Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Милли бәйрәмнәр — игътибар үзәгендә
17.03.2016

Милли бәйрәмнәр — игътибар үзәгендә

УР Хөкүмәте президиумы агымдагы елда билгеләнеп үтәчәк республикакүләм милли бәйрәмнәр исемлеген раслады. 13 мартта русларның Мас­леница бәйрәме Вот­кинск районында узды. Мариларның милли бәйрәме Семык 4 июньдә Алнаш районында, удмурт милли бәйрәме Гербер 18 июньдә Сюмси районында, ә республикакүләм Сабантуй 25 июньдә Воткинскида булачак. Удмурт милли бәйрәме Гербер быел да Мәскәүдә узачак. Ул 2 июльгә билгеләнгән. Милли бәйрәмнәр — авыл җирлеген үстерү һәм милләтара мөнәсәбәтләрне яхшырту чараларының берсе. Аларны уздыру өчен муниципаль берәмлекләргә республика бюджетыннан 1254.0 сум күләмендә акча бүленәчәк.
Казанда Сабан туе 9 июльдә узачак. Татарстан авыллары һәм шәһәрләрендә милли бәйрәмебез быел 4-5 июнь көн­нәренә билгеләнгән. Ижауда 18 июньдә булачак.