Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Милли китапханә кабат ишекләрен ачты
16.09.2021

Милли китапханә кабат ишекләрен ачты

16 сентябрьдә Удмуртия Республикасының Милли китапханәсе ачылды. Легендар «Ленин исемендәге китапханә»нең янә үз ишекләрен ачу зур шатлык, чөнки бу вакыйганы республика халкы инде 10 ел көтте. 1958 елда ачылган китапханә бинасы 2011 елда авария хәлендә дип ябылып, фондлар башка биналарга күчерелгән иде. Китапханәне реконструкцияләү 2019 елда башланды.
Тарихи кыяфәтен саклап кала алган фасадта «Удмуртия Республикасының Милли китапханәсе» дип язылган барельеф, шулай ук балюстрада барлыкка килгән. Эчкә үтүгә үзеңне затлы хан сараенда кебек хис итәсең. Барысы да заманча, шул ук вакытта үзенең тарихи йөзен дә саклаган.
Ай дәвамында Милли китапханәдә лекцияләр һәм мастер-класслар, интеллектуаль уеннар һәм кинолекторийлар, экскурсияләр һәм әдәби очрашулар узачак. Шул рәвешле, яңартылган китапханә теләсә кайсы яшьтәге кешеләрне җәлеп итү үзәгенә әйләнәчәк. Чараларның программасы белән китапханә сайтында танышырга була.