Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Менә нинди безнең кызлар!
4.04.2013

Менә нинди безнең кызлар!

Сәхнәдә музыка яңгырый, бер-бер артлы бәйгедә катнашучылар чыга. Беренче номер астында Гүзәл Нуретдинова — 9нчы сыйныф укучысы. Дизайнер булырга хыяллана, буш вакытында баянда уйнарга ярата, җыр-моң ярата. Икенче катнашучы — Лилия Гәрәева, 8нче «б» сыйныф укучысы, мәктәпне тәмамлагач, юрист булырга хыяллана, яраткан шөгыле — китаплар уку. Знче кыз — Гөлшат Устинова, 10нчы сыйныфта укый. Аның хыялы укытучы булу, спорт белән шөгыльләнергә ярата. 4нче катнашучы — Лилия Сибатова, 8нче «б» сыйныфында укый. Ул да мәктәпне тәмамлагач, укытучы һөнәрен сайларга хыяллана, кул эшләре белән шөгыльләнергә, җырларга бик ярата. Ә 5нче катнашучы Гүзәлия Гыймазова 9нчы «а» сыйныфында укый. Максаты юрист булу, китаплар укырга ярата, 6нчы кызыбыз Гөлнур Моратова 9нчы «а» сыйныфында белем ала, спортны үз итә. Киләчәктә үзен пешекче-кондитер итеп күрә.

Жюрида татар теле һәм әдәбияты укучысы Раушания Низамбиева, Тирсә мәктәбенең сәркатибе Рүзидә Мусина һәм мәктәпнең актив укучысы Инсаф Йосыпов булдылар.

Бәйгенең I туры «Мөстәкыйль викторина» дип аталды. Кызлар Тирсә авылына кагылышлы сорауларга төгәл генә җаваплар бирделәр. II турда кызларга татар халык ашларын тәкъдим итәргә кирәк иде. Чәк-чәк, пәрәмәч, бәлеш, кыстыбый, кош теле һәм башка ризыклар бәйрәмнең күрке булды. III турда тәкъдим ителгән катлаулы ситуацияләрдә югалып калмыйча, кызыклы гына итеп чыга да белде кызлар. IV турда спорт ярышында Гөлшат Устиновага тиңнәр булмады.

V турда җитез куллар камыр җәеп унар пилмән ясадылар. Бу бәйгедә Гүзәл Нуретдинова җиңде. Матур прическалар ясау, бәйрәмгә әзерләнү бәйгесендә Гөлшат белән Гөлнурдан да остараклар табылмады.

Кызларны иҗади яктан да сынадылар. Гүзәл Нуретдинова баянда уйнады, Лилия Гәрәева татар халык биюен башкарды, Гөлшат Устинова башкорт халык җырын, Лилия Сибатова эстрада җырын башкардылар. Гүзәлия Гыймазова инглиз телендә шигырь сөйләде. Гөлнур Моратова нәфис сүзгә осталыгын күрсәтте.

Һәр тур арасында сәхнә ветераннары үзләренең чыгышлары белән кичәне тагын да эчтәлеклерәк итте.

Бәйге ахырында жюри әгъзалары номинацияләр буенча җиңүчеләрне игълан иттеләр. Иң белемлесе — Гүзәл Нуретдинова, оста куллысы — Лилия Гәрәева, иң зирәге — Лилия Сибатова, иң җитезе — Гөлшат Устинова, иң тыйнак, пөхтәсе — Гүзәлия Гыймазова һәм иң чибәре — Гөлнур Моратова дип билгеләнде. Авыл халкы өчен мондый концерт-кичәләр бик тансык. Ә яшьлек үзе бик матур вакыт бит ул, кызларыбызга карап, күз генә тимәсен инде, дип сокланып утырдык. Шундый күңелле һәм әһәмиятле чара оештырганнары өчен авылыбызның мәдәният хезмәткәрләренә, кичәдә катнашучыларга зур рәхмәт җиткерәсе килә.

Фирая Әхмәтҗанова, Тирсә авылы