям Араслановага рәхмәтле. Бу юлы ул Засеково, Палагай мәктәпләренең укытучыларын да, безне дә чакырып очрашу оештырды. “Алтын йомгак” сәхифәсендә Мәрьямнең укучыларының язмалары еш урын ала һәм үзенчәлекле булулары, кызыклы темаларны яктыртулары белән аерылып тора. “Алтын йомгак” журналында иң күп язмалар аларныкы булды. Очрашуда без Мәрьям Яхин кызының Юкамен татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп билгеләнүен ишетеп тә сөендек. Уңышлар телибез аңа! Милли җанлы Мәрьямнәребез булганда әлеге төбәктә “Яңарыш” газетасын алдыручылар саны да артыр әле, дигән өметебез бар.
…Биредә күтәрелгән мәсьәләләр хакында уйлар кайту юлында да тынгылык бирмәделәр. Республикабыз­да егерме елдан артыграк татар сыйныф­лары эшләп килә. Әмма һаман да мәктәпләрнең дәреслекләр белән тиешенчә тәэмин ителгәннәре юк. Быел Фән һәм мәгариф министрлыгында татар белгече ставкасы бетерелү сәбәпле, бу проблеманы хәл итү тагын да катлау­ланачак. Битарафлыгыбыз аркасында милли мәгариф чылбырының югарыда торган ике буынын югалттык. Бүген өченче — мәктәп буыны югалу алдында. Удмуртиянең кайсы гына төбәген алсак та, милли мәгарифнең энтузиастлар кулында гына булуы күренә. Сабырлык һәм көч күпмегә җитәр икән?

Рилия Закирова.