Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Мең адым атладык уңышлар үренә, теләкләр бер булсын, калыйк без гел бергә!
8.04.2012

Мең адым атладык уңышлар үренә, теләкләр бер булсын, калыйк без гел бергә!

Әй, “Яңарыш”, киләчәккә
Бәрәкәтле юл ярдың,
Сөйгән укучыларыңа
Мең мәртәбә елмайдың!

Хезмәтеңнең чикләре юк,
Уңыш телим, “Яңарыш”.
Милләтемә маяк булып,
Тор син шулай яңарып.

Ибраһим Биектаулы

Кадерле дуслар!

Егерме бер ел дәвамында татар һәм башкорт милләтенә ышанычлы юлдаш булган «Яңарыш»ның 1000нче саны чыгу – истәлекле вакыйга. Шул уңайдан «Яңарыш» мәгълүмат-матбугат үзәге коллективын, тугрылыклы газета укучыларын, өлкән һәм яшь хәбәрләрне, әдәбият сөючеләрне ихлас күңелдән тәбриклим!

Удмуртиядә яшәүче татар һәм башкорт халкының атналык гаилә газетасы буларак «Яңарыш»ның халыкка хезмәте гаять зур һәм гаять әһәмиятле. Ул үзенең төп максатын – дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеге турында халыкка җиткерү, халкыбызның иҗтимагый-сәяси фикерен үстерү, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне торгызу, телне саклау, күпмилләтле Россия Федерациясендә гомер кичерүче халыкларның казанышларын чагылдыру вазифаларын уңышлы башкара. Тормышның төрле өлкәләрен колачлап, әдәбият, театр, музыка, гомумән, мәдәниятнең киң офыгын чагылдыра, милли традицияләрен саклый. Шул ук вакытта «Яңарыш» күпмилләтле Удмуртиядә халыклар дуслыгын саклап калуга зур өлеш кертә.

Газетаның берничә битледән республикакүләм авторитетлы басмага әверелүе, татар матбугат һәм мәгълүмат чараларының бер урынга туплануы – болар барысы да үз эшенә чын күңелдән бирелгән журналистлар коллективының бердәм хезмәте нәтиҗәсе. Россия матбугат чараларына хас булган иң яхшы традицияләргә тугрылык саклап, «Яңарыш» газетасы редакциясе үз хәбәрчеләре белән тыгыз элемтәдә тора һәм һәрдаим элемтәләрне арттыру өстендә эшли. Редакция хезмәткәрләре — Удмуртия республикасында һәм Татарстанда булып торган вакыйгаларның шаһиты гына түгел, ә аларда үзләре актив катнашучылар да.

«Яңарыш»ның Татарстаннан читтә нәшер ителүче басмалар арасында иң яхшылардан дип табылып, «Бәллүр каләм» бәйгесендә дүрт тапкыр җиңүче исемен алуы да – сөенечле күренеш. Әлбәттә, мең сан чыгарган зыялы газетаның газета укучылары алдында җаваплылыгы да мең кат арта. Үз халкын ярату, эшкә чын күңелдән бирелгәнлек, энтузиазм, югары һөнәри осталык хас булган редакция коллективы әлеге бурыч алдында югалып калмас, «Яңарыш» газетасы киләчәктә дә үсеш юлында булыр дип ышанам. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, иҗат сөенечләре, бетмәс-төкәнмәс илһам, дусларыгыз һәм фикердәшләрегезнең күп булуын телим!

Удмуртия Республикасы

Президенты Александр Волков

Хөрмәтле “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре һәм укучылар!

Сезне ихлас күңелдән “Яңарыш”ның 1000нче саны дөнья күрүе белән котлыйм!

“Яңарыш”ның беренче саны безнең Әгерҗе районы типографиясендә нәшер ителә башлавы очраклы гына түгел. Чөнки безнең район элек-электән Удмуртия халкы һәм җитәкчеләре белән аралашып, бер-берсенә ярдәм итеп, дус, тату яши. Удмуртия меңләгән райондашыбызның икенче Ватанына әверелде. Шуңа күрә газетаның һәр санын безнең район халкы да көтеп ала, яратып укый. Сезнең газета аша Удмуртиядә яшәүче кызыклы һәм гыйбрәтле язмышлы якташларыбыз, милләттәшләребезнең уңышлары белән танышып барабыз, алар өчен ихлас сөенәбез.

«Яңарыш» хәзер әгерҗелеләрнең үз басмасына әверелде. Бик күп балаларыбызның, хәбәрчеләребезнең язмаларына киң мәйдан бирүегез өчен дә рәхмәт сиңа, “Яңарыш”!

Газетаның 1000нче санын кулга алу – тормышка меңенче тапкыр күз салу, яшәешкә газета язмалары аша бәя бирү, дигән сүз. Киләчәктә дә шулай үткен телле, үткер күзле, кайнар йөрәкле булып калыгыз. Яңа юбилейларны да бергә каршы алырга, аралашып, ярдәмләшеп яшәргә язсын! Ут күршеләребез белән дуслыгыбызның озын гомерле булуында “Яңарыш” һәрчак әйдәп баручы булсын!

Ихтирам белән, Әгерҗе муниципаль районы
башлыгы Фәрит Габбасов

Бәйрәм итик бергәләп!

 

Тып-тып, тып-тып… Язгы тамчыларның бу җырын һәркем үзенчә аңлап, үзенчә кабул итәдер. Ә безгә, редакция хезмәткәрләренә, алар никтер «Яңарыш»ыбыз турында җырлыйлардыр кебек. Башкача булырга мөмкин дә түгел, чөнки милли басмабызның бәйрәме бит бүген — меңенче саны туды. Әйе, кулыгызда газетабызның тарихи саны. «Яңарыш»ның 21 ел дәвамында бер-бер артлы ясаган адымнар саны бу. Әлеге адымнарны ясаганда күпме кешеләр хезмәт куйган, күпме авырлыклар аша узылган, күпме кайгы-шатлыклар кичерелгән?! Милли басмабызның юбилей санындагы язмаларда тарихыбызны барлап, бу сорауларның кайберләренә җавап табарга мөмкин. Бәйрәмебез моның белән генә тәмамланмый әле, хөрмәтле газета укучыларыбыз.

 

Сезне 12 апрельдә «Спартак» халык
иҗаты йортында узачак
«Чын күңелдән»
дигән кичәгә чакырабыз.
Башлана 16.00 сәгатьтә.
Ишекләребез һәркем өчен ачык,
рәхим итегез. Әйдәгез, бергәләп бәйрәм итик!