Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Менә шундый бушлай медицина
16.05.2013

Менә шундый бушлай медицина

Бүген һәрберебезнең кулында медицина страховкасы полисы бар. Анда гражданнарга үзләре беркетелгән поликлиникада белгечләргә күренү, дәвалану эшләп килүче территориаль программа нигезендә бушлай булырга тиеш диелгән. Чынлыкта исә без хокукларыбыздан тулысынча файдалана алмыйбыз. Мисалга үзем белән булган берочракны китерәм.

Беркөнне колагым сызлаганга Ленин районындагы 3нче поликлиникага килдем. Регистратурада утыручы: “Бездә ЛОР врач юк”, — дип, паспортымны кире сузды.  “Мин инде нишләргә тиеш?” – дип сорагач: “60 яшьтән узганнарга терапевт аркылы бүтән поликлиникага юллама алырга була. Сезне терапевт­ка 4 апрельгә яза алам”, — дип сөендерде. “Авыру килеш бер атна көтә алмыйм”, — дигәч, вакыты күрсәтелмәгән талон бирде. Терапевт кабинеты янында кеше бик күп иде. “Язга чыккач кына инфекция эләктермим тагы”, — дип, чират тормаска булдым. Поликлиникага  килгәндә мондый каршылыкларга очрармын димәгән идем.

Ярдәмсез калмадым, билгеле. Шул ук көнне 235 сум акча түләп, бүтән поликлиникадагы белгечкә күрендем. Ул терапевттан бернинди юллама сорамады.

Шул ук медицина полисында поликлиникаларда планлаштырыл­ган консультацияләрне, диагностик тикшерүләрне, дәвалау процедураларын көтү бер айга сузылырга мөмкин диелгән. Авыру кеше табибка бушка күренү өчен  бер ай көтеп тора алмый. Акча түләп, чират көтми белгечкә күренергә мәҗбүр була.

Кызганыч, менә шундый хәлдә бүгенге бушлай медицина.

Гөлфия Хаҗиева, Ижау шәһәре