Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Милли бәйрәмнәргә рәхим итегез!
7.06.2017

Милли бәйрәмнәргә рәхим итегез!

Быел табигать көйсезләнү сәбәпле, язгы кыр эшләре дә соңга калды. Чәчү эшләре тәмамлангач, уңышның мулдан булуын теләп, җиргә рәхмәт белдерү йөзеннән бәйрәм уздыру һәр халыкка хас.

10 июнь көнне Грахово районы Иж-Бобья авылында мари халкының “Семык”, Яр поселогында бисермәннәрнең “Корбан” республикакүләм бәйрәмнәре узачак. Рамазан ае булу сәбәпле, Сабантуй бәйрәме бераз соңрак узачак. Милләттәшләребезне 1 июльдә — Можгада, 8 июльдә — Сарапулда, 9 июльдә Ижауда (“Чекерил” спорт комплексында) Сабантуйга көтеп калабыз. Рәхим итегез!