Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Милли гаилә — җәмгыятьнең ныклы терәге
10.05.2017

Милли гаилә — җәмгыятьнең ныклы терәге

15 май — Халыкара гаилә көне . Әлеге бәйрәм 1994 елдан башлап билгеләп үтелә. Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булып санала. Ул — кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлек чыганагы. Шушы көннәрдә Аллаһ каршында бер-берсенә тугры булырга ант биреп, никахлашкан дусларым Вәсилә белән Самир Рәхимовлар да шундый фикердә.
Алар моннан дүрт ел элек Шәһәр көнендә танышканнар. “Самир бик оялчан булса да, сөйкемле иде”, — дип елмаеп искә ала ул көннәрне Вәсилә. Самир исә тормыш иптәшенең һәрвакыт шаян, шул ук вакытта аның һәр сүзенә теләктәшлек белдереп торуына басым ясый. Бер-берсен сынап карагач, Самир Казан шәһәренә сәяхәт вакытында Вәсиләгә тәкъдим ясый. Никахны килен йортында зурлап уздырды яшьләр. “Кияүгә чыгу — бик мөһим адым. Әти-әниләр белән дә уртак тел таба алмаган чак­лар була бит, тик без ул вакытта аларны икенчеләргә алыштырырга кирәк, дип уйламыйбыз. Ир дә, тормышта нинди генә хәлләр булмасын, бердәнбер гомер юлдашы булырга тиеш”, — ди Вәсилә.
Өлкәннәр: “Хәзер яшьләр туган телләрендә аралашмый”, — дияргә яраталар. Тик дус­ларым моның киресен раслый. Икесе дә татар телендә иркен аралашалар, халкыбыз, динебез традицияләрен саклап, үтәп яшәргә тырышалар. Республикабызда әнә шундый яшь милли гаиләләр саны артуына мин бик сөенәм. Бу гаилә җәмгыятебезнең ныклы терәге булыр дип ышанам.

Эльмира Миргалимова, Ижау шәһәре.