Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Мең адымлы «Яңарыш»ыбыз
3.03.2012

Мең адымлы «Яңарыш»ыбыз

Газетабыз 1991 елның язында милләтебез дөньясына аваз салды. Агымдагы елның мартында тәпи басып китүенә дә 21 ел була. 21 яшьлек «егет» апрель башында меңенче адымын ясаячак. Әйтергә генә ансат: меңгә кадәр санап карасаң да, мең секунд көтеп утырсаң да, озакка китәр иде. Хәтеремдә: 500нче санның дөнья күрүен 2002 елның августында зал тутырып бәйрәм иткән идек. Штаттан тыш хәбәрче буларак, «Яңарыш» редакциясе юлын таптавыма 16нчы ел китте. Шушы еллар дәверендә 216 язмам басылып, мең санны күмәкләшеп чыгаруга лаеклы өлешемне керт­кәнмендер, дип өметләнәм. Язмаларым тупланган ике альбом фатирымда саклана минем. Аларда нинди генә проблемалар күтәрелмәгән, кемнәргә генә мөрәҗәгать юк!

«Яңарыш» — Удмуртия җирлегендә яшәүче милләттәшләребезне берләштерүче көч дип әйтергә урын бар. Аңа күпме хезмәт кергәнлеген, күпме эзләнүләр алып барылганлыгын, тир тү гелгәнлеген бер Аллаһы Тәгалә генә беләдер. Әйтәсе сүзен вакытында әйтеп, акны карадан аерып күрсәтүче халык газетасына әверелде «Яңарыш». Без аны гел вакытында алабыз, тик барыбер зарыгып көтәбез. Башка өлкәләрдә яшәүчеләр дә таныйлар, «Сезнең бик көчле газетагыз бар», — дип, сүз башлыйлар алар. Бу сүзләрне ишетүе, әлбәттә, күңелле.

Сер түгел: татар телендә укый белүчеләр кими. Сабыйлар, бишектән төшү белән рус мохитенә бирелеп, телләрен өйрәнмичә үсәләр. Катнаш никах­ларда туган балаларның телебезне белүе – сирәк күренеш. Әти-әниләр балаларын бакчаның татар төркеменә, мәктәпнең татар сыйныфына бирергә ашкынмый. Шундый шартларда да «Яңарыш»ның тиражын саклый алуы мактауга лаек.

«Яңарыш», синең тәпи китүең заманыбызның болгавыр елларына туры килде, әмма син аягыңда нык басып тордың, юлыңнан тайпылмадың, көн кадагына суга торган язмаларың белән меңнәрчә укучыларны сискәндердең. Сиңа болай мөрәҗәгатем – олы хөрмәтем. Дистәләгән җирле шагыйрьләребез-язучыларыбызның иҗат җимешләре синең аша дөнья күреп, авторларны таныттың, китаплар бастырып чыгаруда да ярдәм кулыңны суздың. Редакциядә эшләгән хезмәткәрләр дә, күпсанлы штаттан тыш хәбәрчеләр дә, каләмнәрен шомартып, бәяләп бетергесез тәҗрибәгә ия булдылар. Синең аша барча яңалыкларны белеп барабыз, югалган сабакташларыбызны табабыз, яңа дуслык җепләрен ныгытабыз. Россиянең төрле төбәкләрендә нәшер ителүче милли басмалар арасында узучы бәйгедә 4 тапкыр «Бәллүр каләм»гә ия булып, кем икәнлегеңне күрсәтә белдең син. Тагын бик күп юбилейларыңны бергәләп каршыларга Ходай насыйп итсә иде.

Рәкыйп Мөхәммәтҗанов, Ижау шәһәре